Википедия бәхәсе:Викиочрашу

Соңгы шәрех: «Юзер-төркемнең беренче очрашу узуы (21.12.2018)» темасында 5 ел элек элек Тимерхан язды

Башкорт күршеләребез оештырган Викиочрашулар үзгәртү

Викиочрашулар:Казан үзгәртү

Катнашучылары регуляр тәртиптә викиочрашуларга җыелган җәмгыятьләрдә тотрыклы үсеш күзәтелә. Вики-Сабантуйдан соң Марат әфәнде белән бер кафеда очрашып алган идек. Үткән атнада Казан федераль университетындагы фәнни конференциягә килгән удмурт-вики бюрократы Денис Сахарных белән күрешеп алырга булды. Соңгы арада, Мәскәү һәм Уфадагы коллегаларыбыз үрнәкләреннән чыгып, ТатВикидагы оптимизм дәрәҗәсен күтәрү өчен бу төр җыелышларга безгә дә ешрак бергә килү файдалы булмас микән дигән фикергә килә башладым һәм Казандагы очрашуларны оештыруны үземә алырга булдым. Тәкъдинәрем:

Яклаучылар, катнашырга әзер булучылар табылырмы? --frhdkazan (бәхәс) 23 дек 2015, 16:12 (UTC)Җавап бирергә

Кафеда очрашу турында тәкъдимегез миңа ошады. Вакыт һәм акча булганда мин дә анда килер идем (мин студент). Очрашуларның вакыты һәм датасы турында зинһар миңа мәгълүмат бирерсез инде, яме.--A.Khamidullin (бәхәс) 24 дек 2015, 12:16 (UTC)Җавап бирергә
A.Khamidullin әфәнде әһәмиятле мәсьәләне күтәрде. Очрашуның төп сәбәбе - күрешү, якынрак танышу, игътибар үзәгенә чыга торган вәзгыятьләр буенча фикерләребез белән уртаклашу. Шундый мәсьәләдә уңышка ирешү өчен ашыкмау һәм системалы чаралар зарур, сайланылган урын да уңайлы булырга тиеш - кафеларны сайлаганда, анда тыгыз да, караңгы да булмаска тиеш, нейтраль демократик мохит булуы отышлырак. Мин мөмкин булганда велосипедта йөрим, майда Марат әфәнде белән Кәҗә бистәсе (метро станциясе) буенда урнашкан McDonald’s кафесында очрашкан идек. Шунда ук булса, латте һәм чия бәлешләре миннән.--frhdkazan (бәхәс) 24 дек 2015, 17:59 (UTC)Җавап бирергә

Декабрь 2015 үзгәртү

 
Сулдан уңга: A.Khamidullin, frhdkazan & Marat-avgust.

Каралган мәсьәләләр

Гыйнвар 2016 үзгәртү

Очрашу булмады.

Февраль 2016 үзгәртү

  • Очрашу урыны: Софра кафесы, Яшьлек метро станциясе.
  • Очрашу көне: Айның соңгы 2 атнасы, катнашырга теләүчеләр килә алган көннәрен (вакытын) алдан белдерә.

A.Khamidullin, Kitap, MalTsilna, Marat-avgust, Marat Vildanov, NRG, Ирек Хәйрулла hәм Казандагы очрашуга бар башка килә алучы туташ-ханым-әфәнделәр: Март азагында Башкортстандагы семинарда чыгышлар ясавым һәм түгәрәк өстәлләрдә катнашуым көтеләчәк. Әлбәттә статистик мониторинг проекты һәм аның беренчел нәтиҗәләре турында чыгыш була. Россия телләрендәге Википедияләрне үстерү һәм ВМРУ сәхифәсендәге күптеллелек проекты тирәсендә күтәрелә алачак темаларны һәм кайбер мөмкин тәкъдимнәр турында фикерләрем бар, аларны бергәләп тикшереп аласы иде. Барыгызның да бер үк көнне очрашу мөмкинлегегез булмаса, төркем-төркем очрашып була. Казан тышындагылар (мәс. Derslek, Milli, Qdinar, Әмир) яки очрашуга килә алмаучылар да үз фикерләрен белдереп, өлеш кертә алулары өчен март башында беренчел тезисларны әзерләргә уйлыйм.--frhdkazan (бәхәс) 17 фев 2016, 20:04 (UTC)Җавап бирергә

Очрашыргә әзер булучылар табылмады. Тезислар чыгыш текстына әйләнеп килә. --frhdkazan (бәхәс) 3 мар 2016, 14:23 (UTC)Җавап бирергә

Очрашу булмады.

Апрель 2016 үзгәртү

Юзер-төркемнең беренче очрашу узуы (21.12.2018) үзгәртү

Фәрһад абый, юзер-төркемебезнең беренче викиочрашуы узмады дигән фиерегез белән килншмим. Беренчедән, очрашуда төркемнең өч әгъзасы: мин, Сез һәм Хәбил катнашты. Икенчедән, очрашу дәвамында нәкъ татар телле вики-проектлар үстерү хакында сүз барды. Өченчедән, катнашкан кунакларыбызга хөрмәт йөзеннән әңгәмә русча барды. Бу пунктлар очрашу узуын раслыйлар, минем фикеремчә. --Тимерхан (бәхәс) 8 гый 2019, 06:12 (UTC)Җавап бирергә

«Викиочрашу» проекты битенә кире кайту.