Василий Мосолов

Василий Петрович Мосолов (13 [25] августа 1888 (башка мәгълүматлар буенча, 12 [24] сентября 1888[2][3]), Мари-Турек авылы, Уржумский районы — 10 февраль 1951, Мәскәү) — үсемлекчелек һәм игенчелек өлкәсендәге галим, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1935), профессор (1925) ВАСХНИЛ-ның академигы, (1935), ВАСХНИЛ-ның вице-президенты (1939-1951), марилар арасыннан чыккан беренче академик. Сталин премиясе лауреаты (1943, 1951).

Василий Мосолов
Bust of V. P. Mosolov in Yoshkar-Ola.JPG
Туган 25 август 1888(1888-08-25)
Өрҗем өязе, Вятка губернасы, Россия империясе
Үлгән 10 февраль 1951(1951-02-10)[1] (62 яшь)
Мәскәү, СССР[1]
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Flag of the Soviet Union (1924–1955).svg СССР
Әлма-матер Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе[d]
Һөнәре агранум
Гыйльми дәрәҗә: авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: Всесоюзная академия сельскохозяйственных наук имени Ленина[d]
Фән өлкәсе: авыл хуҗалыгы һәм үсемлекчелек
Гыйльми дәрәҗә: авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: Всесоюзная академия сельскохозяйственных наук имени Ленина[d]

БиографиясеҮзгәртү

Василий Мосолов 1888 елның 25 августында (башка мәгълүматлар буенча, 24 сентябрь) Мари-Турек авылында (Уржумский өязе) Нократ губернасы (хәзер — Мари-Турекский районы Мари Эл Республикасы) күп балалы мари крәстиәннәре гаиләсендә туган.

Бала чагыннан ук тормыш авырлыгын үз җилкәсендә татыган. Түбәнге авыл хуҗалыгы мәктәбендә уку түләүле була, шуңа күрә Василийга яшьтән ук үзенә акча эшләргә туры килә. Ятакта яшәү өчен 20 пот солы идерергә кирәк була, ә аның мондый ашлык алырга акчасы булмый, шуңа күрә аңа тегермән хужасына батраклык итеп тирмәндә яшәргә туры килә. Фәкыйрьлек һәм авырлыкларга карамастан, ул мәктәпне отличие белән тәмамлай. Үз аллы күп шөгыльләнә, китаплар укый, башлангыч класлар укытучысы вазифасына имтиханнарны экстерн юлы белән тапшыра. Туган җирендә элеккегечә эш булмагач, егет Казан губернасының Масловка авылына күчеп китә. Анда җиде ел буена земство училищесында авыл хуҗалыгы класының мөдире һәм хуҗалык мөдире ярдәмчесе булып эшли. 1914 елның гыйнварыннан 1917 елның мартына кадәр Лаештагы һөнәрчелек мәктәбендә гомуми игенчелек һәм шәхси җир эшкәртү буенча укыта.

Февраль революциясеннән соң ул Казанга китә: уку фермасында идарасы ярдәмчесе булып эшли. Квалификация имтиханы тапшырак, 1918 ел азагында ул уртача квалификацияле агрономлыкка имтихан тапшыра һәм Сернур дигән мари авылына агроном булып китә, биредә ул үз тәҗрибәсендә крәстиәннәр өчен агрономия фәненең зур әһәмияткә ия булуын аңлый. Шуңа күрә киләсе елда Василий Казан политехник институтының агрономия факультетына укырга керә.1907-1917елларда. агроном һәм укытучы булып эшли. Казан авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлый (1918]). 1919-1921 елларда губернаның игенчелек идаралыгында эшли. 1922 елда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый. 34 яшендә аны тәмамлаганда Мосолов берничә гыйльми мәкаләләр авторы булган була инде. Мосолов галим буларак дан казана. 1924-1951 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының гомуми кафедрасында эшли (1925 елдан алып — профессор). 1932 елдан алып КПСС әгъзасы . 1938 елдан алып ВАСХНИЛ-да эшли[4].

Мәскәүнең Ваганьково зиратында җирләнгән.

Фәнни эшмәкәрлегеҮзгәртү

Гыйльми эшләренең төп юнәлеше - үлән чәчү мәсьәләләре, басу культураларының агротехникасы, игенчелек. Купьеллык үләннәрнең биологиясен өйрәнә, үсемлекчелекнең продуктлылыгын арттыруда аларның ролен күрсәтә[4].

