Алмас Заһретдинов
Алмас Заһретдинов, Алмас Талип улы Заһретдинов (1958 елның 16 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Нурлат районы, Киекле – 2022 елның 7 апреле, РФ, ТР, Әлмәт районы, 16К-0131 Кузайкино (Р-239) ― Нурлат юлы) – Чаллының М. Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы, билбаулы көрәш белән танылган спортчы, Россиянең спорт мастеры, югары квалификацион категорияле тренер, халыкара класслы хөкемдар-судья. Татарстанның (2001) һәм Россиянең (2014) физик тәрбия һәм спорт отличнигы. Татарстанның атказанган тренеры (2003). Татарстанда «Ел спортчысы» (2018).
Алмас Заһретдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Алмас Талип улы Заһретдинов |
Туган | 16 июнь 1958 СССР, РСФСР, ТАССР, Нурлат районы, Киекле |
Үлгән | 7 апрель 2022 (63 яшь) РФ, ТР, Әлмәт районы, 16К-0131 Кузайкино (Р-239) ― Нурлат юлы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | спортчы (билбаулы көрәш), тренер |
Бүләк һәм премияләре | Россиянең спорт мастеры Татарстанның атказанган тренеры |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1958 елның 16 июнендә[1] Татарстан АССР Нурлат районы Киекле авылында туган.
Чаллының М. Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшләгән, балаларны татарча көрәш серләренә өйрәткән [2].
Тренер-укытучы булып эшләү дәверендә А. Т. Заһретдинов тарафыннан 20 спорт мастеры һәм 30 спорт мастерлыгына кандидат әзерләнгән.
Авыл һәм район Сабантуйларында хөкемдар-судья булып эшләгән.
2022 елның 7 апрелендә[3] Әлмәт шәһәре янында Әлмәт-Нурлат (16К-0131 Кузайкино (Р-239) ― Нурлат) трассасының 46нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. 9 апрельдә туган ягында – Нурлат районы Киекле (Бурметьево) авылында җирләнә [4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2001 – Татарстанның физик тәрбия һәм спорт отличнигы
- 2003 – Татарстанның атказанган тренеры
- 2014 – Россиянең физик тәрбия һәм спорт отличнигы
- 2015 – «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» медале
- Россиянең спорт мастеры
- 2018 – Татарстанда «Ел спортчысы»
Гаиләсе
үзгәртүХатыны, балалары, оныклары.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Список кандидатов в спортивную сборную команду Республики Татарстан по борьбе на поясах на 2020 год 2022 елның 1 декабрь көнендә архивланган.
- ↑ Татар көрәше өчен зур югалту. Шәһри Чаллы, 8.04.2022
- ↑ Татарстан юлында булган коточкыч авариядә «Витязь» спорт мәктәбе тренеры һәлак булды. Шәһри Чаллы, 8.04.2022
- ↑ Тренер Алмас Заһретдинов турында: «Аның гомере шулай кыска булуы үкенечле». Интертат, 8.04.2022
Сылтамалар
үзгәртү- Загрутдинов Алмас Талипович. 2022 елның 10 апрель көнендә архивланган. Муниципальное автономное учреждение города Набережные Челны "Спортивная школа олимпийского резерва "Витязь" имени М. Ш. Бибишева"