Барбара Палвин (ингл. Barbara Palvin; 1993 елның 8 октябре, Будапешт, Маҗарстан) — Маҗарстан топ-моделе. 2019 елның мартыннан Victoria's Secret компаниясенең «фәрештәсе» булып тора.

Барбара Палвин
Туган телдә исем маҗар. Palvin Barbara[1]
Туган 8 октябрь 1993(1993-10-08) (30 яшь)
Будапешт, Маҗарстан
Яшәгән урын Бруклин, Нью-Йорк[2]
Ватандашлыгы  Маҗарстан
Һөнәре модель, актёр, киноактер, runway model, фотомодель
Җефет Дилан Спраус[d][3]

 Барбара Палвин Викиҗыентыкта

Карьера үзгәртү

Палвин Будапештта туа һәм үсә[4]. 13 яшендә Барбараны Icon Model Management модельләштерү агентлыгы вәкиле таба һәм аның менеджеры була. Ул кызны тест төшерүләргә чакыра[5].

 
Барбара Палвин 2014 елда Канн кинофестивалендә

2006 елдан Барбара Азиядә эшли. Япониянең «Spur» журналы өчен төшә[6]. Шул вакыттан алып ул «L'Officiel», «Vogue», «Marie Claire», «Glamour», «Elle», «Allure», «Harper's Bazaar» һәм «Jealouse Magazine» журналлары кебек мода журналларының тышлыкларында урын ала. Палвин Armani Exchange, H&M, Victoria's Secret һәм Pull & Bear кебек брендлар өчен реклама кампанияләренең йөзе була[7].

2009 елда ул IMG иң зур халыкара модельләштерү агентлыгы белән эшли башлый, аның ярдәмендә карьерасы өскә таба күтәрелә башлый.

Барбараның төп дебюты 2010 елның февралендә Миландагы Prada шоуында көз-кыш коллекциясен тәкъдим иткәндә була. Аннан соң аның карьерасы тиз үсә башлый. Соңыннан аны Nina Ricci, Giles, Miu Miu, Louis Vuitton, Emanuel Ungaro, Jeremy Scott, Etro мода йортлары күрсәтүләрендә катнашырга чакыралар[8].

2010 елда Париж мода атналыгы вакытында Барбара Vivienne Westwood һәм Chanel күрсәтүләрендә катнаша.

2012 елда Victoria's Secret ахыргы күрсәтүенә чакырыла, шул ук елның февралендә ул L'Oréal брендының илчесе була[9].

2013 елда ул models.com сайты буенча «The Money Girls» рейтингында 23 нче урында урнаша.

2014 елда Барбара «Геракл» фильмында роль башкара[10].

2016 елда ул Sports Illustrated Swimsuit белән хезмәттәшлек итә[11]. Шул ук елда ул «Maxim Hot 100» рейтингында 4 нче урынны ала[12]. Tumblr сайты версиясе буенча популярлык ягыннан икенче модель булып тора[13].

2018 елда Барбара Nina Ricci брендының «Bella» хушбуе йөзе була[14][15]. Шул ук елны ул Victoria's Secret компаниясенең эчке кием күрсәтүләрендә катнаша[16], ә 2019 елның 14 мартында ул Victoria's Secret «фәрештәләренең» берсе була[17].

Палвин фигурасы модель стандартларына туры килмәгәнгә күрә, массакүләм мәгълүмат чараларында ул Бодипозитив хәрәкәт рәтенә кертелә[18].

Палвин шулай ук Giorgio Armani брендының «Acqua di Gioia» хушбуе йөзе була.

Барбараны еш кына Россия моделе Наталья Водянова белән чагыштыралар. Бөекбритания Vogue редакторы Миранда Альмонд бервакыт шулай әйтә:

  Без Барбара сайладык, чөнки ул нәзакәтле, яшь Брук Шилдс һәм Наталья Водянова катнашы[19].  

