Википедия:Бәйгеләр/Партнёрларныкы

Бәйгеләр/Партнёрларныкы
Нигезләнү датасы 10 ноябрь 2022
Логотип
Нигезләүче Фәрһад Фәткуллин, Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме, Викимедиа РУ[d] һәм Россия телләрендәге Викимедиа проектлары бүлекләре[d]
Илһамландыручы Татмедиа
Рәсми веб-сайт w.wiki/5wX$
Википедия — иң беренчедән Җир йөзебездәге һәрбер кеше үз туган телендә ирешә алган иң югары сыйфатлы ирекле энциклопедияне булдыру һәм җиткерү проекты

—Джимми Уэйлс, нигезләүчесе

«Тышкы партнёрлар бәйгеләре» (рус. Конкурсы партнёров, ингл. Partner-organized contests)Татарча Википедия эчендә теләсә нинди Викимедиа стейкхолдеры (дөньяда яшәүче һәрбер кеше яки башка тышкы партнёр) тарафыннан булдырылган һәм үткәрелгән вики-бәйгеләр. Түбәндәге тәртипләре буенча оештырыла.

Татарстан Республикасының «Татмедиа» төбәк медиахолдингы белән вики-хезмәттәшлек чикләрендә татар телле Викимедиа волонтёрлары төркеме һәм «Викимедиа РУ» Россия вики-волонтёрлары оешмасы инициативасы.

Гомуми нигезләмәләр үзгәртү

  1. Википедия теләсә кемнең үз белемен өстәвенә ачык. Нигез: Викимедиа идеаллары, миссиясе һәм Викимедиа проектларының стейкхолдеры (файда күргән, язмышында кызыгы булган як) буларак гомум кешелек булып торганы танылуы (инглизчә текст).
  2. Татарча Википедия эчендә үткәрелүче тышкы партнёрлар бәйгеләре җирле бәйгеләр оештыру һәм үткәрү кагыйдәсе һәм башка бүлек тәртипләре, Викимедиа принциплары һәм глобаль политикаларына буйсына.
  3. Бәйгенең темасы, озынлыгы, призлары, башка тәртипләре, шартлары һәм үзенчәлекләре моны Татарча Википедиядә үткәрергә теләүче партнёр һәм бүлектә бәйгеләрне оештыру өчен гомуми вазыйфаларны башкаруда даими катнашкан бер контакт волонтёр белән бергәләп билгеләнә һәм бастырыла.

Оештыру үзгәртү

  • Вики-волонтёрлар җәмгыятенең контакт вәкиле җаваплылыгы:
    • вики-бәйгеләрне уңышлы үткәрү тәҗрибә нигезендә партнёрның җаваплы вәкиленә киңәш-ярдәм күрсәтү,
    • бәйге өчен алдагы форматтагы Татарча Википедия битен булдыру: [[Википедия:Бәйгеләр/Партнёрларныкы/Марафон исеме]]
    • кирәкле стандарт тамгалау калыпларны булдыру (бәйге эмблемасы, төп һәм ярдәм күрсәтүче партнёрлар логотиплары һәм үзләре турында вики-мәкаләләргә сылтамалар булырга тиеш)
      • вики-марафон мәкаләсе (үрнәк, мәкаләнең бәхәс битендә урнаштыру өчен) һәм
      • вики-марафон катнашучысы (үрнәк, катнашучыныш шәхси вики-битендә урнаштыру өчен)
    • бәйге турында мәгълүмат һәм аңа сылтама [[Википедия:Бәйгеләр]] битендәге урынлы бүлеккә кертелә.
  • Партнёрлар бәйгесенең бите
    • [[Төркем:Википедия:Бәйгеләр:Партёрларныкы]] төркеменә кертелә.
    • тышкы партнёрлар инициативасы буенча үткәрелгән призлы бәйге символы белән тамгалана (җирле, телара яки проектара)
    • стандарт эчтәлектән тыш, түбәндәгеләре күрсәтелә:
      • партнёр-инициатор һәм/яки ул буйсынган югарырак оешманың эмблемасы һәм үзләре турында вики-мәкаләгә сылтама (булмаса, оешманың рәсми веб-сәхифәсендәге Безнең турында» битенә туры сылтама урынлы),
      • партнёр-инициаторның җаваплы вәкиленең вики-хисап язмасы яки башка координатлары
      • татар телле вики-волонтёрлар җәмгыятенең контакт вәкиленең хисап язмасы.
  • Контакт вики-волонтёр һәм Татарча Википедиянең бар башка катнашучылары (үз теләкләре һәм мөмкинлекләреннән чыгып) партнёрның җаваплы вәкиленә бәйгене үткәрү белән бәйле бар төр эшчәнлек белән ярдәм күрсәтә алалар — катнашучыларны санау/тамгалау/тану, материалларының нигез критерийларга туры килүен тикшерү, бәяләү, гомуми статистиканы туплау һ.б.

Ихтимал бәяләү кораллары үзгәртү

  • https://tt.wikiscan.org/ нигезендәге айлап статистик мәгълүмат һәм ихтимал форматы
  • Fountain (үрнәк), OutreachDashboard (үрнәк) һәм башка ихтимал вики-марафоннарны бәяләү кораллары
  • Бәйге катнашучылары язган яки баеткан материалларның төрле параметрлар буенча индивидуаль бәяләнүе (мәсәлән)
  • Бәйге материалларының соңгы 30 көн дәвамында укылуын бәяләүче корал (мәсәлән)
  • Берничә ысулны куллану һәм ихтимал үрнәге

Аерым проектлары үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү