Артур Айвазян (әрм. Արթուր Այվազյան; 14 гыйнвар 1973 ел, Ереван, Әрмән ССР ы) — спортчы, кече калибрлы һәм пневматик спорт винтовкасыннан ату буенча чыгыш ясый. Атказанган спорт мастеры.

Артур Айвазян
Туган 14 гыйнвар 1973(1973-01-14) (51 яшь)
Ереван, Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Украина
 СССР
 Россия
Әлма-матер Львовский государственный университет физической культуры[d]
Һөнәре атучы спортсмен

Биографиясе үзгәртү

1985 елда җиңел атлетикадан киткәннән соң, Ереван шәһәренең спорт-ату клубында Әрмәнстанның атказанган тренеры Роберт Акопян җитәкчелегендә пуля белән ату буенча шөгыльләнә башлый. Әрмән ССР җыелма командасы әгъзасы була.

1990 елда Львов дәүләт физик культура институтына укырга керә, тиздән УССР, СССР җыелма командасы әгъзасы була. 1995 елда югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Украина армиясенә (спорт ротасы) хәрби хезмәткә чакырыла һәм шунда хезмәт итә (2008 елдан —Украина чик буе гаскәрләре өлкән лейтенанты). 1997 елда Симферопольгә күченә, Вадим Клименко җитәкчелегендә күнекмәләр башлый, Кырымның «Динамо» спорт җәмгыяте федерациясе әгъзасы була. Хәзерге тренеры — Богдан Клименко.

Спорт казанышлары үзгәртү

  • 1993 ел — Европа чемпионаты (Брно) — 3-нче урын.
  • 1994 ел — Дөнья чемпионаты (Милан) — команда чыгышында 1 нче һәм 2-нче урыннар.
  • 1998 ел — Дөнья чемпионаты (Барселона) — команда чыгышында 1-нче урын.
  • 1998 ел — Дөнья кубогы этабы (Buenos-Айрес) — 1-нче урын.
  • 1999 ел — Европа чемпионаты (Арнем) — команда к күнегүләрендә 1-нче урын.
  • 1999 ел — Европа чемпионаты (Бордо) — команда күнегүләрендә 1-нче урын, шәхси зачетта 3-нче урын.
  • 2000 ел — Дөнья кубогы этабы (Милан) — шәхси зачетта МВ-6 күнегүендә 1-нче урын .
  • 2000 ел — Дөнья кубогы этабы (Мюнхен) — шәхси зачетта МВ-6 күнегүендә 2-нче урын.
  • 2000 ел — XXVII Җәйге Олимпия уеннары (Сидней) — МВ-6 күнегүендә 5-нче урын.
  • 2004 ел — XXVIII Җәйге Олимпия уеннары (Афины) — 7-нче урын.
  • 2007 ел — Европа чемпионаты — индивидуаль ярышта 3-нче урын.
  • 2008 — XXIX Җәйге Олимпия уеннары (Пекин) — 50 метрдан ятып шәхси атуда 1-нче урын. Квалификациядә үк Артур Айвазян беренче нәтиҗәне күрсәтә — 600 мөмкинлектән 599 очко җыя, ә финал сериясендә 103,7 очко җыя (гомуми — 702,7).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Өченче дәрәҗә «Казанышлары өчен» ордены (4.09.2008) — Пекинда (Кытай) узган XXIX Җәйге Олимпия уеннарындагы югары спорт өлкәсендә күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге, Украинаның халыкара күләмдә абруен күтәргәне өчен[1].
  • Симферополь шәһәренең мактаулы гражданы (2008) — физик культура һәм спорт үсешенә зур шәхси өлеш керткәне, спорт осталыгы, югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән өчен[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү