Бархан

рельеф формасы

Бархан, чүлдәге дюна ― 1) чүлләрдәге ачык калган (үсемлек капламсыз) комнарны аңлаткан гомуми термин (бархан түтәлләре, бархан чылбыры, бархан пирамидасы һ. б.); 2) җил тарафыннан китереп өелгән ураксыман формадагы сибелмә комнар.

Бархан
Сурәт
 Бархан Викиҗыентыкта
Бархан сызымы
Сахара чүлендә барханнар, Ливиянең көньяк-көнбатышы.

Өемнең җилгә каршы яткан битләве озын һәм сөзәк (5-14°), җил уңаендагы ягы кыска (тар) һәм текә (30-33°), алга юнәлгән мөгезләре очлы һәм акрынлап тәбәнәгәя бара.[1][2]

Барханнар берәмләп һәм төркемләп очрый.

Гади барханнар (биеклекләре 15 – 30 м һәм артыграк) һәм катлаулы барханнар (150 м биеклектә һәм артыграк) була. Барханнар җил белән бер урыннан икенче урынга күчәләр: биек булмаганнары – елына берничә дистә һәм берничә йөз метрга, биекләре ― акрынрак күчә. Беркетелмәгән барханнар формасын үзгәртә һәм елына берничә сантиметрдан йөз метрга кадәр тизлек белән хәрәкәт итеп, юлларны, кырларны, көтүлекләрне, кечкенә торак пунктларны күмеп китә ала. Бу күренеш белән көрәшү өчен комны тоткарлау алымы кулланыла. XIX гасыр башында ук Россиядә һәм чит илләрдә барханнарның җил ягына үләнле үсемлекләр һәм куакларны утырту юлы белән ком хәрәкәтен акрынайту яки туктату буенча уңышлы экспериментлар үткәрелеп килгән.

Комлыкта үскән нарат агачлары. Зур Бурсыклар чүле, Казакъстан

Марста барханнар күзәтелә, андагы атмосфера ком һәм тузанны хәрәкәт иттерерлек көчле җилләр тудыра ала. Диңгез барханнары диңгез төбендә ком хәрәкәт иткәндә су астында барлыкка килә.[3]

Бу төрки сүзне фәнни әдәбиятка 1881 елда рус географы А. Ф. Миддендорф(рус.) алып керә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. (2017-12-18) «Birth of a subaqueous barchan dune». Physical Review E 96 (6): 062906. DOI:10.1103/PhysRevE.96.062906. PMID 29347350.
  2. (2018-10-19) «Role of Transverse Displacements in the Formation of Subaqueous Barchan Dunes». Physical Review Letters 121 (16): 164503. DOI:10.1103/PhysRevLett.121.164503. PMID 30387641.
  3. Shifting sands: R&D gurus report in on scour of 'marching' seabed dunes (en) (23 October 2020). әлеге чыганактан 1 November 2020 архивланды.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү