Архангель районы татар авыллары
Архангель районы (рус. Архангельский район, баш. Архангел районы) — Башкортстан Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан район.
Районда барлыгы 71 авыл бар, шуларның 8-е татар авылы.[1][2]
Районда татар авыллары:Яңа Сарт, Аскын, Яңа Шәрәй, Яңа Чишмә, Аккүл, Шакир, Заһит, Сәгыйть, Тукмаклы. Кайбер шул татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип яздырылган.[3]
Тукмаклы авылын Кушнаренко мишәрләре нигезләгән. Заһит авылында турбасы татарлары яши. Аскын, Кышлау Елгада — аскын татарлары. Калган татар авылларын Кырмыскалы ягы таталары (Иске Шәрәй, Сарт-Чишмә, Иске Акташ) нигезләгән.
Татар авылларында татар теленең минзәлә сөйләше таралган.[4]
Юкка чыккан татар авыллары: Яңа Тимеркәй, Иске Тимеркәй, Казарменка, Кышлау Елга.[5]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Онлайн — энциклопедия Tatarica
- ↑ Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Архангельский район.
- ↑ База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
- ↑ Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
- ↑ Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.