Бөре сөйләшетатар теленең урта диалектына караган сөйләш. Үз атамасын Башкортстанның Бөре районы үзәге Бөре шәһәре исеменнән ала.

Бөре сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Башкортстанның төньягы

 Классификация
Төркем:

Таралышы үзгәртү

Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә (Борай, Калтасы, Балтач, Тәтешле, Караидел, Бөре, Мишкә районнарында) киң таралган. Элегрәк бу районнарның торак пунктлары, нигездә, Уфа губернасының Бөре өязенә караган.

Үзенчәлекләре үзгәртү

Галимнәр күрсәткәнчә, бөре сөйләше формалаштыруда Идел буе төрки компоненты (бу территориядә Болгар чорыннан татарлар яшәгән) хәлиткеч роль уйнаган, соңрак Казан ханлыгы җимерелгәннән соң күчеп килгән казан татарлары йогынтысы көчәя бара, һәм аларның киләчәктә тарихи-мәдәни үсеше XX йөзгә кадәр дәвам иткән Идел буе татарлары миграциясе белән тыгыз элемтәдә бара.

Бөре сөйләше минзәлә сөйләшенә охшавы билгеле. Шул ук вакытта ул минзәлә сөйләшенең әйдәп баручы үзенчәлекләренең берсен тәшкил иткән тешара [d] булмауда чагылган үзенчәлеккә дә ия.

Бөре сөйләшенә күрше байкыбаш сөйләше билгеле бер йогынты ясаган. Анда көнбатыш (мишәр) диалектына хас үзенчәлекләр бар. Мәсәлән, аерым сүзләрдә -өй дифтонгын монофтонглаштыру (түмә – төймә, күрәү – көйрәү), [б] авазыннан башланган сүзләрне, составында саңгырау [т] булса саңграту (пет – бет, потақ – ботак), -ырға/-ергә инфинитивын актив куллану һ.б.

Чыганаклар үзгәртү

  • Булатова М.Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М.Р. Булатова. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  • Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Беренче китап / Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б. - Казан: Мәгариф, 2008. - 463 б.
  • Рамазанова Д.Б. Татар теленең Урта Кама тирәсендә таралган сөйләшләре: дис.канд. филол. наук. Казан, 1968. 519 б.