Безнең ил

керәшен татарлары халык җыры

Безнең ил — керәшен татарлары халык җыры.[1]

Безнең ил
Жанр татар халык музыкасы
Башкаручы Илсөя Бәдретдинова, Айдар Галимов һәм Кәрвансарай


Тарихы үзгәртү

Җырның бер варианты 1980 елда Татарстанның Мамадыш районы Владимир авылында язып алына.[2]

Сүзләре үзгәртү

Башларыма кигән эшләпәнең
Сиксән сигез икән өлгесе,
Килгәннәрдән бирле карап торам,
Сез икәнсез дөнья көзгесе.

Безнең ил — уйнар көлер җирләр,
Безнең ил — сандугач сайрар ил.
Безнең ил — уйнар көлер җирләр,
Безнең ил — сандугач сайрар ил.

Алма бакчаларына һай керсәм,
Матур кызлар алма җыядыр,
Йөзләрегез якты, сүзегез татлы,
Күңелкәйем сезне сөядер.

Башкаручылар үзгәртү

«Безнең ил» җыры «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Ак Бүре, Георгий Ибушев, Илсөя Бәдретдинова, Кәрвансарай төркеме, Айдар Галимов һәм башка артистлар репертуарында бар. 1990 елларда Башкортстанда Рәсүл Карабулатов башкаруында популяр була.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Керәшен җырулары / Төз. Р. Г. Нәҗипов. — Казан, 1999. — 40 б.
  • Макаров, Г. М. Җыру сөючеләргә зур буләк (Зинаида Антонованың «Керәшен җыру әйтә» китабы тур.) / Г. Макаров // Керәшен сүзе. — 2000. — 11 авг.

Сылтамалар үзгәртү