Виорика Дэнчилэ
Виорика Дэнчилэ, Василика Виорика Дэнчилэ (рум. Vasilica Viorica Dăncilă, 1963 елның 16 декабре, Румыния, Телеорман жудецы, Рошиорий-де-Веде) — румын сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, Румыния социал-демократик фиркасе әгъзасы, Европарламент депутаты (2009—2018), 2018 елның 17 гыйнварыннан Румыния премьер-министры [1][2].
Виорика Дэнчилэ | |
---|---|
Румыния премьер-министры | |
Вазыйфага керешкән 2018 елның 17 гыйнвары | |
Аңа кадәр | Михай Тудосе |
Туган | 16 декабрь 1963 (60 яшь) Рошиорий-де-Веде[d], Телеорман[d], Румыния |
Белем | Oil & Gas University of Ploiești[d] һәм Национальная школа политических наук и государственного управления[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1963 елның 16 декабрендә Румыниянең Телеорман жудецы (өязе) Рошиорий-де-Веде шәһәрендә туган. 1988 елда Плоештида нефть һәм газ институтының скважиналарны бораулау һәм углеводород ятмаларын эксплуатацияләү факультетын тәмамлый. 2006 елда Бухаресттагы милли сәяси һәм административ тикшеренүләр мәктәбендә Европа иҗтимагый киңлеге өлкәсендә магистр дәрәҗәсен ала. 1996 елда Румыния социал-демократик фиркасе әгъзасы булган. Телеорман өяз хакимиятендә һәм фирка өяз комитетында җаваплы вазифалар били.
2004—2008 елларда Виделе шәһәр шурасы әгъзасы.
2008—2009 елларда Телеорман жудецы өяз киңәшчесе вазифасында.
2009 елда Румыния социал-демократик фиркасе исемлеге буенча Европа парламентына депутат итеп сайлана. Әлеге парламентта авыл хуҗалыгы һәм авыл үсеше мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 2014 елда Европарламентка икенче срокка сайлана. Авыл хуҗалыгы һәм авыл үсеше комитеты рәисе урынбасары булып тора.
2015 елның октябрендә социал-демократик фиркасе әгъзасы булган Румыния хатын-кызлары оешмасы президенты итеп сайлана. «Румыния парламентына сайлауларда социал-демократик фирка депутатларының 30% квотасы хатын-кызларга булырга тиеш» дигән башлангыч белән чыга[3].
2018 елның гыйнварында Румыния социал-демократик фиркасе һәм Румыния либераллары һәм демократлары альянсы составындагы хакимлек итүче коалиция Виорика Дэнчилэне ил хөкүмәте башлыгы итеп тәкъдим итә. 17 гыйнварда ил президенты Клаус Йоһаннис тарафыннан әлеге вазифага билгеләнә[4].
Гаиләсе
үзгәртүВиорика Данчилэ нефть компаниясе менеджеры һәм Телеорман өяз шурасының элеккеге әгъзасы Кристинель Дэнчилэда кияүдә. Тәрбиягә алган Виктор исемле улы бар.
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Виорика Дэнчилэ стала первой женщиной на посту главы правительства Румынии. ИА ТАСС, 17 января 2018
- ↑ Румыния получила третьего за год премьера. Корреспондент.net, 18 января 2018
- ↑ Viorica Dăncilă, aleasă preşedinte OFSD, la conferinţa femeilor social-democrate Citeste mai mult: adev.ro/nvpm65. Adevarul.ro, 4 октября 2015
- ↑ Премьером Румынии впервые стала женщина. Российская Газета, № 7474 (11) от 18 января 2018