Википедия:Бәхәслек/Архив/2012/июль-декабрь

Википедия бүләкләре үзгәртү

Хәерле көннәр! Мәгълүм булганча, берничә ел дәвамында Википедия төрле интернет-бәйгеләрдә җиңү яулап килгән иде. Шушы җиңүләрдә һәрдаим төрле бүләкләр бирелгән. Бүләкләрне мин ала идем, алар хәзерге вакытта бер почмакта тузанланып ята. Бүләкләрне кемгәдер бирү күпсанлы омтылышларым уңышсыз тәмамланган иде. Шуңа күрә хәзер мин шуны тәкъдим итәм: бүләкләрне иң актив администратор-кулланучыларга бүлергә:

  • Derslek (5944 төзәтмә) — фотоаппарат (Татнет йолдызлары 2011).
  • Zahidulla (5389 төзәтмә) — электрон китап (Белем җәүһәрләре 2011).
  • Marat Vildanov (5156 төзәтмә) — фотоаппарат (Татнет йолдызлары 2010).
  • Timming (4836 төзәтмә) — «Тукайның гүзәл бакчалары» китабы һәм Разил Вәлиев дискы.
  • Ilnur efende (3427 төзәтмә) — «Асар» (1 том) һәм Тукайга багышланган дисклар.
  • Ajdar (2857 төзәтмә) — Уильям Шекспир әсәрләренең татарчага тәрҗемәсе.

Әлеге бүләкләрне мин очраклы рәвештә бүлдем. Беркем дә үпкәләмәс, дип өметләнәм. Аңлагызчы, мондый мәсьәләләрне чишү җиңел түгел. Сездән ике атна дәвамында адресларыгызны көтәм. Адресны җибәрмәү яки бүләкне алу теләге булмау очрагында ике атнадан соң бүләкләрне мәктәпләргә яки китапханәләргә бүләк итәм. Берәр кемне рәнҗетсәм гафу итегезче, зинһар. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!--Рашат Якуп (обсуждение) 9 июл 2012, 13:58 (UTC)[җавап бирергә]

Әссәламүгәләйкүм! Туганнар, ничек телисез - шулай бүлегез, мин шәхсән риза, тик бер нәрсә гаҗәпләндерә: Рашат әфәндегә нинди бүләк була соң?! --~~Айдар Шәйхи (Ajdar)
Вәгаләйкүм әссәлам! «Иске гвардия» кардәшләрен күрергә шатмын :) Борчылмагыз дуслар, мин бүләктән үзем баш тартам =)--Рашат Якуп (обсуждение) 9 июл 2012, 18:28 (UTC)[җавап бирергә]
Конкрет тәкъдимнәрегезне, кемгә бүләкләрне биргәнегезне языгыз, зинһар.--Рашат Якуп (обсуждение) 10 июл 2012, 06:18 (UTC)[җавап бирергә]
Кемгә нинди бүләкне бирәсез - шуларны языгызчы. Алар инде Сезгә каралган.--Рашат Якуп (обсуждение) 10 июл 2012, 07:42 (UTC)[җавап бирергә]
Мин дә бүләкләрне яшьләргә тапшыру яклы. Башта укучылар арасында конкурс оештырырга тәкъдим итмәкче идем. Бүләкләр призовой фондка барыр иде. Ә гамәлдәге катнашучылардан Marat-avgust лаек дип саныйм. --Derslek (обсуждение) 10 июл 2012, 14:03 (UTC)[җавап бирергә]
Нинди конкурс оештырырга теләгән идегез? --Zahidulla (обсуждение) 10 июл 2012, 14:53 (UTC)[җавап бирергә]
  • Конкурс бик әйбәт булыр иде, мәсәлән, википедиядә яңа шәп мәкалә язу, бер ай дәвамының нәтиҗәсендә барган конкурста кем беренче, икенче и т.д. урын ала, шуңа да бүләкләр карала, конкурс турында баш биттә дә һәм башка сайт-сәхифәләрдә дә игълан итәргә кирәк булачак. Моңа ничек карыйсыз?

