Россия халыклары телләрендәге Википедияләрне үстерү проекты турындагы чыгышым тезислары.
Янғантау семинары, март-апрель 2016.

Үз суверен дәүләте булмаган халыклары телләрендәге Википедияләр бүгенге көндә берәр хобби тирәсендә берләшкән клуб инициативасы дәрәҗәсендә. Аларны башта абруйлы этно-мәдәни проект, аннары универсаль энциклопедия дәрәҗәсенә күтәрү эшчәнлеге үз-үзеннән урын алмый, стратегик проект менеджменты ысулларын куллануны таләп итә. Бу чыгыш Википедия:Татар Википедиясе үсеш стратегиясе, Википедия:Татар Википедиясе үсеш планы һәм Кече һәм яңа Википедияләр өчен киңәш-кулланмасы документларына нигезләнеп әзерләнә.

План үзгәртү

Викимедиа хәрәкәтенә кушылып, үз телләрендә аның төрле проектларының бүлекләрен ачкан һәм үстергән төрле халыклар вәкилләре Викимедиа Фонды миссиясен, нигез мәсләкләрен һәм идеалларын яклавын белдерде.

Һәрбер кешенең бөтен кешелекнең туплам белеменә ирешә алу мөмкинлеге булган дөньяны төзү максатның бер өлеше буларак кешелекнең бар белемен тасвирлый алучы энциклопедияне төзү булып тора. Бер телдә бар белемне тасвирлый алучы энциклопедиядә кимендә 100 миллион мәкалә булырга тиешлелеге фаразланса, бүгенге көндә бар телләрдәге бүлекләрендә тулаем мәкаләләр саны 40 миллионга да җитмәгән.

Бар Россия телләре һәм үз дәүләте булмаган бар дөнья телләрендәге Википедияләрнең дә бу дәрәҗәгә ирешүләренә таба эшләргә җыенабызмы, юкса мөмкин булмаган бер эш дип ваз кичеп, кире кайта алмаган тормышыбызны вакытыбызны башка шөгыйльләргә юнәлтәбезме?

Мохит шартларына ияләшмәгән җан иясе үлә. Глобальләшкән дөньядагы мәгълүмати тормыш шартларына ияләшмәгән халык юкка чыга. Җирдәге йөзендәге яшәүче халыкның тормыш сыйфаты үскәндә мәдәни күптөрлелек тә саклана алуы өчен, аерым милләтләрнең халыкара дәрәҗәдә уңышлы булырга (бөтен дөньяга зур файда китерүче яңа көчле фикерләр тудыру, кәшефләр ясау яки гамәлләр кылу) дәрәҗәдәге үз теле һәм мәдәнияте булуы зарур. Челтәрле чорда халкы үз Википедиясен булдырмаган телне саклап булмый.

Бу мәсьәләдә Викимедиа Фонды, Викимедиа Россия, катнашучылар төркемнәре һәм аерым катнашучыларның бер-берсенә ничек ярдәм итә алуы тасвирланачак, проектның чын мәгънәсе һәм мөмкин үсеше турында сүз барачак.

Кешелек өчен Википедияләр язуның әһәмияте үзгәртү

  • Кешеләр үз тормыш дәвамында кичергән тәҗрибәләр һәм алар нәтиҗәсендә тупланган гыйбрәткә таянып яши, элекке буыннарның бу байлыгын өйрәнергә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга торыша. Бу процесс өчен төрле хәтер, тел (кодлау протоколы) һәм фикерләү ресурслары (процессор) кулланыла.
  • Язуы булмаган җәмгыять кешеләре бу байлыкны үз операцион хәтере булган башларындагы дастаннары, дини йола, гадәт һәм ритуалларында аркылы гына тапшыра ала. Бу ысулның мәдәниятне үстерү һәм белемне тарату мөмкинлекләре чикле.
  • Язу барлыкка килгәч, тупланган белем-мәгълүматны саклау һәм тарату җиңеләя, мәдәният үсеше активлаша. Матбагачылыкның барлыкка килүеннән соң фәнни, соңрак сәнәгый инкыйлаблары урын ала. Бу бу чорда туплана башлаган бар белемне тәртипкә салу өчен энциклопедияләр барлыкка килә.
  • Сәнәгатьләштерү чорын узган илләрдә мәгълүмат җитештерү аеруча көчле үсеш ала, мәгълүмат тармагы ил икътисадының төп өлешенә әйләнә. Мәгълүмат технологияләре үсеше ярдәмендә дөнья глобальләшкән авылга әйләнә. Белем икътисады чорында яшәүче кешеләр акыл хезмәте ияләре буларак көн күрә, алар кулланган телнең төп функциясе - төрле өлкәләрдәге фәнни, технологик мәгълүматны тасвирлау. Кирәкле белешмәлекләргә бөтендөнья пәрәвезе аркылы тиз ирешә алуы, комплекс төшенчәләрнең җиңел аңлашылырлык дәрәҗәдә аңлатылуы көтелә.
  • Берәр халыкның үзенчәлекле тарихи тәҗрибәсе нигезендә барлыкка килгән кыйммәтләр/карашлар системасы булган телен программалау теле белән тиңләштерсәк, бу халыкның мәдәнияте – бу кодта язылган Операцион система һәм программа белән тәэмин ителеше була. Бу халык үз телендә язган энциклопедиясе – аның каты дискы. Һәр санакның төп элементы булган үзәк эшкәрткеч җайланмаcы операцион хәтирәсендәге процессларын тәэмин итү белән мәшьгүл. Каты хәтер инфраструктурасы чикләнгән булганда, мәгълүматны саклау өчен операцион хәтере ресурсларын кулланылырга туры килә, нәтиҗәдә санакның эшләү тизлеге һәм җитештерүчәнлеге кими.

