Кэтрин (Кейт) Энн Мосс (ингл. Katherine «Kate» Ann Moss; 1974 елның 16 гыйнвары, Кройдон, Бөекбритания) — Британия супермоделе һәм актриса. 1990 һәм 2000 елларда иң күп хезмәт хакы алган модельләрнең берсе буларак билгеле.

Кейт Мосс
Туган телдә исем ингл. Katherine Ann Moss
Туган 16 гыйнвар 1974(1974-01-16)[1][2][3][…] (50 яшь)
Addiscombe[d], Англия
Ватандашлыгы  Бөекбритания
Әлма-матер Riddlesdown Collegiate[d]
Һөнәре эшмәкәр
Җефет Джейми Хинс[d]
Өйдәш Джонни Депп
Балалар Lila Grace Moss-Hack[d]
Кардәшләр Lottie Moss[d]

 Кейт Мосс Викиҗыентыкта

2007 елда «Time» журналы аны «дөньяда иң абруйлы 100 кеше» дип атый[4]. 2008 елда аның сыны Британия музеенда күргәзмә өчен 1,5 миллион евро бәясе булган 18 каратлы алтыннан ясалган[5].

Ул массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын җәлеп итә. 2005 ел ахырында наркотиклар куллану турындагы башланган гаепләүләр аркасында күп дизайнерларның аның белән эшләвеннән баш тарткан[6]. Ләкин соңрак барлык гаепләр Мосстан төшерелә һәм ул кабат модель булып эшли башлый. 2012 елда Мосс Forbes иң күп хезмәт хакы ала торган модельләр исемлегендә еллык кереме 9,2 миллион доллар беләе 2 нче урында урнаша[7].

Башлангыч еллар үзгәртү

1974 елның 16 гыйнварында Кройдон Зур Лондон өлкәсендә бармен Линда Розина (туганда Шеферд) һәм туристлык агенты Питер Эдуард Мосс гаиләседә туа[8][9]. Аддискомб боросы уртасында үскән. Аның энесе Ник һәм сеңлесе Лотти (Шарлотта) бар[10][11]. Кейтның әти-әнисе аңа 13 яшь булганда аерылышкан. Ул Перлида Риджуэй башлангыч мәктәбендә һәм Ридлсдаун урта мәктәбендә (хәзерге Ридлсдаун колледжы) укый.

Карьера үзгәртү

 
Кейт Мосс 2005 елда

14 яшьлек Кейтны Нью-Йорктагы Кеннеди аэропортында «Сторм» Лондон агентлыгы директоры Сара Дукас күреп ала һәм аны үзен модель итеп сынап карарга чакыра. Ике елдан соң Кейт «Face» журналының тышлыгында пәйда була.

Озак вакыт аны супермодель иткән Calvin Klein Америка бренды белән хезмәттәшлек итә. 1990 еллар башында мода дөньясын андрогынлык дулкыны каплый — тышкы кыяфәттә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы аермаларның күренмәүе (нечкә гәүдәләр, озын чәчләр, бер төрле кием). Нәкъ Кельвин Кляйн бу яңа тенденцияне беренчеләрдән булып модада куллана, унисекс стилен популярлаштыра. Яшь, ябык Кейт бу «җенесләрне берләштерү» образын бик яхшы итеп гәүдәләндерә. 1990 елларның иң популяр һәм иң күп сатылган парфюмерияләренең берсе СK One («Бердәм») була һәм Кейт Мосс аның «йөзе» була. Аннары ябык һәм наркотиклар белән мавыккан яшьләр белән ассоциацияләнгән «героин шик» тенденциясе барлыкка килә. Мода дизайнерлары «наркотик» образны еш кулланалар, подиумнарга күз астында кара түгәрәкләр булган ябык модельләрне чыгаралар. Кейт Мосс бу мода биеклегендә дә була[12]. Мода дөньясы клубларда һәм төрле кичәләрдә еш кына булган модельләр чыннан да бай мохиттә модалы булган наркотикларны куллана, дигән имеш-мимешләр белән тула башлый.