Барбара үзе әйтүенчә, аның яраткан модельләре — Наталья Водянова һәм Кейт Мосс[20].

Шәхси тормыш үзгәртү

2007 елдан 2010 елга кадәр ул Кристоф Сомфай белән мөнәсәбәттә була.

2018 елдан ул актёр Дилан Спруз белән очраша[21][22][23]. Пар Бруклинда, аннары Лос-Анджелеста яши[24].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 https://www.origo.hu/teve/20201122-palvin-barbara-rozsaszinre-festette-a-hajat-fotok-az-instagramon.html
  2. https://web.archive.org/web/20190127012707/https://www.teenvogue.com/story/dylan-sprouse-barbara-palvin-new-york-city-apartment
  3. https://index.hu/fomo/2023/07/16/palvin-barbara-dylan-sprouse-eskuvo-hazassag-cegledbercel-harlekin-birtok/
  4. Palvin Barbara's Hungarian biography(маҗар.)
  5. This Week's Model: Barbara Palvin (ингл.), W (2010-05-18).
  6. Barbara Palvin. New York. әлеге чыганактан 2011-12-12 архивланды. 2021-10-15 тикшерелгән.
  7. Fashion Model Directory. 2013-05-17 тикшерелгән.
  8. Rosa Clara Bridal collection 2014. fabfashionfix.com. 2013-11-24 тикшерелгән.
  9. Niven, Lisa. L'Oreal's New Girl. Vogue. Conde Nast. 2013-05-17 тикшерелгән.
  10. Get to know the women of Hercules. Complex (2014-07-22). 2019-08-05 тикшерелгән.
  11. Niven, Lisa. SI Swimsuit 2016 Rookie Reveal: Barbara Palvin. Sports Illustrated. Sports Illustrated. 2016-02-10 тикшерелгән.
  12. Maxim Hot 100 - 2016 (Visual). әлеге чыганактан 2016-11-04 архивланды. 2021-10-15 тикшерелгән.
  13. Exclusive: Tumblr's List of 2017's Most Popular Models Includes Bella Hadid, Barbara Palvin, and Some Very Revealing Insights About Fashion's Super Fans. wmagazine.com. 2019-02-13 тикшерелгән.
  14. Barbara Palvin, nouvelle égérie Nina Ricci : « Je m’identifie vraiment au nouveau personnage de Bella » - Elle
  15. Pourquoi le parfum Bella de Nina Ricci s’impose déjà comme le jus de l’été ? Vogue
  16. Exclusive: Barbara Palvin's Victoria's Secret Fashion Show Photo Diary, Featuring Gigi Hadid, Candice Swanepoel, and Boyfriend Dylan Sprouse. wmagazine.com. 2019-02-13 тикшерелгән.
  17. Frey, Kaitlyn (2019-03-14). Barbara Palvin Is the Newest Victoria's Secret Angel: 'It's the Ultimate Career High'.
  18. Instagrammers loved one Victoria's Secret post that broke the mold — and it could reveal a comeback strategy for the struggling brand. Business Insider.
  19. Barbara Palvin model to watch. Vogue UK. әлеге чыганактан 2013-08-22 архивланды. 2011-01-29 тикшерелгән.
  20. Meet Hungarian model Barbara Palvin. әлеге чыганактан 2011-07-10 архивланды. 2011-01-29 тикшерелгән.
  21. Digital Cover: Dylan Sprouse & Barbara Palvin, a Modern Love Story. W.
  22. Barbara Palvin Calls Boyfriend Dylan Sprouse the 'Perfect Guy,' Reveals 'She's Very Much in Love'. People.
  23. Baty, Emma (2019-02-08). Dylan Sprouse and Barbara Palvin Have Been Dating for Eight Months and She's Never Met His Twin Brother Cole (en).
  24. Dylan Sprouse and Barbara Palvin Are "Saying Goodbye" to This Chapter of Their Relationship eonline.com

Сылтамалар үзгәртү