Яңа Вики-җәмгыятьләре үзләре өчен кызыклы булган мәсьәләләр тирәсендә кайнап үсә, ныгыгач (гадәттә актив кулланучылар төркеме барлыкка килгәч) чын максат булган – үз халкы өчен универсаль энциклопедия һәм белешмәлек системасын үстерүгә тотына.

Кешелек өчен күптелле Википедия әһәмияте үзгәртү

  • Берәр халыкның вәкилләре яшәгән тәҗрибәләрен башкалар белән уртаклашу һәм киләчәк буыннарга тапшыручы ысул буларак, тел — мәдәни белем саклагычы, шул ук арада тупланган тәҗрибә һәм бәйле приоритетлар нигезендә барлыкка килгән махсус карашларны бигеләүче призма буларак әһәмиятле. Бу призма — дөньяны аның аркылы күрергә теләүчеләр булганда гына саклана (ягъни берәр тел ярдәмендә бар кызыклы чордаш вәзьгыятьләрне яшәү мөмкинлеге булырга тиеш).
  • Берәр тел һәм мәдәният очрагында, төрле буыннар белемен саклаучы каты хәтере булган үз универсаль энциклопедиясе булмаган җәмгыятьнең үсеше башкаларга караганда әкренрәк баруына китерә. Бу хәл, үз чиратта, киләчәк буыннарның бу телдән йөзен боруларына, нәтиҗәдә бар кешелекнең бу халыкның элекке буыннары туплаган мәдәни тәҗрибәсеннән мәхрүм калуына китерә. Башкача әйтсәк: Телнең һәм мәдәниятнең чәчәк атуы өчен аларның замандаш операцион процессларында кулланылырлык дәрәҗәсендә йомшак инфраструктурасы булуы кирәк. Чордаш тормышның бар вәзгыятьләрне һәм аларның бар үзенчәлекләрне үз теле ысуллары белән тасвирлый алмаган халык үзенә генә хас булган милли кемлегеннән баш тарту юлына баскан, үзенчәлекле милли кемлеген югалткан халыкка исә үз теле дә, бабалар мәдәнияте һәм мәдәни белемнәре дә артык кирәкми була (болгарларда исламны кабул итү һәм кыпчак телләренә күчү).
  • Җәмгыятьтә төрлелек азайган саен, карашлар стандартлаша һәм радикальләшә. Бу хәл исә кешелекнең туплам интеллектуаль кәшефчелек сәләтенең, соңыннан иҗтимагый тотрыклылыкның кимүенә китерә ала. Ягъни, кешелек тарафыннан тупланылган бар белем һәм тәҗрибәгә ирешү мөмкинлеген тотрыклы саклый алу — телләрнең дәвамлы яши алулары өчен кирәкле шартларның булдырылуын таләп итә.
  • Киресенчә, Википедиянең тел бүлекләре саны һәм аерым җәмгыятьнең һәм аларның проектларының көче һәм күләме үсүе белән бөтен проект тотрыклырак була.


