Беренче татарча әлифба (китап, СәгыйтьХәлфин)

1778 елда татар мәгърифәтчесе Сәгыйть Хәлфин тарафыннан беренче татар әлифбасы басылып чыга. “Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов, сочиненная Казанских гимназий учителем и Адмиралтийской конторы переводчиком Сагитом Хальфиным” исемле 55 битле китап Мәскәү университеты типографиясендә басыла.

Беренче татарча әлифба
   Бу хезмәт бездә басма китапларыбыздан тәүгесе булып санала. Беренче “Әлифба”ның тиражы патша указы белән чикләнгән һәм, казна нәшере булганлыктан, аның нөсхәләре халык кулына барып җитмәгән. Хәер, барып җитсә дә, ул татар балалары өчен кулланма булып хезмәт итә алмас иде, чөнки ул татар телен өйрәнүче рус укучылары өчен язылган. Дәреслек Казанда, Омск каласындагы Азиатский училищеда һәм татар теле дәресе кергән башка рус уку йортларында гына кулланма итеп файдаланылган. 
   “Әлифба”ның авторы Сәгыйть Хәсән улы Хәлфин (1732-1785) – бездә мәгърифәтчелек хәрәкәтенең беренче вәкилләреннән санала. Ул Казанда диңгез көймәләре төзи торган Адмиралтейство верфь конторасында тәрҗемәче булып эшли. 1767 елда Казандагы 1нче гимназиягә татар теле укытучысы итеп билгеләнә. 1769 елны аңа “губерна тылмачы” дигән дәрәҗә бирелә.

Чыганаклар үзгәртү

2015-2016 уку елына "Гаилә һәм мәктәп календаре".