Базарлы Сызган
Базарлы Сызган (рус. Базарный Сызган) ― эшчеләр бистәсе, Сембер өлкәсе Базарлы Сызган районының административ үзәге.
Халык саны | 4494 (2021, Җанисәп) |
---|---|
Нигезләнгән | 1638 |
Сәгать поясы | UTC+03:00, UTC+04:00 |
География | |
Ил | Россия |
ДДӨБ | 249 метр, 220 метр |
Координатлар | 53°45'4"тн, 46°45'13"кнч |
Почта индексы | 433700 |
Телефон коды | 84240 |
География
үзгәртүБистә өлкә үзәге Сембер шәһәреннән 170 км көньяк-көнбатышта урнашкан. Инза ― Ново-Образцово линиясендә «Базарная» тимер юл станциясе. Торак пункт өч елга: Сызган, Тумайка һәм Кувай ярында төзелгән.
Атама
үзгәртүТорак пунктның исеме татар телендәге «сыза» (кар суы җыела торган чокыр) сүзенә бәйле, Сызган елгасы атамасы буенча куелган.
XVIII гасырда, Сызган елгасында урнашкан Сызган исеме кергән башка авыллардан (мәсәлән, Ясаклы Сызган[d]) аеру өчен, чиркәү исеме белән Дмитрий Сызганы дип атап йөртелгән. XIX гасырда җомга саен була торган базарга бәйле рәвештә, Базарлы Сызган исеме алган.
Тарих
үзгәртүСызган бистәсенә 1638 елда, борынгырак сәүдә торак пункты урынында, форпост буларак, Мәскәүдән килгән укчылар нигез сала [1],1647 елдан ― Сембер саклану сызыгына[d] якын каравыл пункты.
1647 елдан Казан сарае приказының Карсун өязе составына керә.
1685 елда Сызган сайлап куелган полк слободасы стольник Иван Вельяминовның язу китабында искә алына[2].
1691 елда Сызган бистәсендә Дмитрий Солунский хөрмәтенә агач чиркәү төзелә[3].
1708 елдан – Казан губернасының Сембер өязендә (1708–1781)[4].
1780 елдан Дмитрий Сызганы авылы Сембер наместниклыгының Кынады өязе составына керә[4].
1796 елдан ― Сембер губернасы Сызран өязендә.
1851 елдан ― Сембер губернасы Карсун өязендә[5].
1861 елдан – волость үзәге.
1865 елда Щербаковлар үзләренең постау (сукно) фабрикасын ачалар.
1868 елда Барлык изгеләр хөрмәтенә зират гыйбадәтханәсе төзелә[6].
1875 елда, мактаулы гражданин А. К. Щербаков акчасына, таштан Дмитрий Солунский гыйбадәтханәсе төзелә[6].
1881 елда Щербаковларның язу кәгазе фабрикасы эшли башлый.
1887 елда Щербаковларның постау фабрикасы, янгыннан соң, сәүдәгәр Н. С.Белоусов тарафыннан торгызылган.
1897 елда Мәскәү-Казан тимер юлы линиясендә «Базарная» тимер юл станциясе төзелә.
1918 елда Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең Инза революцион дивизиясе (башлыгы Ян Лацис), «Базарная» тимер юл станциясе чигендә акгвардиячеләрнең һөҗүмен туктата, аннары Барышка чигенергә мәҗбүр итә.
1929 елдан ― Урта Идел өлкәсе / Урта Идел краеның Сызрань округы Инза районы составында.
1930 елда Базарлы Сызганның крестьяннары «Пятилетка в 4 года» совхозына берләшә, соңыннан ул «Заветы Ильича» колхозына үзгәртелә, Горький исемендәге (соңрак «Дружба») совхозы (үзәге Ждамеркино авылы) бүлекчәсе[7].
1935 елдан 1956 елга кадәр ― Куйбышев өлкәсенең Базарлы Сызган районы, 1943 елдан Сембер өлкәсе район үзәге.
