Алексей Миранчук

Алексей Андреевич Миранчук (1995 елның 17 октябре, Славянск-на-Кубани, Краснодар крае, Россия) — Россия футболчысы, Италиянең «Аталанта» клубы һәм Россия җыелма командасы ярымсакчы. Россия чемпионы (2017/2018), Россия Суперкубогы иясе (2019), өч тапкыр Россия Кубогы иясе. 2018 елгы дөнья чемпионатында һәм 2020 елгы Европа чемпионатында катнашучы. Россиянең атказанган спорт мастеры (2018). Футболчы Антон Миранчукның игезәк абыйсы.

Алексей Миранчук
Туган 17 октябрь 1995(1995-10-17)[1] (28 яшь)
Славянск-на-Кубани, Краснодар крае, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Кардәшләр Антон Миранчук
Спорт такымы әгъзасы Локомотив, Русия милли 17 яшькәчә яшьләр аяктубы җыелмасы[d], Русия милли 19 яшькәчә яшьләр аяктубы җыелмасы[d], Русия милли 21 яшькәчә яшьләр аяктубы җыелмасы[d], Русия милли аяк тубы җыелмасы һәм Аталанта (футбол клубы)

 Алексей Миранчук Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

1995 елның 17 октябрендә Кубан шәһәрендә Славянск-на-Кубани шәһәрендә туа. Үз карьерасын Александр Воронков җитәкчелегендәге җирле «Олимп» командасында башлый. Аннан соң Мәскәүнең «Спартак» командасы селекционерлары Борис Стрельцов һәм Алексей Леонов биш егет арасында аларны башкала клубы академиясенә сайлап алалар. «Спартак» өчен Алексей һәм Антон төрле балалар турнирларында, шул исәптән халыкара турнирларда чыгыш ясыйлар. Әмма тиздән физик көч җитмәү сәбәпле, академиядән куылалар[2].

2019 елның июлендә абыйсы Антон белән бергә Мәскәү дәүләт өлкә университетының физик культура факультетында магистрлык диссертациясен яклый[3].

Клуб карьерасы үзгәртү

«Локомотив» үзгәртү

Академиядән киткәннән соң, җәй абыйлар икенче Мәскәү командасы — «Локомотив» клубында караулар узалар, шуннан соң Сергей Полстянов җитәкчелегендә 1995 елда туганнар составына керәләр[2]. Команда белән бергә Алексей Миранчук ике тапкыр Россия чемпионы була. 2012 елның 8 июлендә Кырымда узган финал матчында аның голы «Локомотив»ка икенче титул китерә. Команда 2:0 исәбе белән «Краснодар»ны җиңә. Турнир нәтиҗәләре буенча Миранчук иң яхшы һөҗүмче дип таныла[4]. Шул ук елның октябрендә «Локомотив» Сочида узган РФС Кубогында үз яшь төркемнәре арасында җиңү яулый. Финал матчында 5:0 исәбе белән Мәскәү «Динамо»сын җиңәләр. Миранчук турнирның иң яхшы уенчысы дип таныла[5]. 2012 елның көзендә Россиянең яшьләр беренчелегендә дебют ясый. 3 ноябрьдә ЦСКА белән кунак матчында (3:0) матч тәмамланганчы 16 минут кала Камил Муллин урынына алмашка чыга.

 
«Локомотив» составында

2013 елда кышкы җыеннарны Сергей Полстянов җитәкчелегендәге яшьләр составы белән башлый. Әмма февраль аенда «Локомотив»ның баш тренеры Славен Билич Миранчукны төп команда составына чакыра[6]. Икенче җыенга Испаниягә ул төп состав белән китә. 2013 елның 12 апрелендә «Зенит» капкасына (4:2) яшьләр командасы өчен беренче тубын кертә.

2013 елның 20 апрелендә Россия Премьер Лигасында Миранчукның дебюты була. «Кубань» белән кунак матчта ул кырга старт составында чыга. Чемпионатта беренче голын 5 майда «Амкар» белән очрашуда кертә[7]. Киләсе сезонда ике фронтта чыгыш ясавын дәвам итә: яшьләр һәм төп командада. Ул 19 һәм 21 яшькә кадәр Россия җыелма командасы уенчысы да булып тора. 19 яшькә кадәрге командага 2015 елгы Европа чемпионатына квалификацияләнергә ярдәм итә.