Ярдәмләшеп булдырабыз үзгәртү

  • ВМФ белдерелгән амбицияләрен кире какмаганына Википедияне мәңгеләштерү өчен оештырылган вакыфның булдырылуы һәм Викимәгълүмат проекты чикләрендә җитештерелгән Articles Placeholders (әлегә тексты язылмаган мәкаләләр өчен дәлилләнгән статистик мәгълүматы җыентыклары) мөмкинлеге ишарәли. Белгәнемчә, Саха Википедиясе җәмгыяте соңгы функционалның үз бүлекләрендә тест килеш кабызылуын инде сорады һәм элементларын тәрҗемә итү эшенә тотынды.
  • Викимедиа хәрәкәте әгъзалары бу һәм башка кирәкле эшләр өлкәсендәге үз тәҗрибәләре белән Мета-Вики һәм хәбәрләшү исемлекләре аркылы уртаклашып тора. Халыкара теле булган инглизчәне белмәүчеләр бу мәгълүматка азмы-күпме дәрәҗәдә рус теле аркылы ирешә алалар.
  • Бар Викимедиа проектларының башлану көне бар, тукталу көне исә башлаучылар һәм дәвам итүчеләр бу тел бүлегенең уңышлылыгы өчен җитәрлек көчкә ия булмаганын белдерә. Бу эштә проектның уңышлылыгына китерә алучы иң әһәмиятле элементлары:
  1. һәр адым белән проект җәмгыятен сан ягыннан үстерү һәм потенциаллары ягыннан ныгыту өстенлеге,
  2. реаль шартларда үнышлы үсешен тәэмин итә алучы стратегия һәм
  3. стратегияне реаль гамәлләр теленә тәрҗемә итүче эш планы.
  • Википедиянең бар тел бүлекләренең киләчәге зур дәрәҗәдә аларның белем бирү оешмалары булган мәктәп-мәдрәсә, урта-һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары үз эшчәнлеге чикләрендә оештырган проектлары өчен уңайлы платформага әйләнүенә һәм катнашу активлыгына бәйле. Укытучыларга үз эшчәнлегендә Википедия мохитен куллануларын кызыклы һәм уңайды булуы өчен Викимедиа хәрәкәте әгъзалары җитештергән механизм Рус Википедиясенә инде йөкләнде, әммә интерфейсы әлегә күбесенчә инглиз телендә кала бирә.
  • Берәүнең туган телендәге Викимедиа проектының уңышлы булуын теләүчеләр һәм ярдәм кулын сузырга әзер булучыларның булуы өчен, шовинизмның бер формасы булган үз телем һәм мәдәниятем башкаларныкыннан әһәмиятлерәк дип санау авыруыннан төрелергә һәм аеруча катлаулырак шартларындагы телләрдәге проектларга ярдәм күрсәтергә кирәк.

Проектның үсеш стадияләре үзгәртү

  • Клуб — проектның ягымлы булуы зарур (укырга, язырга, хәттә бәхәсләрдә дә катнашырга кызык).
  • Этно-мәдәни проект — тематик эчтәлеккә багышланган социаль челтәрләр кампаниясе һәм ММЧдагы хәбәрләр
  • Универсаль энциклопедия — берәр тел мохитендә киң-күләм танылган, абруйлы дип саналган белем чыганагына әйләнү, семинарлар һәм башка махсус чаралар уздыру, үстерүчеләргә призлар бирү.

Яңа катнашучылар өчен проектның кызыклылыгын үстерү үзгәртү

Үз суверен дәүләте булмаган халык телләрендәге бүлекләр үзгәртү

Халыкара һәм региональ уртак аралашу телләренең билгеләнүе белән, бар башкаларның практик әһәмияте әзәя, алар һәм бәйле мәдәни үзенчәлекләре милли-мәдәни кемлек элементларына әйләнә. Үз суверен дәүләтләре булмаган телләр музей экспонатларына әйләнмәве өчен, бу тел җәмгыятнең туктамыйча үсә баручы милли мәгърифәтчелек хәрәкәтенә ия булуы зарур.

Бу категориядәге телләрнең сакланылуы һәм үсеше мәдәни күптөрлелек, мәдәни белем һәм мәдәни капитал төшенчәләренең әһәмиятле иҗтимагый кыйммәт булуларының киңрәк танылуларына, һәм дә һәрбер аерым телнең сакланылуы өчен җаваплылыгын үз җилкәләренә ала алучы төркемнәр табылуына бәйле.

