Бастан сөйләше
Бастан сөйләше – татар теленең урта диалекты сөйләше. Сасов татарлары арасында таралган.
Бастан сөйләше | |
Үзисем: |
татарча |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: | |
Классификация | |
Төркем: |
Таралышы
үзгәртүБастан сөйләше Рязань өлкәсенең Сасово районы Агломазово, Ишәй Тавы, Бастан, Зур Студенец, Колдамыш, Тархан, Тинсупин[1] һәм Ставрополь краеның Төрекмән районы Куликовы Копани (Яңа Кое авылы, Бастан авылыннан күчеп килүчеләр) авылларында яшәүче татарлар арасында таралган.
Үзенчәлекләре
үзгәртүБастан авылындагы сөйләш һәм якындагы Ишәй Тавы, Зур Студенец, Тархан, Тинсупин авыллары белән бер үк булса да, соңгыларында сөйләш мишәр диалектына караган, ә соңрак бастан сөйләше тәэсирендә үзгәргән икәне күренә. Бу авылларда қ, ғ авазлары урынына мишәрчәдәгенә охшаш к, г кулланыла, әдәби телдәге [ч], җ авазларына [тч], [дҗ] (сирәгрәк [ц], [дз]) туры килә.
[а] авазы әдәби телдәгедән аерыла, ул дөбьяз, касыйм, нократ сөйләшләрендәге кебек алгы рәттә, ачык әйтелә. Ә [и] авазы киресенчә түбән, сузыоып әйтелә (ник//ниэк//ниэк, ир//йир), [о — ө] авазлары урынына [ы — е], [у] урынына [о] кулланыла (тырма ваҳыт - торырга вакыт, зор - зур, орман - урман). Сөйләшкә җ-лаштыру хас, ягъни й урынына җ кулланыла.
Иялек килешендә -ның/-нең кушымчасында -ң төшеп кала (безне әти - безнең әти), юнәлеш килешендә алмашлыклар үзенчәлекле: маға — миңа, саға — сиңа, ағары, яки ағар(ы)ға, ағарын — аңарга), яки ғ бөтенләй төшеп кала. Әдәби телдәге қайсы урынына қай алмашлыгы, анда урынына ары кулланыла.
Инфинитив -ма (-маа, -маға) аффиксы белән белдерелә (барма - барырга). Бару, китү фигыльләре юнәлешсез кулланыла (мин Wаршау барам - мин Варшавага барам).
Лексика күберәк татар әдәби теле белән туры килә, шул ук вакытта мишәр, сирәгрәк нугай, кумык телләре белән охшашлыклар бар.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Сафаров М. А. Родники нации (татары Рязанской области) // Татарский мир. — 2006. — № 9.
- Сафаров М. А. Татары Сасовского района. Прошлое, настоящее и будущее // Призыв из Сасова. — 1999. — № 111