«Локомотив»та тренерлар штабы бераз үзгәргәннән соң, Миранчук төп команданың старт составында ешрак чыга башлый. 2014/15 сезонында РПЛ кысаларында 14 матч уздыра, шулай ук Россия Кубогы матчларында өч тапкыр чыга. 2015 елның апрелендә җанатарларның ай саен тавыш бирүендә җиңүче булып, Миранчук «Локомотив»ның иң яхшы уенчысы дип таныла[8]. Май аенда «Локомотив» Миранчукның голы ярдәмендә өстәмә вакытта «Кубань»ны җиңә һәм Россия Кубогын ота. 2015 елның маенда янә җанатарлар тарафыннан айның иң яхшы уенчысы дип таныла[9].

Җәй көне Миранчукның Европага Бельгиянең «Андерлехт» командасы составына бару мөмкинлеге булган, әмма ул «тимерьюлчылар» составыннан китәргә теләмәгән[10].

2015/16 сезон башында старт матчларда чыга һәм «Локомотив»ның биш старт матчыннан торган оттырышсыз сериясенә ярдәм итә. 2017 елның 5 июнендә клуб белән контрактны 2021 елның июненә кадәр озайта.

2019 елның 6 июлендә Россия Суперкубогы матчында «Зенит» капкасына җиңү китергән ике гол кертә (3:2). 2019/20 Чемпионнар лигасында «Ювентус» клубы белән ике уенда гол кетә, әмма команда ике матчны да оттыра.

«Аталанта» үзгәртү

2020 елның 30 августында «Аталанта» футбол клубына 14,5 млн еврога күчә[11].

2020 елның 21 октябрендә Чемпионнар лигасының төркем этабында «Мидтьюлланн»га каршы кунак матчта дебют ясый (4:0) — уенның 80 нче минутында алмашка чыга, ә 89 нчы минутта Италия клубы составында беренче тупны кертә[12]. 2020 елның 8 ноябрендә Миланның «Интер» командасына каршы матчта Италия чемпионатында дебют ясый (1:1), Руслан Малиновскийны 59 нчы минутта алыштыра һәм 79 нчы минутта чемпионатта беренче тупны кертә[13]. 2021 елның 14 гыйнварында Италия Кубогы матчында «Кальяри»га каршы матчта беренче тапкыр старт составында чыга һәм очрашуның 43 нче минутында туп кертә (3:1)[14].

Җыелма командада карьерасы үзгәртү

 
2018 елда Бразилия җыелма командасы белән уен вакытында

2012 елның декабрендә Дмитрий Ульянов җитәкчелегендәге Россия яшүсмерләр җыелма командасының тренерлар штабы Алексей Миранчукны Гранаткин Мемориалы алдыннан команданың тренировка җыенына чакыра[15]. Алексей биш матчны да үткәрә һәм җыелма команда белән бергә турнир җиңүчесе була.

6 сентябрьдә Словения белән матчта яшьләр җыелма командасы өчен дебют ясый. 10 сентябрьдә Болгария белән матчта уйный. 11 октябрьдә кабат Болгария җыелмасы белән уйный. 15 октябрьдә беренче тапкыр Дания белән матчта җыелма команданың старт составында чыга.

17 яшендә Ирландия җыелма командасы белән 2014 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу матчына Россия җыелма командасының киңәйтелгән исемлегенә керә. Австрия һәм Маҗарстан белән матчлар алдыннан ил җыелмасының киңәйтелгән исемлегенә эләгә.

19 яшендә беренче җыелма команда өчен 2015 елның 7 июнендә Белоруссия җыелма командасына каршы иптәшләрчә матчта дебют ясый, 71 нче минутта алмашка чыга һәм беренче матчта ук җиңү голын кертә.

ФИФА тарафыннан 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы алдыннан Россиянең иң талантлы өч футболчысының берсе дип атала[16].

2018 елда Россиядә узган дөнья чемпионатында катнаша, кырга Уругвай җыелмасына каршы матчта гына чыга (0:3).

2020 елгы Европа чемпионатына сайлап алу циклында 5 матчта катнаша, Сан-Марино капкасына гол кертә (5:0).