Әлегә бүләкләр, аңлавымча, болар: фотоаппарат (Татнет йолдызлары 2011), «Тукайның гүзәл бакчалары» китабы һәм Разил Вәлиев дискы, «Асар» (1 том) һәм Тукайга багышланган дисклар.(Marat-avgustны да бүләкләргә онытмаска кирәк, мин үземнеке дигән берәр бүләкне биреп, калганнарын конкурска тапшырыр идем.)--Ilnur efende (обсуждение) 11 июл 2012, 18:39 (UTC)[җавап бирергә]

Дуслар, минем бу бүләкләр белән инде башым катып бетте :) Айдарга җибәрәм, Marat-ның бүләген ул армидән кайтканчы үземдә тотам. Башка бүләкләр белән нишләргә?--Рашат Якуп (обсуждение) 12 июл 2012, 19:06 (UTC)[җавап бирергә]
Адресымны язып җибәрдем. --Zahidulla (обсуждение) 16 июл 2012, 15:12 (UTC)[җавап бирергә]

Дуслар, Аллага шөкер, ике кешегә бүләкләрне җибәрдем, барып җиттеләр. Башка бүләкләр өчен сез бәйге оештырасызмы? Бу эшне сузмагыз, зинһар.--Рашат Якуп (обсуждение) 7 авг 2012, 16:49 (UTC)[җавап бирергә]

Рәхмәт яусын! --Zahidulla (обсуждение) 10 авг 2012, 14:46 (UTC)[җавап бирергә]
«Асар» (1 том)ны Marat-avgustка һәм Тукайга багышланган дискларны Тимерхан Галимгә җибәрегез әле, рәхмәт.--Ilnur efende (обсуждение) 10 авг 2012, 19:29 (UTC)[җавап бирергә]

Цензурага каршы үзгәртү

Иртәгә Рус Википедиясе Дәүләт Думасында каралачак Русиядә интернет иреклеген чикли алган канун өлгесенә протест белдерә. Аларга теләктәшлек белдереп, Татар Википедиясенең өске юлында бу турында мәгълүмат урнаштырырга тәкъдим итәм.--Рашат Якуп (обсуждение) 9 июл 2012, 18:28 (UTC)[җавап бирергә]

 
Минемчә, википедия андый катлаулы сәяси сорауларда нейтраль булып кала алса, яхшырак булыр иде. --Timming (обсуждение) 9 июл 2012, 19:22 (UTC)[җавап бирергә]
Шулай, әлбәттә, ләкин бу канун кабул ителгән очракта, Википедиягә дә зарар килергә мөмкин. Һәрхәлдә, википедиячеләрдән уңай караш булганчы бу рәсемне урнаштырмыйбыз :)--Рашат Якуп (обсуждение) 9 июл 2012, 19:35 (UTC)[җавап бирергә]

Саха Википедия канунга каршы баннер урнаштырды.--Рашат Якуп (обсуждение) 10 июл 2012, 04:52 (UTC)[җавап бирергә]

Рус Википедиясенә зарар китерергә мөмкин канун, Татар Википедиясенә дә файда китермәс. Мин риза, ләкин соңармадык микән? Бүген урнаштырырга кирәк иде. --Zahidulla (обсуждение) 10 июл 2012, 14:45 (UTC)[җавап бирергә]
Кирәк иде дә, ризалыксыз эшләргә теләмәгән идем :) Хәзер соң инде, хәерлеседер :)--Рашат Якуп (обсуждение) 10 июл 2012, 19:26 (UTC)[җавап бирергә]

Төркем: Байрак шаблоннары үзгәртү

Калыпларны «байрак калыплары» төркеменә күчерергә кирәк. --Mansur321 (обсуждение) 8 авг 2012, 15:24 (UTC)[җавап бирергә]

На странице превышен предел вложенности үзгәртү

«На странице превышен предел вложенности» нәрсә ул? --Zahidulla (обсуждение) 10 авг 2012, 14:44 (UTC)[җавап бирергә]

Белмим шул. Әле /Страницы с превышением глубины раскрытия/ дигән төркем дә чыга башлады.--Рашат Якуп (обсуждение) 12 авг 2012, 08:32 (UTC)[җавап бирергә]
Rubin16 проблеманы төзәтте кебек.--Рашат Якуп (обсуждение) 21 авг 2012, 12:24 (UTC)[җавап бирергә]
Рәхмәт икегезгә дә! --Zahidulla (обсуждение) 21 авг 2012, 14:29 (UTC)[җавап бирергә]

