Бистә (тарих)
Бистә — Россия, Украина, Беларус тарихларындагы яшәү урыны атамасы. Бистә аерым торак булып та, шәһәрнең бер районы булып та саналган. Татар теленә фарсы теленнән килеп кергән. Фарсы телендәге бәст сүзе «йорт», «киртәләп алынган урын» дигәнне аңлата. Чит сәүдәгәрләр яши торган урынны белдергән.[1][2]
Шәһәрләрдә бистәләр үз идарәләре булган районнар булып саналганнар. Мәсәлән Казанда кайчандыр Иске һәм Яңа Татар бистәләре булган.
Татар бистәләре, шулай ук, Мәскәүдә, Алма-Атада, Тумда, Санкт-Петербургда һәм башка шәһәрләрдә дә булган.
Моны да карагыз
үзгәртү- Ак бистә һәм Кара бистә
Әдәбият
үзгәртү- Романюк С. К. По землям московских сёл и слобод. — М.: Сварог, 1999. публикация
- Большая Советская Энциклопедия, второе издание/ Б. А. Введенский. — М: Большая Советская Энциклопедия, 1956 г. — Т. 39. — Т-00723.
- Архитектурные ансамбли Москвы XV — начала XX веков/ Т. Ф. Саваренская. — М.: Стройиздат, 1997 г. — ISBN 5-274-00908-5.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Рифгать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге.
- ↑ рус. место — «урын» сүзеннән килеп чыккан дип ялгыш уйлаучылар да бар.