Байкыбаш районы
Байкыбаш районы (рус. Байкибашевский район, баш. Байҡыбаш районы) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1937—1956 елларда гамәлдә торган.
Ил | |
---|---|
Статус | |
Җөмһүрият | |
Административ үзәк | |
Нигезләү датасы | |
Юкка чыгару датасы | |
Халык саны (1939) |
33 631 |
Мәйдан |
1412 км² |
Җәгърафик урнашу
үзгәртүРайон АССРның төньягында урнашкан; төньякта Аскын районы белән, көнчыгышта — Караидел районы белән, көньякта — Нуриман вә Благовещен районнары белән, көнбатышта Мишкә вә Балтач районнары белән чиктәш булган.
Тарих
үзгәртүБайкыбаш районы 1937 елның 20 мартындагы БҮБК «Башкорт АССРында яңа районнар булдыру турында» карарына туры китереп булдырылган.[1]
1952—1953 елларда Башкортстан АССРның Уфа өлкәсенә кергән булган.
1956 елның 4 июлендә район бетерелә, җирләре Караидел районы составына кергәннәр.
Матбугат
үзгәртү1937 елда Караидел районыннан аерылып, Байкыбашта район төзелгәч, анда татарча "Lenince" (“Ленинче”) (1937 - 1948) / (1948 елдан 1956 елга кадәр - “Ленинчы”) гәҗите чыгып килә.[2]
Административ бүленеш
үзгәртүРайон составына 16 авыл шурасына бүленгән (1940): Әртәкүл, Байкыбаш, Дәвеш, Дубровка, Елдәк, Мерәсем, Яңа Байкыбаш, Подлуб, Расстреляево, Сидәш, Иске Акбүләк, Тегермән, Түргәнәй, Ургыш, Хорошаево, Яугилде.[3]
Халык
үзгәртү1939 елда Байкыбыш районы халкы 33 631 кеше тәшкил иткән, шул исәптә «махсус контингент» — 701 кеше.[4] Милли составында татарлар өстенлек иткәннәр — 15 121 кеше (45,0%), урыслар — 9 521 кеше (28,3%), башкортлар — 4 914 кеше (14,1%), чирмешләр — 2 118 (6,3%).[5]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://www.melgrosh.unimelb.edu.au/php/politics.php?action=matinfo&lang=russian&sstring=671(үле сылтама)
- ↑ Башкортостан (энциклопедия)
- ↑ Башкортстанның административ-территориаль бүленеше (1940 елның 1 июне хәленә)(үле сылтама)
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_pop_39_2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2076