В. П. Мосолов Казан агромәктәбенә нигез салучыларның берсе дип санала[5]. Аның гыйльми тикшеренүләре булып туфракның туклану режимы, туфрак эрозиясе белән көрәшү, күп еллык үлән һәм ашлык культураларының агротехникасын эшләү, орлыкчылык ысулы белән тукранбаш һәм люцерна үстерү; туфрак эшкәртүдә ашламалар куллану, чүп үләннәре белән көрәшүнең сәселгән культуралар уңышын күтәрүдә мәгънәсе һәм әһәмияте; игенчелекнең рельефка бәйле мәсьәләләрен өйрәнү тора. 200-гә якын фәнни хезмәте, шул исәптән 44 китабы һәм брошюралары, 16 монографиясе басылып чыккан. Күп хезмәтләре чит телләргә тәрҗемә ителгән һәм берничәсе чит илләрдә бастырып чыгарылган[6].

Фәнни хезмәтләре:

  • Краткий курс общего земледелия. — Казань: Татгосиздат, 1936. — 248 с.
  • Агротехника в борьбе с гибелью озимых культур. — 2- изд. — Казань: Татгосиздат, 1938. — 216 с.
  • Агротехнические основы севооборотов. — М.: Сельхозгиз, 1940. — 175 с.
  • Агротехника. — 3-е изд. — М.: Сельхозгиз, 1952. — 511 с.
  • Сочинения: В 5-ти т. — М.: Сельхозгиз, 1952—1955. — Т. 1—5.

ХәтерҮзгәртү

  • Мари дәүләт университетына ингән җирдә В. П. Мосолов бюсты, Йошкар-Ола
  • Йошкар-Оладагы урам
  • Мари-Тректагы урам.
  • Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе бинасының фасадында мемориал тактаташ[5].
  • Татарстан Фәннәр академиясенең авыл хуҗалыгы фәне өлкәсендә ел саен бирелә торган Василий Мосолов исемендәге премиясе.
  • Мари дәүләт университетының төп корпусы каршында В. П. Мосолов бюсты.
  • Мари дәүләт университетының Аграр-технологик институтында В. П. Мосолов исемендәге аудитория.
  • Мари-Эл Республикасының Мари-Турек районы Нартас авылында В. П. Мосолов бюсты (авторы Г. Ф. Богатырев-Кононов)[7].
  • Мари-Эль Республикасының Медведевский районы Руэм касабасында В. П. Мосолов бюсты[8].

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Мосолов Василий Петрович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Мочаев, 2007
  3. Энциклопедия Республики Марий Эл, 2009
  4. 4,0 4,1 Мосолов Василий Петрович.
  5. 5,0 5,1 Академик-мариец создал казанскую агрономическую школу — Спецвыпуск к 90-летию ТАССР (№ 2 (010) 2010) — Журнал «Наш дом — Татарстан».. әлеге чыганактан 2014-12-05 архивланды. 2013-05-10 тикшерелде.
  6. Российский государственный аграрный университет — МСХА имени К. А. Тимирязева. Мосолов Василий Петрович.. әлеге чыганактан 2013-08-25 архивланды. 2013-05-10 тикшерелде.
  7. Календарь знаменательных дат Мари-Турекского района Архивная копия на Wayback Machine.
  8. В поселке Марий Эл отреставрировали памятник Василию Мосолову. 2020-06-01 тикшерелде.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Мосолов Василий Петрович // Моршин — Никиш. — М. : Советская энциклопедия, 1974. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.]; vol. 1969—1978, вып. 17).
  • Т. П. Бабий и др. Биологи. — Киев, Наукова думка, 1984.
  • Мосолов Василий Петрович // Марийская биографическая энциклопедия / Авт.-сост. В. А. Мочаев. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2007. — С. 243—244. — 2032 экз. — ISBN 5-87898-357-0.
  • Мосолов Василий Петрович // Энциклопедия Республики Марий Эл / Отв. ред. Н. И. Сараева. — Йошкар-Ола, 2009. — С. 556. — 872 с. — 3505 экз. — ISBN 978-5-94950-049-1.
  • Мосолов Василий Петрович // История Марийского края в лицах. 1917—1940 гг.. — Йошкар-Ола: МарНИИЯЛИ, 2017. — С. 236—239. — 406 с. — 650 экз. — ISBN 978-5-94950-071-2.