1938 елда Базарлы Сызган шәһәр тибындагы бистә статусын ала.
1956 елдан 1989 елга кадәр ― Сембер өлкәсенең Инза районында.
1963―1965 елларда ― Инза сәнәгать районында.
1989 елдан ― яңадан оешкан Базарлы Сызган районының үзәге.
2002 елның 10 декабрендә Шишка поселогы һәм Бугры поселогы (хәзерге Бугры урамы) бетерелә, алар Базарлы Сызган эшчеләр бистәсе составына керә.
2005 елдан ― Базарлы Сызган шәһәр җирлегенең административ үзәге.
Халык
үзгәртүЕл | Хуҗалыклар саны | Кеше саны | Искәрмә |
---|---|---|---|
1780[4] | 170 | Ревизия буенча исәпләнгән | |
1859[5] | 150 | 1446 | Становой фатиры. Православие чиркәве 1. Почта станциясе. Этап йорты. Йон юу йорты. |
1913[8] | 593 | 4207 | 2 чиркәү, 2 мәктәп, пристань, Н. С. Белоусовның постау фабрикасы, 2 кәгазь фабрикасы, 3 урман кисү пункты. |
1939[9] | 6605 |
Халык саны | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|
1959[10] | 1968 | 1970[11] | 1979[12] | 1989[13] | 2002[14] | 2007 | 2009[15] |
8068 | ↗8100 | ↗8376 | ↘7297 | ↘6708 | ↘6092 | ↘5900 | ↘5865 |
2010[16] | 2011[15] | 2012[17] | 2013[18] | 2014[19] | 2015[20] | ||
↘5715 | ↘5708 | ↘5644 | ↘5485 | ↘5287 | ↘5120 |
Социаль өлкә
үзгәртүБистәдә: 2 мәктәп, үзәк район хастаханәсе, халыкны социаль яклау идарәсе, көнкүреш йорты, Пенсия фонды, мәдәният йорты, автостанция, загс, мәдәни-ял итү үзәге, КФҮ, почта бүлекчәсе, РФ Сбербанкы филиалы, полиция участогы (2011 елда ябылган), китапханә, тимер юл станциясе, район суды (2011 елда ябылган), район архивы, янгын сүндерү бүлеге, Жильцов исемендәге стадион, хайваннар авыруларына каршы көрәш буенча район станциясе, клуб, Звездный сәүдә үзәге, Бочка сәүдә үзәге, Магнит кибете, район авыл хуҗалыгы идарәсе, мировой судьялар, казначылык, 2 балалар бакчасы, 2 радиостанция.
Торак пункт эчендә «Завод-Озёрки» автобус маршруты эшли[21].
Икътисад
үзгәртү- ҖЧҖ «Теплоприбор -Техно» (прибор төзелеше),
- ҖЧҖ «Теплоприбор-Центр» (прибор төзелеше),
- ҖЧҖ «Торговый Дом Теплоприбор» (прибор төзелеше)
- ҖЧҖ «БС Картонно-бумажный комбинат» (целлюлоза-кәгазь җитештерү)
Истәлекле урыннар
үзгәртүГалерея
үзгәртү-
Инза дивизиясе сугышчыларының туганнар каберлеге.
-
Базарлы Сызган чиркәвенең гөмбәзе.
-
Базарлы Сызган чиркәвенең чаңы.
-
Базарлы Сызган чиркәве.
-
Базарлы Сызган чиркәвенең көньяк фасады.
-
Димитрий Солунский храмы.
-
Фабрикант Щербаков йорты.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Историческое прошлое. Как москвичи в Базарном Сызгане расселялись. Улправда. 2019-12-12 тикшерелгән.
- ↑ № 46 - Сызганская слобода выборного полка /. Книга писцовая писма и меры стольника Ивана Вельяминова да подъячего Афанасья Андреева 193. 194. и 195 годов. әлеге чыганактан 2020-01-17 архивланды. 2020-06-12 тикшерелгән.
