Википедия:Тавыш бирү:Бот белән мәкалә кою кагыйдәләре

Татар Википедиясендә төрле низаглар тумасын өчен Marat Vildanov бот белән мәкалә кою кагыйдәсен тәкъдим итте (тулырак монда кара). Әлеге теманы рәсмиләштерергә тәкъдим итәм.

Бот белән мәкалә кою кагыйдәләрен түбәндәгечә гади итеп билгеләргә:

1. Татар Википедиясе җәмгыяте ризалыгын бирмәгән чакта бот белән мәкаләләрне кою тыела.

2. Мәкаләләрне кою турында фикер алышулар Википедия:Бот белән мәкалә йөкләү битендә алып барыла.
3. Билгеле тематикага мәкалә коюның кирәклеге раслангач, үрнәк мәкалә ясап аның рәвешен (мәкаләләр эчтәлеге, формасы һ.б.) билгеләү зарур.
4. Фикерләшү процедурасы башланганнан соң 2 атна дәвамында, аның бүлегендә/битендә барган бәхәстә аргументлар белән дәлилләнгән {{Каршы}} тавышлар бирелмәгән чакта, җәмгыять мәкаләләрне коерга рөхсәт бирде дип санала.

5. Рөхсәтсез мәкалә кою тыела һәм аларны койган бот эшчәнлеге идарәчеләр тарафыннан туктатыла. Коелган мәкаләләр бетерелә.

Югарыда әйтелгән фикер буенча тавыш бирү оештырыла. Үзгәртүләр кертү вакыты: 25 июнь — 2 июль. Тавыш бирү вакыты: 2 июль — 9 июль. Тавыш бирүдә Татар Википедиясендә мәкаләләр өлкәсендә мәгънәле төзәтүләре булган википедиячеләр катнаша ала.


Бу сәхифәдә тавыш бирү генә бара. Фикерләрегезне бәхәс битендә языгыз.

Сораулар үзгәртү

Формулировкага үзгәртүләр тәкъдиме/30 июн 2014? -- frhdkazan (бәхәс) 3 июл 2014, 08:13 (UTC)[җавап бирергә]

Үзегез кертегез үзгәртүләрне, бәхәс юкка гына 2 июльгә кадәр сузылмады. Үзгәртү тәкъдимнәре 30 июнь числосыннан бит. Куркыныч юктыр дип уйлыйм, Кулланучы:Qaraq формулироваканы үзгәртергә үз ризалыгын биргән иде. -- Marat Vildanov (бәхәс) 3 июл 2014, 08:54 (UTC)[җавап бирергә]
Marat, formulirovkanı üzgärtü buyınça täqdimem waqıtında yasaldı. Bilgelängän waqıt öçendä {{Qarşı}} yäki başqa täqdim belän çığuçı bulmadı. Dimäk User:Derslek minem täqdimem öçen tawış birä dip eañlaw döres bula mı? -- frhdkazan (бәхәс) 3 июл 2014, 09:37 (UTC)[җавап бирергә]
Мин бер пунктны өстәдем, калганнары булган пунктларны кабатлый. Анда улхәтле принципиаль аерма юк, бары тик формулировка аермасы гына бар. -- Marat Vildanov (бәхәс) 3 июл 2014, 10:04 (UTC)[җавап бирергә]
Marat häm Derslek, yuğarıdağı tekst bu variantına üzgärtelsä, min {{Riza}} bulam. -- frhdkazan (бәхәс) 3 июл 2014, 10:41 (UTC)[җавап бирергә]

Нәтиҗә үзгәртү

4 риза тавышы белән кагыйдәләр кабул ителде. Бу кагыйдәләр бот хуҗалары тарафыннан мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиеш була дигән сүз. Гомуми кагыйдә исемлегенә өстәлә. -- Marat Vildanov (бәхәс) 11 июл 2014, 13:39 (UTC)[җавап бирергә]