Википедия:Марафоннар/Азия ае/2021
Викимарафон | Катнашу | Белешмәләр | Нәтиҗәләр | Оештыру |
Марафонның төп максаты - Азиягә багышланган мәкаләләрне булдыру, тулыландыру һәм төзәтү булып тора.
Бүләкләр
- 2021 елгы «Азия ае» дәвамында Википедиянең берәр тел бүлегенә кимендә 4 мәкалә язган һәр кулланучы бүтән катнашучы илләрдән махсус тематик дизайн белән открытканы алу хокукына ия (ничә бүлектә зачёт ала аласыз – шул кадәр карточка килә).
- Һәрбер бүлектә иң күп мәкалә язган катнашучы «Википедиядәге Азия Илчесе» (ингл. Wikipedia Asian Ambassador) дәрәҗәсенә лаек була, Азия илләре Викимедиа оешмалары исеменнән рәсми сертификатны һәм өстәмә бер открытканы алачак.
- Викимедиа РУ, татар викимедиачылары юзер-төркеме һәм татар теленең цифрлы киләчәген ныгыту буенча төрле партнёрларыбыз исеменнән катнашу сертификатлары әзерләнәчәк.
Нигезләр
- Энциклопедик мәкаләләр язу марафонында Википедиядә үз хисап язмасын булдырган (теркәлү турында) һәрбер кулланучы катнаша ала.
- Мәкаләне бәйгегә кертү өчен бәхәс битенә урнаштыру өчен калып:
{{Азия ае 2021 бәйгесенең мәкаләсе|кулланучы= Викимедиа хисап язмагыз}}
- Халыкара тәртип буенча, зачётка UTC буенча 1-30 ноябрь 2021 (1.11/03:01 - 1.12/02:59 мск) арасында яңа булдырылган, күләме буенча кимендә 3000 байтлык һәм 300 сүзлек мәкаләләр кабул ителәчәк.
Оештыручылар
- Төп эшне халыкара оештыручылары такымы (ингл.) башкара.
- Россиядә җирле халыклар телләрендәге бүлекләрдә процессны Викимедиа Россия (НП «Викимедиа РУ») әгъзаларыннан торган техник төркем оештыра.
- Җирле жюри ролен Татар телле Викимедиа җәмгыятенең волонтёрлары башкара.
Җирле оештыручылар
- Ilnur efende — бүлектәге бәйгенең җюри рәисе (ингл. Local Jury chairman)
- Frhdkazan — төп инглиз телле контакт (ингл. English-speaking contact)