 
Кейт Мосс Британия Vogue тышлыгында 2000 елның май аенда, фотограф Сара Моррис.

Кейт Мосс 1980 еллар ахыры һәм 1990 еллар башында янына бармаслык һәм гламур «алиһәләр» буларак билгеле биек «супермодельләр» монополиясен боза (Линда Евангелиста, Клаудия Шиффер, Наоми Кэмпбелл, Надя Ауэрман)[13]. Кейтның популярлыгы белән бик ябык яшүсмер модельләре чоры килә. Нәкъ 1990 еллар уртасыннан яшь хатын-кыз модельләре дөньяның подиумнарында пәйда була башлый, аларның яше 16, хәтта 14 яшьтән дә артмаган/

Кейт Мосс 20 яшендә беренче миллионын эшли, 2000 елда аны дөньяда иң күп хезмәт хакы алган модель дип атыйлар (табышы 14,8 миллион доллар белән бәяләнгән), Chanel белән контракт кына аңа, «Forbes» журналы исәпләүе буенча, 4 ел эчендә 5 миллион доллар китерә.

 
Кейт Мосс Марио Тестино белән 2007 елда.

2005 ел Мосс һәм Topshop арасындагы хезмәттәшлек белән билгеләнә, анда ул «Topshop линиясе өчен Кейт Мосс» линиясе дизайнеры һәм моделе булып тора[14]. Topshop белән хезмәттәшлек аңа 5,2 миллион доллардан артык акча китерә. Бренд хуҗасы Филип Грин Мосска эше өчен рәхмәт белдереп, аның «фантастик» булуын искәртә. Ләкин, аның сүзләре буенча, Topshop модельнең куп вакытын ала башлый һәм ул үзен башка проектларда сынап карарга тели. «Daily Telegraph» хәбәр итүенчә, 2010 ел ахырында якларның аерылуы «дус» булып тәмамланган. Шул ук вакытта, Грин киләчәктә Мосс белән эшләү мөмкинлеген кире какмый. Гомумән алганда, Кейт бренд белән хезмәттәшлектә ундүрт коллекция чыгара, бу гадәти коллекцияләр белән чагыштырганда, бәянең югары булуына карамастан, сатып алучылар тарафыннан бик сатып алынган.

1990 елдан Кейт Мосс рекламада төшә, ә 1992 елда Calvin Klein компаниясе аңа 4 миллион долларга контракт тәкъдим итә. 1990 еллар уртасында мода йолдызының кереме көненә 10 мең долларга кадәр арта, аның турында китаплар языла башлыйлар һәм аңа фильмнарда төшергә тәкъдим итәләр.

Үз карьерасы дәвамында Кейт Мосс катнашты, күп кенә кампанияләрдә һәм танылган мода йортларының күрсәтүләрендә катнаша: Gucci, Dolce and Gabbana, Louis Vuitton, Versace, Chanel, Missoni, Christian Dior, Longchamp, David Yurman. Кейт Мосс Christian Dior косметика брендының йөзе, шулай ук Mango һәм Liu-Jo кием линиясе йөзе булып торган.

Ул Harpers Bazaar, Vogue, Cosmopolitan, Elle һәм Glamour кебек иң абруйлы мода журналларының тышлыкларында урын ала.

«Forbes» журналы мәгълүматлары буенча, Кейт Мосс Жизель Бюндхеннан соң байлык буенча икенче урында тора.

Шәхси тормыш үзгәртү

 
Кейт Мосс 2019 елда

1991 елдан башлап фотограф Марио Сорренти белән очрашкан, 1994 елдан башлап Американың танылган актёры Джонни Депп белән очраша, аның белән романтик мөнәсәбәтләр башлана. 1998 елда аларның мөнәсәбәтләре туктатыла һәм Джонни француз актрисасы Ванесса Паради белән очраша башлый. Кортни Лав сүзләренә караганда, 1990 еллар уртасында ул күпмедер вакыт Моссның сөяркәсе булган[15].