Бөтендөнья татар яшьләре форумы үзгәртү

Хәерле көннәр! Бүген Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Татарлар һәм Web 2.0» секциясендә Татар Википедиясенә багышланган чыгыш ясадым. Артык кызыксынучылар күренмәсә дә, әле кереп язарлар, дип өметләнәм. Татар Википедиясен үстерү өндәмәсен секциянең резолюциясенә кертүгә ирештек :)--Рашат Якуп (обсуждение) 28 авг 2012, 14:05 (UTC)[җавап бирергә]

Татар Википедиясенең 9 еллыгы үзгәртү

Берникадәр нәтиҗә ясарага кирәктер. Беренче чиратта рәхмәтләремне пресс-релиз язуда катнашкан википедиячеләргә белдерәсем килә. Икенчедән, пресс-релизны җибәрүдә тырышлык куюы өчен Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, Гөлназ Бәдретдингә дә тирән рәхмәт! Форумның пресс-релизларны җибәрү хезмәте ярдәмендә без күп кенә мәгълүмат чараларына чыга алдык. Зинһар, Татар Википедиясе турында язылган хәбәрләргә керегез, үз фикерләрегезне калдырыгыз. Хәбәр никадәр популяр була икән, әлеге ММЧның киләчәктә Википедия турында язуга шанслары шулкадәр югарырак була.

Димәк, безнең турында 15 ММЧ язып чыккан. Шулар арасында 10 хәбәр урыс телендә, 5 хәбәр татар телендә чыккан. Азатлык радиосы вакыйга уңаеннан интервью әзерләгән. Минемчә, нәтиҗәләр яхшы. Барыгызны да тәбриклим! Алга таба да уңышлы гына эшләргә насыйп булсын!--Рашат Якуп (обсуждение) 23 сен 2012, 15:19 (UTC)[җавап бирергә]

Корбан бәйрәме белән! үзгәртү

Кадерле кардәшләр, мөбарәк булсын Корбан гаете! Бәйрәмгә бер шатлыклы хәбәр бар: Facebook челтәрендә Татар Википедиясенең махсус сәхифәсе ачылган. Анда даими рәвештә төрле кызыклы вакыйгалар, рәсемнәр, биографияләр һ.б. урын алыр, дип өметләнәм. Сез Facebook-та бар икән — язылыгыз! :)--Рашат Якуп (обсуждение) 25 окт 2012, 16:29 (UTC)[җавап бирергә]

Bot flag request for SantoshBot үзгәртү

-संतोष दहिवळ (обсуждение) 25 окт 2012, 19:04 (UTC)[җавап бирергә]

Flag granted. Good luck :)--Рашат Якуп (обсуждение) 25 окт 2012, 19:08 (UTC)[җавап бирергә]

Порталлар үзгәртү

Порталларның иске калыбында буш урын күп кала иде. Рус Википедиясеннән алынган яңа портал вариантын тәкъдим итәм: Портал:География. Үз фикерләрегезне әйтегезче, башка порталларны да үзгәртикме?--Рашат Якуп (обсуждение) 28 окт 2012, 10:05 (UTC)[җавап бирергә]

Яңача әйбәтрәк күренә)--Ilnur efende (обсуждение) 4 ноя 2012, 10:48 (UTC)[җавап бирергә]

"Сез беләсезме?" / "Белә идегезме?" үзгәртү

Баш биттәге "Сез беләсезме" сәхифәсен "(Сез) белә идегезме" дип үзгәртүгә ни диярсез?

