Бадминто́нспорт төре.

Бадминтон уены бик борынгы, ул 2 мең элек үк билгеле булган. Борынгы Греция, Кытай, Япония, Һиндстанда бу уен аеруча популярлык казанган. Бүгенге бадминтон Һиндстанда уйлап чыгарылган, дип исәпләнелә. 1872 елда герцог Бофорт Һиндстаннан ракеткалар һәм воланнар алып кайта. Шуннан соң ул бадминтон уйнар өчен дусларын Бөекбританиянең Глостершир графлыгында урнашкан Бадминтон утарына җыя торган була. Аурупада бадминтон уены барлыкка килүенең рәсми датасы буларак та 1872 ел исәпләнелә.

Бадминтон – волан дип аталган уен җайланмасын ракеткалар ярдәмендә сетка аша бер яктан икенче якка атудан гыйбарәт булган спорт төре. Ул сетканың ике ягында бер-берсенә капма-каршы торган ике уенчы яисә икешәр кешедән торган ике команда арасында уйнала. Уен турыпочмаклы формадагы, аяк шумый торган, сетка белән ике тигез өлешкә бүленгән мәйданчыкта бара. Көндәшләр сетканың төрле якларында урнаша. Уенның максаты – воланны көндәшең ягында җиргә төшәрлек итеп сетка аша җибәрү.

Халыкара бадминтон федерациясе, 5 континентта урнашкан 165 ил федерацияләрен берләштереп, 1934 елда оештырыла. Федерациянең президенты – Канн Юн Джун (Көньяк Корея).

Бүген дөньяда 220 – 230 миллион кеше бадминтон уйный. Бу уен Азия илләрендә аеруча популяр. Профессиональ бадминтончылар арасында Кытай, Көньяк Корея, Индонезия һәм Малайзия спортчылары дөньяда иң көчлеләрдән исәпләнелә. 1992 елда бадминтон Җәйге Олимпия уеннары программасына кертелә.

Бадминтон Татарстанда

үзгәртү

Казанда бадминтон 1961 елдан бирле уйнала. 2010 елда Бадминтон федерациясен эшкуар Юрий Чаплыгин җитәкли башлый. 2011 елда федерация структурасында җитди үзгәрешләр була – Татарстанда бадминтонны үстерү өчен Бадминтон федерациясенең Күзәтү советы оештырыла, аның җитәкчесе итеп ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов билгеләнә.

Татарстан бадминтончыларының халыкара дәрәҗәдә беренче уңышлары Виктория Воробьева исеме белән бәйле. 2012 елда ул Польша, Алмания, Голландиядә узган халыкара турнирларда җиңү яуларга өлгергән.

Чыганаклар

үзгәртү


Хэм бик куп