Венесуэлада ислам

Венесуэлада дин

Венесуэлада ислам (исп. Islam en Venezuela, гарәп. الإسلام في فنزويلا‎) ― азчылык дине. Ил халкының (28 млн кеше, 2018 елга) 0,4 % ы (якынча 100 мең кеше) ― мөселманнар [1]. Венесуэлада зур булмаган, әмма йогынтылы мөселман җәмгыяте яши. Аларның күбесе – Ливан, Фәлистыйн, Сирия һәм Төркиядән күчкән мөһаҗир-гарәпләр [2].

Венесуэлада ислам
Дәүләт  Венесуэла
 Венесуэлада ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Каракаста 1993 елда ачылган шәех Ибраһим Әл-Ибраһим мәчете
Шәех Ибраһим Әл-Ибраһим мәчетенең манарасы. Биеклеге 113 метр

Pew тикшеренү үзәге мәгълүматлары буенча, 2002 елда Венесуэлада 90 000 мөселман яшәгән һәм аларның саны арта бара. Моннан тыш, Венесуэла – Латин Америкасының иң күп мөселман халкы булган икенче (Аргентинадан соң) иле [3].

Тарих үзгәртү

Венесуэлага килгән беренче мөселманнар арасында кайберләре Африкадан китерелгән коллар булган. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң мөселман күпчелеге булган илләрдән Венесуэлага күп санлы мөһаҗирләр күченә [4]. Якын Көнчыгыштагы хәрби конфликтлардан соң мөһаҗирләр саны арта. 2020 елда 3 мең венесуэлалы ислам динен кабул иткән [5].

Венесуэла мөселманнарының күпчелеге Шәфигый һәм Хәнбәли, азрагы Мәлики һәм Хәнәфи мәзһәбләре сөнниләре, шулай ук Каракаста һәм Сан-Феликста(исп.) шигыйлар җәмгыяте бар. Венесуэлада җәмгыятькә берләшмәгән суфилар булуы да мәгълүм.

Венесуэла Конституциясе дин иреген күздә тота. 2017 елда кабул ителгән законда «дини төркемнәргә карата нәфрәт уяткан өчен» җинаять җаваплылыгына тарту да каралган [6]. Армиядә капеллан хезмәте католиклар өчен генә каралган [6]. Венесуэлада күпчелек диндарлар ― христианнар (ил халкының 88 % ы: шуның эченнән католиклар 71 %, протестантлар 17 %).

Илнең башкаласы Каракаста 15 000 мөселман яши. Каракаста 1993 елда ачылган шәех Ибраһим Әл-Ибраһим мәчете (Mezquita de Ibrahim Al Ibrahim) – зурлыгы буенча Латин Америкасындагы икенче мәчет (Буэнос-Айрестагы Король Фахд исемендәге Ислам мәдәни үзәге мәчетеннән кала). Шәһәрнең тиз үзгәрүчән районында урнашкан әлеге тарихи мәчетнең гөмбәзе, манарасы һәм аның шәһәр ландшафтында булуы турында хәбәр итүче порталы бар. Ул Ибраһим ибн Абдулазиз Әл-Ибраһим фонды акчасына архитектор Оскар Брачо проекты буенча төзелгән.

Ислам оешмалары үзгәртү

Исла Маргарита-Карибе Ла Комунидад Исламика Венесуэла (Isla Margarita-Caribe La Comunidad Islámica Venezolana), Венесуэла Ислам үзәге (Centro Islámico de Venezuela), Маракайбодагы Әл-Рауда мәчете (Mezquita al-Rauda in Maracaibo), Валенсиядәге шәрәфле мәчетләр берләшмәсе (the Asociación Honorable Mezquita de Jerusalén in Valencia), Ла-Гвайрада Centro Islámico de Maiquetía in Vargas, Сьюдад-Боливарда Боливия ислам хәйрия берләшмәсе ( Asociación Benéfica Islámica in Bolíva). Пунто-Фихода 2008 елда мәчет төзелгән.

Маргарита утравында(ингл.) гарәп мөселман җәмгыяте вәкилләренең күпчелеге яши. Җирле кабельле телеканаллар Әл-Җәзирә; Ливанның халыкара LBC Sat каналын; Согуд Гарәбстанының ике каналы – MBC һәм ART каналларын күрсәтә. Хиҗаб кигән хатын-кызлар гадәттә кассир булып эшли. Күпчелек кибет киштәләрендә Коръән сурәләре куелган. Биредә мөселманнар нигездә ваклап сату сәүдәсендә, шулай ук банкларда һәм туристлык агентлыкларында эшли.

Протестлар үзгәртү

2006 елның 11 февралендә 200гә якын протест белдерүче (нигездә, мөселманнар) Каракастагы Дания илчелегенә марш белән үткән һәм Дания һәм АКШ флагларын яндырган, чөнки Мөхәммәд пәйгамбәргә ясалган карикатураларга каршы протестлар Латин Америкасына да җәелгән [7].

2006 елның 20 июлендә дистәләгән кеше Ливандагы сугышка каршы протест билгесе итеп Каракастагы Израиль илчелегенә марш белән үткән. Аларның күбесе Венесуэла мөселманнары, кайберләре хөкүмәт оешмалары әгъзалары булган [8].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. International Religious Freedom Report 2007 - Venezuela
  2. Luxner, Larry. "Bowing to Mecca from Caracas". Americas, 1992, volume 44, issue 4, page 4
  3. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
  4. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
  5. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
  6. 6,0 6,1 International Religious Freedom Report 2017 § Venezuela, US Department of State, Bureau of Democracy, Human Rights and Labor.
  7. Venezuelan Muslims protest cartoons, From correspondents in Caracas, The Australian, February 11, 2006
  8. Israeli embassy receives document supporting the peace in Lebanon and Palestine. From the Venezuelan Ministry of Communications and Information. Caracas, July 20, 2006