Википедия:Бәхәсләшү кагыйдәләре
Бу бит Татар Википедиясенең барлык мөхәррирләр тарафыннан гадәттә үтәлергә тиеш булган стандарт кагыйдәләрнең өлеше. Монда кертелгән үзгәртүләр консенсуска нигезләнергә тиеш |
Татар Википедиясе җәмгыяте рәсмиләштергән кагыйдәләр |
---|
Гомуми |
Мәкалә язу белән бәйле |
Латин һәм Кирилл мәкаләләре |
Административ кагыйдәләр |
Авторлык хокукларын бозуны бетерү чаралары Идарәчеләр һәм бюрократларны |
Тавыш бирү бәхәсенә чыгарылган һәм әзерләнеп торган кагыйдәләр |
ЮАШ кагыйдәсен яңарту |
Бу кагыйдәнең кабул ителүе процедурасы.
Кагыйдәләр белән уйнамагыз
үзгәртү- Википедиянең нигезләре мәкаләдән энциклопедик стиль һәм тикшерүчәнлек таләп итә. Әгәр кем дә кем кагыйдәләрдән аерым матдәләр йолкып алып, аларга таянып Википедия максатларына каршы бара һәм уртак эшкә комачау итсә, димәк ул кагыйдәләр белән уйный.
Кагыйдәләрдән тишекләр эзләмәгез
үзгәртүВикипедия – адвокатлар мәктәбе түгел, аның кагыйдәләре тормышны җиңеләйтергә тиеш, киресенчә түгел.
- Кагыйдәләрне артык төгәл, формалистик рәвештә үтәү, алар белән уйнау, яки киресенчә, кагыйдәләр эчендә тишекләр эзләү Урыс Википедиясендә вики-дәгъвачыллык һәм хәрефкә ябышучанлык дип аталалар.
Ишетмәмешкә салышу
үзгәртүБәхәстә бер яңгыраган һәм кире кагылган аргументны кабатламагыз. Әгәр дә башка бәхәсләшүчеләр аны күрмәмешкә салышкан булсалар, ул аргумент турында әдәпле генә искәртеп куярга һәм җавап тапмаганнарын искәртергә кирәк. Әгәр дә Википедияченең берәр төрле фикергә ябышып ятуы аеклык һәм конструктивлык чикләренә сыймый башласа, ул башка кулланучыларның тыныч һәм итәгатьле фикерләрен һәм комментарийларын тыңларга теләмәсә, моны инде гади яки очраклы ялгышу итеп санап булмый. Андый гамәлләр күрәләтә деструктивлар рәтенә керә ала, чөнки бу – үз фикерен бәясеннән тормыйча тагарга омтылу.
Оппонентның хаксызлыгын исбатлар өчен генә яңа мәкалә язмагыз
үзгәртүБәхәстән ботка ясамагыз
үзгәртүРеплика [[user:Кем-дә-кем|Кем-дә-кем]] 18:40, 10 август 2014 (UTC) : Җавап1. [[user:Кем-дә-кем 2|Кем-дә 2]] 18:40, 10 август 2014 (UTC) : Сезнең җавап. ~~~~ :: 1нче җавапка җавап. ~~~~ : Сезнең җавап (альтернатив урнашу). ~~~~
- Бәхәстәге җавапны бер абзац итеп язарга тырышыгыз, алдагы фикердән аеру өчен аны (+*) яки (+:) билгеләре белән башлагыз.
Бәхәсләшү урыннарын ишәйтмәгез
үзгәртү- Кайбер кулланучылар берәр мәсьәләгә караган бер үк хәбәрне (сорау, игълан, шикаять, гариза) төрле битләрдә, кулланучыларның шәхси битләрендә урнаштырып күбәйтәләр. Бу дөрес түгел, чөнки бер темага берничә урында барган бәхәсләшү кулланучылар өчен авырлыклар тудыра. Шуңа күрә күтерелә торган мәсьәлә буенча бәхәс бер генә урында башлана (сәхифәнең бәхәс бите, ВП:Күчерү, ВП:Бетерүгә һ.б.), башка кулланучыларга бәхәс урынының адресын күрсәтеп гади белдерү ясала.
Рәсми язылыш
үзгәртү- Язмаларыгызда Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану канунында китерелгән язылыш кагыйдәләренә таяныгыз.
Кыскалык һәм иплелек
үзгәртү- Бәхәстәшләргә ихтирам күрсәтеп, фикерләрегезне кыска һәм ипле итеп языгыз.