Аның «Dazed & Confused» журналы редакторы Джефферсон Хэк белән җитди мөнәсәбәтләр булган, анардан Кейт 2002 елда Лила Грейс исемле кыз таба[16]. Тик, ахыр чиктә, бу мөнәсәбәтләр шулай ук таркала. 2005 елда Мосс музыкант Пит Доэрти белән танышкан. Кичәләрнең берсендә, Питның яңа альбомы язылу уңаеннан, папарацци Кейт Моссны кокаинны хәтерләтүче нәрсәне иснәгән килеш төшереп ала. «Дейли Миррор» таблоиды сенсацион фотоларны бастырып чыгара, шуннан соң җәнҗал башлана. Кайбер танылган мода йортлары хәтта супермодель белән контрактларны таркаталар.

Җәнҗал нәтиҗәсендә Кейт Мосс Американың Аризона штатында урнашкан клиникага китә, анда күп кенә танылган кешеләр наркоманиядән дәваланган. Бер ай дәваланганнан соң Кейт Лондонга кайта. Дуслары һәм аның күп кенә мода индустриясендәге хезмәттәшләре модельны яклап чыгыш ясыйлар. Алар арасында Элтон Джон һәм Стелла Маккартни була, аларның Кейт Моссны яклавы уңышлы була — ике мода журналының тышлыгында модель фотолары урнаштырыла һәм элеккеге клиентлар кире кайта башлыйлар.

2007 елның сентябрендә Кейт Мосс The Kills Англия-Америка инди-рок дуэты гитаристы Джейми Хинс белән таныша. Алар 2011 елның 1 июлендә Лондонда өйләнешәләр[17]. 2015 елның җәендә таралышалар, ә 2016 елның октябрендә бөтенләй аерылышалар.

Алман аристократы Николай фон Бисмарк белән мөнәсәбәтләрдә тора[18][19][20].

Фильмография үзгәртү

  • 1999 — Blackadder: Back & Forth — Дева Мэриан (кыскаметралы фильм)
  • 2014 — The Boy in the Dress — үз-үзен уйный
  • 2016 — Ab Fab: The Movie — үз-үзен уйный
  • 2016 — Үрнәк иркәк № 2 — үз-үзен уйный
  • 2017 — Red Nose Day Actually — үз-үзен уйный

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Encyclopædia Britannica
  2. Discogs — 2000.
  3. Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  4. "The 2007 TIME 100: Kate Moss" 2013 елның 3 август көнендә архивланган., Time. Retrieved 20 April 2013
  5. Simpson, Aislinn. Kate Moss gold statue unveiled at British Museum (2008-10-02).
  6. Chanel and Burberry drop Moss after cocaine claims, The Telegraph (21 September 2005).
  7. Solomon, Brian. The World's Highest Paid Models, Forbes (14 June 2012).
  8. Kate Moss Biography. Biography.com (A&E Networks).
  9. Results for England & Wales Births 1837–2006. Findmypast.co.uk.
  10. Moss Bro's New Suit, Vogue (25 June 2002).
  11. Jessica Misener. Lottie Moss, Kate Moss' 13-Year-Old Half-Sister, Makes Modeling Debut, HuffPost (11 November 2011).
  12. Kate Moss 2021 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган. nymag.com
  13. Kate Moss Biography 2012 елның 10 сентябрь көнендә архивланган.
  14. Kate Moss range debuts across UK BBC News.
  15. Кортни Лав заявила, что была любовницей Кейт Мосс
  16. Jefferson Hack: Having a kid with Kate Moss made me a man
  17. Британия: топ-модель Кейт Мосс вышла замуж. Сайт Русской службы Би-би-си (2011-07-02). әлеге чыганактан 2012-02-17 архивланды. 2011-07-02 тикшерелгән.
  18. A Look Back at Kate Moss’s Greatest Loves Vogue.
  19. Kate Moss Is the First to Rock Louis Vuitton Pajamas at the Paris Menswear Shows Vogue.
  20. Bayley, Leanne (2016-10-03). Kate Moss Divorce With Jamie Hince: Settlement & New Boyfriend | Glamour UK. Glamourmagazine.co.uk.

Сылтамалар үзгәртү