2021 елда узган Европа чемпионатында катнашучы. Финляндия җыелма командасына каршы матчта бердәнбер голның авторы (1:0).

Казанышлар үзгәртү

Команда өчен үзгәртү

  «Локомотив» (Мәскәү)

  • Россия чемпионы: 2017/18
  • Россия чемпионатының көмеш призёры (2): 2018/19, 2019/20
  • Россия чемпионатының бакыр призёры: 2013/14
  • Россия Кубогы иясе (3): 2014/15, 2016/17, 2018/19
  • Россия Суперкубогы иясе: 2019

  «Аталанта»

Шәхси үзгәртү

  • Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2018 елның 27 июле) — илнең футболын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм югары спорт казанышлары өчен[17]
  • Россия чемпионатының иң яхшы яшь уенчысы: 2013/14
  • Россиянең иң яхшы яшь футболчысы: 2015 («Беренче бишлек» милли премиясе)[18]
  • Россия чемпионатында айның иң яхшы футболчысы: октябрь 2017[19]
  • Россия чемпионатының иң яхшы 33 футболчысы исемлегендә (4): № 1 — 2017/18, 2019/20, № 2 — 2018/19, № 3 — 2016/17

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. 2,0 2,1 Юлия Яковлева. (2013-05-08). «В «Локомотиве» все шикарно, так зачем уходить?». Sovsport.ru. әлеге чыганактан 2013-05-17 архивланды.
  3. Алексей и Антон Миранчуки защитили магистерскую диссертацию в МГОУ. Чемпионат.com (2019-07-09).
  4. «Локомотив» забирает главный приз. RFS.ru (2012-07-08). әлеге чыганактан 2013-05-25 архивланды.
  5. «Локо» - победитель Кубка РФС. RFS.ru (2012-10-20). әлеге чыганактан 2013-05-25 архивланды.
  6. Андрей Лялин. (3 февраля 2013). Славен Билич вызвал пятерых игроков «молодёжки». FCLM.ru. әлеге чыганактан 2013-04-30 архивланды. 2013-04-20 тикшерелгән.
  7. 17-летний хавбек «Локомотива» Миранчук забил свой первый гол в Премьер-Лиге. Чемпионат.com (2013-05-05). әлеге чыганактан 2013-05-17 архивланды. 2017-05-30 тикшерелгән.
  8. Алексей Миранчук – лучший игрок «Локомотива» в апреле!. FCLM.ru (2015-05-05).
  9. Алексей Миранчук – лучший игрок «Локомотива» в мае. FCLM.ru (2015-06-03).
  10. «Андерлехт» проявляет интерес к Алексею Миранчуку
  11. Алексей Ласнов. «Локомотив» объявил о переходе Алексея Миранчука в «Аталанту». Чемпионат.com. 2020-08-30 тикшерелгән.
  12. Полина Куимова. «Забил, как Роналдиньо». Болельщики в восторге от дебюта Миранчука в «Аталанте». Чемпионат.com. 2020-10-22 тикшерелгән.
  13. Гол Миранчука спас «Аталанту» в матче чемпионата Италии с «Интером». 2020-11-09 тикшерелгән.(үле сылтама)
  14. Миранчук вернулся! Дебютировал в стартовом составе «Аталанты» и забил впервые с ноября. Sport24.
  15. Сергей Томилов. (11 декабря 2012). Восемь игроков «Локо» вызваны в юношескую сборную 1995 года. FCLM.ru. әлеге чыганактан 2013-04-30 архивланды.
  16. ФИФА назвала самых талантливых молодых футболистов России. RBC.ru (2017-06-14). әлеге чыганактан 2017-10-05 архивланды. 2021-09-19 тикшерелгән.
  17. Распоряжение Президента Российской Федерации от 27 июля 2018 года № 200-рп «О награждении Почётной грамотой Президента Российской Федерации спортсменов и специалистов спортивной сборной команды Российской Федерации по футболу»
  18. Хавбек "Локомотива" Алексей Миранчук признан лучшим молодым игроком РФПЛ в 2015 году (рус). Rsport.ru (7 декабря 2015).
  19. Дорогой брат! Алексей Миранчук – лучший в октябре (рус). Чемпионат.com (31 октября 2017). әлеге чыганактан 2017-12-01 архивланды. 2021-09-19 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү