Бәхәс:Чатыр тау

Соңгы шәрех: «Чатыр тауның язылышы» темасында 1 ел элек элек Frhdkazan язды


Чатыр тауның язылышы үзгәртү

 
«Чатыр-Тау / табигать һәйкәле».
2022 елның 20 августы

Кадерле дуслар! Чатыр тау "Чатыр-тау" дип язылмый. Татарда парлы сүзләр генә сызыкча аша языла. Ә бу тезмә сүз. Әлбәттә, кушып Чатыртау дип тә язарга мөмкин булыр иде, ләкин сүзлекләрдә Чатыр тау дип аерым язылган. Мин Адлер Тимрегалин төзегән Миллият сүзлеге турында сүз алып барам. Шуңа күрә, кадерле дуслар, сызыкча аша язу, һичшиксез, хата! Төзәтик, әйдәгез. Үзегезнең фәлсәфәгездә рус чыганакларына таянмагыз, чөнки ул башка тел. Ә татар теленең үз кагыйдәләре бар. Рифат Сәлах (бәхәс) 14 сен 2022, 08:21 (UTC)Җавап бирергә

@Рифат Сәлах, текстны үзгәртү янда "тагын", аннары күчерү дигән төймәләр бар, исемен алыштыра аласыз, тик чыганак итеп сүзлекне күрсәтегез. Битен, авторын һ.б. Ilnur efende (бәхәс) 14 сен 2022, 12:28 (UTC)Җавап бирергә
Чатыр-Тау итәгендә туристлар өчен глэмпинг-шәһәрчек ачылыр алдыннан, 2022 ел августының 20 ләрендә Чатыр-Тауның иң биек ноктасына менеп, фотога төшкән идем. Анда (иң биек ноктада) күрсәткеч тактага «Чатыр-Тау / табигать һәйкәле» дип татарча язылган. Ул язу Азнакай районы хакимияте белән килештерелгәндер. Объектның үзендә шулай язылган икән, безгә дә шулай дип язу белән килешергәдер, бәлки. Булдыра алсам, фотоны бирегә йөкләрмен. --Әмир (бәхәс) 14 сен 2022, 17:10 (UTC)Җавап бирергә
Татарика исә нәкъ Чатыр тау дип бирә. frhdkazan (бәхәс) 14 сен 2022, 17:34 (UTC)Җавап бирергә
Хөрмәтле frhdkazan, Татарика Азнакай районының юкка чыккан авылын Мөслим янына да илтеп сылый ул. ))--Әмир (бәхәс) 14 сен 2022, 18:21 (UTC)Җавап бирергә
Ихтимал. Анын өчен татар теле регуляторы дип саналган Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты контактларыма консультацияләре кирәклеген яздым. "Ок, эш сәгатьләрендә карарбыз" дигән җавап килде) frhdkazan (бәхәс) 14 сен 2022, 18:37 (UTC)Җавап бирергә
Бүгенге түгәрәк өстәл очрашуында катнашкан Тарих институты контактыма да хәбәр иттем бу мәсьәләбез турында:
  • В Татарике русская версия через дефис, татарская - отдельно.
  • На сайте муниципального образования Азнакаевский район разнобой, но и в татарском они большие на Чатыр-тау съезжают.
  • На сайте самого заказника на татарском и на русском "Чатыр-тау")
frhdkazan (бәхәс) 14 сен 2022, 18:45 (UTC)Җавап бирергә
  • Әлегә җавап булмады, ашыктырасым да бик килми шул)))
  • Татар телендә ... тавы варианты да киң таралганын күреп була (Саескан Тавы, Әмәт тавы станциясе, Элеватор тавы, Салих тавы, кайбер башкалар Татарстан көнчыгышында һәм көнбатышында ...).
  • Татарча Википедия мәкаләләре, төркемләү агачы биркалары һәм Викимәгълүматтагы элемент һәм сыйфатларны бирүдә кулланылган терминнарны сайлау мәсьәләсе буенча 500+ кешелек ябык Телеграм-чатында сораштырылдым соңгы арада. Нәтиҗәләрне монда өстәдем.
  • Гөмумән фикерем: Татарча Википедиядә кулланылачак татарча термин өчен тармак белемендә авторитет саналган җаваплы чыганакка нигезләнү дөрес. Фәнни принциплар буенча эшләүче татар теле өлкәсендә абруйлы фәнни-коллегиаль орган карары берәр муниципаль, төбәк яки федераль дәүләт органы хезмәткәре/җитәкчесе сайлаганыннан өстенрәк. Охшаш дәрәҗәдәге консенсус үзгәрүгә, татарВПда да үзгәрүе дөрес.
frhdkazan (бәхәс) 10 гый 2023, 19:29 (UTC)Җавап бирергә

Телеграм төркеме үзгәртү

Әмир әфәнде, сез татар телле Википедиячеләр нең телеграм төркеменә https://t.me/wugtat кушылсагыз без шат булыр идек. Анда да бу тема буенча бәхәс булды. Ilnur efende (бәхәс) 17 сен 2022, 19:00 (UTC)Җавап бирергә

Ilnur efende, сезнең сылтама буенча ачтырмый, сайт нарушает закон РФ дигән язу чыга.--Әмир (бәхәс) 17 сен 2022, 19:33 (UTC)Җавап бирергә
Кулланучы:Әмир, бу сылтаманы телеграм дигән приложение аша ачыгыз, минем ача.--Ilnur efende (бәхәс) 18 сен 2022, 15:25 (UTC)Җавап бирергә
«Чатыр тау» битенә кире кайту.