Зур Студенец (рус. Большой Студенец) — Рязань өлкәсенең Сасово районындагы авылы. Кече Студенец авыл җирлегенә керә.

Зур Студенец
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Кече Студинич авыл җирлеге[d]
Почта индексы 391448
Карта

Авыл Цна елгасының сул як ярында, яр буеннан 4 км да урнашкан. Район мәркәзе Сасово шәһәре һәм Сасово тимер юл станциясе әсфәлт юл буенча төньяктарак 16 км да урнашкан. Авыл җирлеге үзәге Кече Студенец авылы көньяк-көнчыгышта чиктәш булып тора.

Авылда бер урам — Сасово урамы бар. Авылның көньяк-көнбатыш чигендә Ишәй ТавыЯмбирно әсфәлт юлы үтә.

Халык үзгәртү

Зур Студенецта 1981 елда 190 кеше яшәгән. 2010 елда 65 кешенең яшәве билгеле[1][2]. Милли состав: руслар һәм татарлар.

Тарих үзгәртү

Авылда ике татар морзалар фамилияләре торган — Сакаев һәм Биглов (рус. Беглов). Татар метрикаларда авылның исеме «Зур Судниҗ» (иске тат. ضور صدنیج‎), «Зур Устуднич» дип язганнар.

1930 елда биредә 50 татар гаиләсе торган. 1930–40 елларда милли татар мәктәбе, аерым татар колхозы эшләгән.

Күренекле кешеләре: Садия Биглова.

Искәрмәләр үзгәртү