Википедия бәхәсе:Идарәче статусын алу/18mk

Соңгы шәрех: 9 ел элек элек Frhdkazan язды

Гамәлдә булган кагыйдәләр буенча нинди дә булса тавыш бирү оештыру сайлап куелган идарәче яки идарәче андый вәкаләт тапшырган кулланучы тарафыннан башкарыла ала. Аңлавымча, сезгә Frhdkazan андый вәкаләтне беркем тапшырмады. Сез күрсәткән кандидатура Татар википедиясе идарәчесе статусына дәгъва итә алмый, чөнки татарча белми. Сезгә ул кулланучы каршында юк өметләр уяткан өчен гафу үтенеп, башлаган процедураны үз ихтыярыгыз белән туктатырга киңәш итәм. --Derslek (бәхәс) 8 окт 2014, 09:42 (UTC)Җавап бирергә

a)
« При согласии с Вашей стороны, я намерен попросить действующего администратора Marat-avgust начать соответствующую процедуру.
frhdkazan (бәхәс) 7 окт 2014, 16:46 (UTC)
»

һәм

б) кагылышлы кагыйдәбез билгеләгән идарәче булырлык критерийларына намзәт туры килә. -- frhdkazan (бәхәс) 8 окт 2014, 13:11 (UTC)Җавап бирергә

Идарәчеләр Дәрслек һәм Марат Вилданов саф әдәби татар телендә сөйләшәләр (кызганычка каршы Илнур китте), Марат-август язган мәкаләләр тулы рәвештә, хатасыз татарча языла. Әлбәттә Сез тәкъдим иткән намзәт хезмәтчел шәхес, хәрби тарих белән кызыксынучы кеше, ләкин ул язган бетерелмәгән мәкаләләр өчен һәрвакыт махсус төзәтүче кирәк. Бу Татар Википедиясе һәм идарәченең татарча белүе - иң мөһим таләбе. --Kitap (бәхәс) 8 окт 2014, 16:00 (UTC)Җавап бирергә

Русча укый белгән катнашучыларыбыз Википедиянең Википедиядәге берәр битнең яки мәкаләнең "хуҗалары" юк. мәсләге турындагы тирәнрәк аңлатмаларны рус. Википедия:Собственность на статьи мәкаләсендә таба алыр. Википедия үзенең эчтәлегенең "дөрес булуы турында гарантия бирми" дигән игъланы исә мондагы берәр мәкаләнең дөрес, төзәтелгән яки тәмамланган булуы шарт түгел икәнен аңлата түгелме? -- frhdkazan (бәхәс) 8 окт 2014, 16:32 (UTC)Җавап бирергә
«Идарәче статусын алу/18mk» проекты битенә кире кайту.