Татар Кандызы
Татар Кандызы — Татарстан Республикасының Баулы районындагы татар авылы.
Татар Кандызы | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Татарско-Кандызское сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Татарско-Кандызское сельское поселение[d][1] |
Халык саны | 816 (2017)[2] |
Почта индексы | 423944 |
Исеме
үзгәртүАвыл аксакаллары сөйләвенә караганда, моннан күп еллар элек бу урында зур урман үскән. Урман арасыннан мул сулы елга аккан. Елга суында кыйммәтле тиреле җәнлекләр — кондызлар яшәгән. Авыл исеме, кондызлы елгадан үзгәртелеп, Кандыз исеме алган. Авылга нигез салучыны патшага хезмәт күрсәткән Сәнҗап баба булган диләр. Моннан тыш, Сөләйман һәм Сәетгәрәй исемнәре дә телгә алына.
Сулыклар
үзгәртүАвыл яныннан Югары Кандыз елгасы агып үтә. Аңа тагын Куй елгасы килеп кушыла. Авылда чишмәләр шактый. Чишмәләрне карап, чистартып торалар. Ибли чишмәсе — авылда билгеле чишмә. Аны Ибне Әмин исемле кеше казыган, чистартып торган. Биш чишмә Ибли чишмәсе янында, алар Салих тавы итәгеннән агып чыга. Ак чишмә ак ташлар арасыннан ургып чыга, суын Кандызга илтә. Кайнап чыккан чишмә хәзер балык буасы астында калган. Суы көчле булып ургып чыкканлыктан, аны шулай атаганнар. Куаклар чишмәсе — Ак чишмә белән Ибли чишмәсе арасында. Салкын чишмә Ибрай авылына барганда кала. Корыган чишмә — Сөләйман авылы очында. Өлкәннәр сөйләвенә караганда, коры елларда аның суы бетә торган булган. Кызыл чишмә агып чыккан тауның балчыгы кызыл булганга шулай аталган.
Таулар
үзгәртүКандыз авылы янында таулар да байтак. Салих тавы, Очлы тау, Ташлы башы тавы, Чишмә тавы, Кызыл чишмә тавы, Күпчемә тавы, Каравыл тавы, Грән тавы, Ак чишмә тавы, Сорка таулары (сөркә сүзеннән), Биек чагыл таулары (чагыл — чабылмый кала торган урын), Тегермән тавы, Сәхибә чокыры тавы, Тирән чокыр тавы, Капка чокыр тавы, Каршы тау, Двор тавы һ. б. Авылда чокырлар да шактый. Алар авылның төрле якларына урнашкан: Мәгъри чокыры, Исәнтәй чокыры, Чатра чокыры, Сай чокыр, Тирән чокыр, Ычтапан чокыры, Карлы чокыр, Кәрим чокыры, Миләшле күл чокыры, Сәхибә чокыры, Семен чокыры, Торба чокыры һ. б. Авылда күлләр юк диярлек. Шулай да Торна күле дигән күл бар. Бу күлгә торналар төшеп ял иткән.
Кандыз авылында элек 3 мәчет эшләгән. Күпер башындагысын (Кандыз елгасы буена салынган) — Кызыл мәчет, икенчесен — Зур мәчет, ә өченчесен Сөләйман мәчете дип атаганнар.
Революциядән соң Зур мәчетне мәктәп итәләр, ләкин 1928 елда ул яна. Кызыл мәчет башта клуб, соңыннан мәктәп, 1944 елдан шифаханәгә әйләндерелә. Сөләйман мәчете 1927 елда мәктәп, соңыннан бераз вакыт элеватор булып тора. Бөек Ватан сугышыннан соң бу мәчет яңадан башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.
Халык
үзгәртүКүренекле кешеләр
үзгәртүТатар Кандызы авылында шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗанов (1941— 1995) һәм аның энесе Татарстанның халык артисты, республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Илдус Хәниф улы Әхмәтҗанов (1950) туып үскәннәр.
Климат
үзгәртүТәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.2 °C | -11 °C | -5.8 °C | 4.6 °C | 13.8 °C | 19.1 °C | 20.9 °C | 18.3 °C | 12.5 °C | 4.5 °C | -4.8 °C | -10.4 °C | 4.2 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.[4]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года — Москва: Росстат, 2017.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
үзгәртү- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.