Антон Андреевич Миранчук (1995 елның 17 октябре, Славянск-на-Кубани, Краснодар крае, Россия) — Россия футболчысы, Мәскәүнең «Локомотив» клубы һәм Россия җыелма командасы ярымсакчысы. Россия чемпионы (2017/2018), өч тапкыр Россия Кубогы иясе. 2018 елгы дөнья чемпионатында катнашучы. Россиянең атказанган спорт мастеры (2018). Футболчы Алексей Миранчукның игезәк абыйсы.

Антон Миранчук
Туган телдә исем рус. Антон Андреевич Миранчук
Туган 17 октябрь 1995(1995-10-17)[1] (28 яшь)
Славянск-на-Кубани, Краснодар крае, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Кардәшләр Алексей Миранчук
Спорт такымы әгъзасы Локомотив

 Антон Миранчук Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

1995 елның 17 октябрендә Кубан шәһәрендә Славянск-на-Кубани шәһәрендә туа. Әбисе Антонина хөрмәтенә аталган[2].

2019 елның июлендә абыйсы Алексей белән бергә Мәскәү дәүләт өлкә университетының физик культура факультетында магистрлык диссертациясен яклый[3].

Клуб карьерасы үзгәртү

«Локомотив» үзгәртү

 
«Локомотив» клубы составында

Кубан футболы тәрбияләнүчесе. Энесе белән бергә туган Славянск-на-Кубанида «Олимп» футбол клубында шөгыльләнә башлый[4]. Берничә елдан абыйлар Мәскәүнең «Спартак» системасына керә, ләкин анда озак тоткарланмыйлар.

2011 елда игезәкләр «Локомотив» составына күчә. Антон «тимерьюлчылар»ның беренче командасы өчен 2013 елның 30 октябрендә «Ротор»га каршы Россия Кубогы матчында дебют ясый[5]. 2014/15 һәм 2015/16 сезоннарында «Локомотив»ның тренировкаларына һәм матчларына җәлеп ителә, ләкин кырга чыкмый.

2017 елның 9 апрелендә Россия чемпионатында «Ростов»ка каршы матчта алмашка чыгып дебют ясый. 2017 елның 19 октябрендә Европа Лигасының төркем этабынында «Шериф»ка каршы 3 нче тур матчында гол кертә (1:1)[6].

«Левадия» клубына аренда үзгәртү

2016 елда Эстониянең «Левадия» командасына арендалана. Эстония чемпионатында аның дебюты 2 апрельдә «Нымме Калью» клубына каршы матчта бул. Киләсе матчта җиңү голын кертә, ә икенче тайм уртасында кырдан читләштерелә[7].

Җыелма командада карьерасы үзгәртү

2012 елның декабрендә Дмитрий Ульянов җитәкчелегендәге Россия яшүсмерләр җыелма командасының (17 яшькә кадәр) тренерлар штабы Гранаткин Мемориалына Миранчукны чакыра[8]. Командасы бу турнирда җиңү яулый. Шулай ук 18 һәм 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командалары өчен чыгыш ясый.

2017 елның 7 октябрендә төп җыелма командада Корея Җөмһүрияте җыелма командасына каршы иптәшләрчә матчта дебют ясый. 2018 елның 11 маенда Россиядә узачак дөнья чемпионатына җыелма команданың киңәйтелгән составына кертелә. 2018 елгы дөнья чемпионатына абыйсы Алексей белән бергә җыелма команданың ахыргы гаризасына эләгә, тик турнир дәвамында кырга чыкмый (Алексей турнирда бер матч уйный).

2019 елның июнендә 2020 елгы Европа чемпионатының сайлап алу матчларында Сан-Марино һәм Кипрга каршы катнашу өчен җыелма командага чакырыла. Сан-Марино белән матчта җыелма команда өчен рәсми матчларда беренче тубын кертә, шулай ук гол тапшыруын бирә (9:0)[9] (элек җыелма команда составында 2017 елда Мәскәү «Динамо»сына каршы матчта гол кертә[10]). 2020 елның 6 сентябрендә 2020/21 Милләтләр лигасы кысаларында Маҗарстан җыелма командасы капкасына туп кертә (3:2). Милләтләр лигасының киләсе матчында Россия җыелма командасы составында Төркия җыелма командасына каршы (1:1) 11 октябрьдә кертелгән гол белән аерылып тора.[11]

Казанышлар үзгәртү

Команда өчен үзгәртү

  «Локомотив» (Мәскәү)

  • Россия чемпионы: 2017/18
  • Россия Кубогы иясе (3): 2016/17, 2018/19, 2020/21
  • Россия Суперкубогы иясе: 2019

  «Левадия»

  • 2016 елгы Эстония чемпионатының көмеш призёры

Россия яшүсмерләр җыелма командасы

  • Гранаткин Мемориалы җиңүчесе: 2013

Шәхси үзгәртү

  • Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2018 елның 27 июле) — илнең футболын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм югары спорт казанышлары өчен[12]
  • Россия чемпионатының иң яхшы 33 футболчысы исемлегендә (1): № 2 — 2018/19

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. Сорокин Сергей. (2021-01-17). Мама братьев Миранчуков рассказала, что Алексея назвали в честь Глызина. Чемпионат.com.
  3. Алексей и Антон Миранчуки защитили магистерскую диссертацию в МГОУ. Чемпионат.com (2019-07-09).
  4. Антон Миранчук: Готов уйти — чтобы вернуться!
  5. Отчёт о матче «Ротор» — «Локомотив»
  6. Шериф 1:1 Локомотив, Sportbox, 19 октября 2017.
  7. Чемпионат Эстонии. Антон Миранчук забил победный гол и получил красную карточку Sports.ru
  8. Восемь игроков «Локо» вызваны в юношескую сборную 1995 года. әлеге чыганактан 2013-04-30 архивланды. 2016-04-06 тикшерелгән.
  9. Кудряшов и Антон Миранчук впервые забили за сборную России / Sports.ru, 8 июня 2019 года.
  10. Антон Миранчук: «Здорово, что удалось забить за сборную в первой же игре» / Euro-football.ru, 3 сентября 2017 года.
  11. Антон Миранчук забивает во втором матче Лиги Наций подряд. Год назад Черчесов отчитал игрока через медиа / Sports.ru, 11 октября 2020 года.
  12. Распоряжение Президента Российской Федерации от 27 июля 2018 года № 200-рп «О награждении Почётной грамотой Президента Российской Федерации спортсменов и специалистов спортивной сборной команды Российской Федерации по футболу»

Сылтамалар үзгәртү