Брахма Гыйбадәтханәсе, Кһаҗураһо

Брахма Гыйбадәтханәсе ул Һиндстанда, Мадхья-Прадешта Чаттарпурда урнашкан тугызынчы гасыр яки унынчы гасыр башы гыйбадәтханәсе. Гәрсә Һинд дине Ходае Брахма атамасы астында булса да, гыйбадәтханә Шива Ходаена багышланган. Бу гыйбадәтханә күп башка гыйбадәтханәләр белән бер рәттән Кһаҗураһо Һәйкәлләр Төркеменең ЮНЕСКО Дөнья Мирасы Урынын формалаштыралар.

Гыйбадәтханә
Брахма Гыйбадәтханәсе
Ил [[Һиндстан, Мадхья-Прадеш, Чхатарпур]]
Төбәк / район Чхатарпур[d][1]
Кайсы дини агымга карый Шива Ходаена табыну
Нигезләүче Чандела
Төзелеш еллары ???—9-ынчы/10-ынчы гасыр

Килеп чыгышы

үзгәртү

Гыйбадәтханә Кһаҗураһо Саган күле ярларында урнашкан. Ул ялгыш итеп Брахма Гыйбадәтханәсе дип атала; гыйбадәтханәнең гарбһагриһасы (sanctum)-ында дүрт йөзле лингам бар, бу Шиваның символы, аны асаба табынучылар дүрт йөзле Брахма дип уйлаганнар.[2] Гарбһагриһаның тоташтыргычларның үзәк позицияләрендә һәм көнбатыш тәрәзәләрдә Вишну потлар бар. Шулай да алар шуннан эшләнгән ташлар гыйбадәтханә төзү өчен кулланылган ташлардан аерылып торалар.
Гыйбадәтханә я тугызынчы гасырда, я унынчы гасырның беренче яртысында төзелгән булган.[3][4]

Архитектура

үзгәртү
 
Гыйбадәтханә эчендә Шива линга.

Брахма гыйбадәтханәсе Кһаҗураһо Һәйкәлләр Төркеменең сакланып калган төрле гыйбадәтханәләренең берсе булып тора. Известьташның төреннән (grainstone) төзелгән башка күп гыйбадәтханәләрдән аермалы буларак бу гыйбадәтханә граниттан ясалган. Гыйбадәтханәнең бу планы Лалгуан Маһадэва гыйбадәтханәсенә охшаш. Бу гыйбадәтханәләр граниттан комташка күчеш булган чорда төзелгән булган. Һиндстанның Археологик Өйрәнүе буенча гыйбадәтханәнең планы Кһаҗураһоның башка гыйбадәтханәләренә караганда гадирәк. Шикһара (Илаһ сакланган пулат өстеннән манара) комташтан ясалган. Гыйбадәтханә башта өй алдыннан һәм гарбһагриһадан торган. Өй алды җимерелгән булган һәм бары тик гарбһагриһа калган, аның таҗы булып шихара тора. Тышкы рәвештә, гарбһагриһа формасы буенча хач булып тора һәм һәр ягында проекцияләр бар. Эчтән ул формада квадрат һәм гранитның 12 пилястрында тора. Көнчыгыш проекциядә төп ишек юлы бар һәм көнбатыш проекциядә кечерәк ишек юлы бар. Калган ике проекцияләрдә рәшәткәле тәрәзәләр бар.
Төп ишек юлы күбесенчә бизәксез. Анда тоташтыргычта бары тик тримурти бар һәм нигездә Ганга һәм Ямуна бар.

Әдәбият

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://asi.nic.in/alphabetical-list-of-monuments-madhya-pradesh/
  2. Dharma, 18 бит.
  3. Brahma Temple. ASI. 30 May 2019 тикшерелгән.
  4. Dharma, 19 бит.