Проблема: "Берәр суверен милли дәүләттә рәсми эш һәм укыту теле статусы булганнардан аермалы буларак, азчылык этник төркемнәрнекеләрнең кирәкле ярдәмче инфраструктурасы булмаска мөмкин".
Бирем: Аны тудыру өстендә системик килеш эшләү зарур.
Чишелешләр:

  • Википедия вики технологиясенә нигезләнүе аркасында бар төр белемне тасвирлау буенча уртак эшченлек проектлары өчен иң уңайлы хезмәттәшлек мохите, телләрнең заманча шартларда уңайлы кулланылышы өчен җитмәгән инфраструктурасы өчен виртуаль кабырга була ала.
  • Бу инфраструктураны үстерү квалификацияле кеше ресурсларының (кеше-сәгать) таләп итә – сөйләшүчеләр саны түбән булган телләр техник аспектларының мөмкин кадәр күбрәк стандартизацияләнү, үзәкләштерелү һәм автоматлаштырылу инициативаларыннан зур отышка ия була ала.
  • Эчтәлеген үстерү һәм төркемләү кебек кеше игътибары кирәк булган биремнәрнең уңышлы чишелеше өчен, кече Википедияләргә көчле эчке җәмгыятьләрен үстерә алулары шарт: бу телдә укый-яза белүче бар кешеләр өчен кызыклы мохиткә әйләнүләре кирәк.

Википедиянең кече яки яңа бүлекләрне үстерү үзгәртү

Түбәндәге исемлек берәр телдәге Википедия бүлегенең үсеше өчен кирәкле факторларны аларның әһәмияте буенча туплый. Исемлек татар телле бүлеге үрнәгендә төзелә, уң яктан исә бу мәсьәләләрне кайгыручы оешмалар/проектлар китерелә.

  1. тәкъвимнәр һәм тарих (тарихи хәтер) — Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты, Татар энциклопедиясе институты, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Википедия:Проект:Ел көннәре, һ.б.
  2. телне популярлаштыру (тел сәясәте):
    1. киң күләм — Татар радиолары, Татар телеканаллары, Татар интернеты,
    2. матур әдәбият өлкәсен кайгыру — Татарстан язучылар берлеге, ТР мәдәният министрлыгы, Викиханә һ.б..
    3. сәнгать аркылы — ТР мәдәният министрлыгы,
    4. яшьләр арасында — «Үзебез» яңа буын хәрәкәте, Википедия:Проект:Популярлаштыру, һ.б.,
    5. балалар арасында — дөньякүләм танылган мультфильмнарны тәрҗемә итү
    6. илкүләм һәм халыкара дәрәҗәсендә — Викимедиа РУ, Викимәгълүмат
  3. Телнең чордаш функциональлеген саклау буенча эш (киләчәк өчен җаваплылык):
    1. телне нормальләштерүГалимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты; Википедия:Проект:Терминнар
    2. дәреслекләр әзерләү — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Викидәреслек
    3. төрле икътисад өлкәләрендә чордаш белешмәлекләр әзерләү/яңартыру тору — Татарстан китап нәшрияты, Татар Википедиясе, һ.б.
    4. төп халыкара хокуки һәм башка норматив документларны, күпчелек татарлар яшәгән илнең конституциясен тәрҗемә итү — ?
    5. фәнни яки төрле икътисади тармакларына багышланган махсус периодик публикацияләре — ?
  • Телне яшәтү өчен шундый эшнең беркайчан да туктамаячагын күрүче актив төркемнең барлыкка килүе зарур.
  • Кеше ресурслары чикле, һәр яңа буынның исә гамәлдәге Википедиянең мәкаләләр санын үстерү генә түгел, аны тәртиптә тоту һәм актуальлеген саклау өчен мәкаләләрдәге мәгълүматны яңартып торырга туры киләчәк. Эшчәнлек стратегиясе һәм тактикасы моны күздә тотып җитештерелергә, гамәлгә китерелергә һәм яңартылып торырга тиеш.
  • Татар ата-аналарыннан туган суверен шәхесхалыкара, үзе яшәгән суверен дәүләтнең төп дәүләт телен һәм региональ эш телен (Казахстанда — русча) яхшы үзләштерүдән тыш — татар телен дә өйрәнүнең һәм аны үстерүдә катнашуның үзенең көндәлек тормышында практик файдалылыгын ап-ачык күрә алырга тиеш.
    • Телнең һәм шул телдәге Википедия проектының үлмәве өчен, аларның шул тел җәмгыятенә китергән практик файдалылыгы саклау һәм яңарту өчен таләп ителгән ресурслардан зуррак булырга тиеш.
    • Һәр татар баласының мәктәпне бетерүгә 3-4 телне якын дәрәҗәсендә үзләштерә алуын кайгырырга кирәк (тел оясы методы һәм башка ысулларны актив куллану зарур).
  • Россия халыклары телләрендәге Википедияләрне үстерү проекты кешеләр җәмгыятенең мәдәни күптерлелеген һәм байлылыгын саклау һәм үстерүдә иң нәтиҗәле тәҗрибәләрне туплау һәм башкалар белән бүлешүгә юнәлгән.