Моның турында бәхәс булган иде кебек. Хәзерге вариантта тукталган идек.--Рашат Якуп (обсуждение) 19 дек 2012, 08:38 (UTC)[җавап бирергә]

Өлгө кәрәк ине үзгәртү

Олы Ака ауылынан Фуат абыйны Википедияға өйрәтәм. Өлгө өсөн ауыл темаһына яҡшы мәҡәлә тәҡдим итең әле. --Рөстәм Нурыев (обсуждение) 11 дек 2012, 16:40 (UTC)[җавап бирергә]

Иске Чэчкаб
Рәхмәт. Мин был өлгөнө Фуат абыйға күрһәтермен. Оло Аҡа ауылынан Булат Сабир улы Дәүләтбаев исемле тарихсы сыҡҡан. Ул ауыл тарихы тураһында китап яҙған. --Рөстәм Нурыев

Салам! Мән Azərbaycanca Vikipediya ( آزربایجانجا ویکی‌پئدییا) вә Русская Википедия лајиһәләрин истифадәчијәм. Русҹа Википедијанын мәлуматына ҝөрә Татар Википедиясе (Tatar Wikipediəse) лајиһәдә латын әлифбалы мәгаләләрин силмә просеси ҝедир. Мән бу просесин сәбәби билмәк үчүн лајиһәнизә мүраҹиәт едирәм. Тәәссүф ки, Татарҹа пис билирәм вә она ҝөрә сизә анҹаг Русҹа вә Азәри Түркҹәсинин кирил вә латын версијаларда мүраҹиәт едә билирәм.

Salam! Mən Azərbaycanca Vikipediya ( آزربایجانجا ویکی‌پئدییا) və Русская Википедия layihələrin istifadəçiyəm. Rusca Vikipediyanın məlumatına görə Татар Википедиясе (Tatar Wikipediəse) layihədə latın əlifbalı məqalələrin silmə prosesi gedir. Mən bu prosesin səbəbi bilmək üçün layihənizə müraciət edirəm. Təəssüf ki, Tatarca pis bilirəm və ona görə sizə ancaq Rusca və Azəri Türkcəsinin kiril və latın versiyalarda müraciət edə bilirəm.

Здравствуйте! Я участник проектов Azərbaycanca Vikipediya ( آزربایجانجا ویکی‌پئدییا) и Русская Википедия. По информации Русской Википедии в проекте Татар Википедиясе (Tatar Wikipediəse) идёт процесс удаления статей на латинице. Я обращаюсь к вашему проекту, чтор бы узнать причину этого процесса. К сожалению, Я плохо владею Татарским и поэтому могу обращаться к вам лишь на Русском, а так же на кириллической и латинской версиях Азери Тюркского. --Мурад 97 (обсуждение) 15 дек 2012, 12:33 (UTC)[җавап бирергә]

Результаты обсуждения и итоги по голосованию можете посмотреть здесь! Википедия:Тавыш бирү:Латин әлифбасы--E737 (обсуждение) 19 дек 2012, 05:53 (UTC)[җавап бирергә]

А как же Татары, живущие на территории КНР? По моей информации они используют латинскую версию Татарского. --Мурад 97 (обсуждение) 19 дек 2012, 23:25 (UTC)[җавап бирергә]

они используют арабскую графику)--176.52.101.15 19 дек 2012, 20:12 (UTC)[җавап бирергә]

Китайские татары исользуют китайски иероглифы.)) элементарно!)) --95.78.93.79 20 дек 2012, 14:25 (UTC)[җавап бирергә]

Здравствуйте Мурад 97, процесс удаления латинских статей у нас не идет, мы удаляем только те, которые являются копиями. Просто объявлен мораторий на латинские статьи, так-как создаются 2 статьи (кирилл и латин) на одну и ту же тему, с похожим (иногда одинаковыми) содержанием. К тому же владеющих латинской графикой татарского языка и использующих очень-очень мало. Мораторий объявлен до тех пор пока кто нибудь не сделает конвертер для татарской википедии, с уважением--Ilnur efende (обсуждение) 20 дек 2012, 15:14 (UTC)[җавап бирергә]

Может быть стоит вернуться к вопросу о создании отдельных википедий на латыни и арабском и поставить вопрос об этом на повторное голосование. Примером может служить хотя бы Белорусская википедия. Примером может служить также Русская википедия, появилась википедия на старославянском. С уважением--E737 (обсуждение) 28 дек 2012, 13:08 (UTC)[җавап бирергә]

Не думаю, что кто-то будет заниматься этим.--Ilnur efende (обсуждение) 28 дек 2012, 14:55 (UTC)[җавап бирергә]