Концессия (лат. concessio — рөхсәт, урын бирү) — хуҗалык йөртү һәм чит ил капиталны бәлеп итү формасы; милли икътисадны рәваҗладырыш өчен яки торгызу, табигый байлыкларны үзләштереш максатында дәүләт яки җирле хакимият идарәләренә караган җир бүлемтекләрне, казылма байлыклар, кярханәләр һәм башка хуҗалык объектларны билгеләгнгән мөддәткә һәм шартлар белән файдалныш өчен чит ил капиталына (дәүләт, фирма, хосусый шәхес) биреш хакындагы шартнамә яки килешү. Халыкара хокук буенча дәүләт шартнамә мөддәте үткәннән соң концессия көчен туктатырга мөмкин. Хәзерге шартларда концессиче эшләп чыгарган мәхсулатны, аеруча, киң куланылган тауарларны яки машиначылык, ягулык энергетикасы мәхсулатларны концессия төзегән дәүләт базарына чыгаруы күп очрый.

Икътисади кодрәтле дәүләтләр үзләрне чимал ресурслары белән тәэминләү һәм дә сәяси-икътисади басым куллану максатларында халыкара вә хариҗи (тышкы) концессияләрдән киң файдалана. ХХ гасырның 90-елларында Россия, Казакъстан, Әзербайҗанда нефть чыганакларны эзләп табу һәм эшкә төшерү буенча АКШ, Британия, Германия компанияләренә концессия бирүләре моңа мисал була алалар.