- ↑ Красовский, В.Э. Хронологический перечень событий Симбирской губернии. 1372-1901 / 1691 год, стр. 29./. әлеге чыганактан 2020-10-21 архивланды. 2023-11-11 тикшерелгән.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 / Село Дмитриевское Сызган тож - № 81 /. Создание Симбирского наместничества. Канадейской уезд. 1780 год.. archeo73.ru. әлеге чыганактан 2020-10-23 архивланды. 2020-01-07 тикшерелгән.
- ↑ 5,0 5,1 / Базарный Сызган - № 823 /. Симбирская губерния 1859 г. Карсунский уезд. archeo73.ru. әлеге чыганактан 2020-10-23 архивланды. 2020-01-07 тикшерелгән.
- ↑ 6,0 6,1 / № 555 - с. Сызган Базарный (Дмитриевское) /. Н. Баженов. Статистическое описание соборов, монастырей, приходских и домашних церквей Симбирской епархии по данным 1900 г. Карсунский уезд.. archeo73.ru. әлеге чыганактан 2020-07-31 архивланды. 2019-12-17 тикшерелгән.
- ↑ 1965г. - Совхоз "Дружба" Базарно-Сызганского поселкового Совета Инзенского районного управления сельского хозяйства р.п.Базарный Сызган Инзенского района Ульяновской области — Фонд № Р-4191 ГАУО. әлеге чыганактан 2021-04-23 архивланды. 2020-11-13 тикшерелгән.
- ↑ Н. П. ИнфоРост. ГПИБ | Список населённых мест Симбирской губернии. / № 74 - Базарный Сызган / [1913. - Симбирск, 1913.]. elib.shpl.ru. 2020-05-31 тикшерелгән.
- ↑ / Куйбышевская область > Базарно-Сызганский /. Демоскоп.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу.. Демоскоп Weekly. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2013-09-25 тикшерелгән.
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
- ↑ 15,0 15,1 Ульяновская область. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2009-2013 годов
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Населенные пункты Ульяновской области и численность проживающего в них населения по возрасту. әлеге чыганактан 2014-05-14 архивланды. 2014-05-14 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. әлеге чыганактан 2014-08-02 архивланды. 2014-08-02 тикшерелгән.
- ↑ Ульяновская область. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
- ↑ 2015.12.29. Реестр маршрутов регулярных перевозок муниципального образования «Базарносызганский район». әлеге чыганактан 2017-08-16 архивланды. 2023-11-11 тикшерелгән.
- ↑ Храм в честь святого Великомученника Дмитрия Солунского в Базарном Сызгане: храмы в Ульяновске.
- ↑ Храм Дмитрия Солунского. әлеге чыганактан 2023-05-31 архивланды. 2023-11-11 тикшерелгән.
- ↑ hautiev_sh (2012-03-01). Церковь Дмитрия Солунского - Базарный Сызган.
- ↑ 25,0 25,1 25,2 admin. Базарносызганский район | «Журавли нашей памяти…». 2020-10-22 тикшерелгән.
Сылтамалар
үзгәртү- Базарный Сызган // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
- Официальный сайт МО «Базарносызганский район» 2022 елның 27 декабрь көнендә архивланган.
- ПРОИСХОЖДЕНИЯ НАЗВАНИЯ - БАЗАРНЫЙ СЫЗГАН УЛЬЯНОВСКАЯ ОБЛАСТЬ
Әдәбият
үзгәртү- Ульяновская — Симбирская энциклопедия : в 2 т. / ред. и сост. В. Н. Егоров. — Ульяновск : Симбирская книга, 2000—2004.
- Создание Симбирского наместничества / Карсунский уезд / 1780 г.
- М. И. Репьев. «Симбирский край», Париж, 1935 г.
- Т. Г. Масленицкий «Топографическое описание Симбирского наместничества, 1785 г.».
- Учебные заведения Ульяновской области. История возникновения / О. М. Репьев, Приволжское книжное изд-во, 1969 г. — 441 с.