Агарев Алексей Федорович (фирка кушаматы — Павел, Никита, 1878-1945) — рус революционеры, совет дәүләт эшлелесе.

Алексей Агарев
Туган 1878
Чамбар өязе, Пенза губернасы, Россия империясе
Үлгән 1945
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Пинзә руханилар симинариясе[d], Себер дәүләт медицина университеты, Тум император университеты[d] һәм Тулуза университеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Сәяси фирка Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе, Русия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе[d] һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Биографиясе үзгәртү

1878 елда Пенза губернасының Чембар өязе Карсаевка авылында рухани гаиләсендә туган. 1899 елда Пенза дини семинариясен тәмамлый, шуннан соң Томск университетының медицина факультетына укырга керә. 1901 елның мартында инкыйлаб чуалышларында катнашканы өчен университеттан чыгарыла һәм Красноярскига сөргенгә җибәрелә. Моннан ул чит илгә качып китә.

1902 елда РСДРП оешмасына ана һәм большевикларга кушыла. «Очкын» гәзите йомышы белән Россиягә кайта һәм Харьков, Луганск һәм Самар калаларында фирка эшендә була, 1903 һәм 1905 елларда патша власте тарафыннан яңадан кулга алына. Моннан соң Францияга эмиграцияга чыга, анда Тулуз университетын тәмамлы һәм инженер-электрик булып чыга, шулай ук АКШ-та һәм Австралиядә яши.

РСДРП-ның I (Таммерфорс) конференциясе (1905) һәм V (Лондон) съезында (1907) катнаша. 1907 елда Луганскида К. Е. Ворошилов белән таныша, аның белән дустанә мөнәсәбәте гомер ахырына кадәр саклана.

1917 елның февралендә Владивостокка килә, анда урындагы эшче һәм сугышчы депутатлары советының башкарма комитеты әгъзасы итеп һәм шул ук елның август аенда Владивосток шәһәре башлыгы итеп сайлана. Октябрь революциясен кабул итми, шунлыктан меньшевикларга тора, Бөтенроссия оештыру җыелышы сайлауларына Ерак Көнчыгыш меньшевиклары берләшмәсеннән кандидат була. 1919 ел башына чаклы кала башлыгы вазифасын били, бу вазифаны башкаручы соңгы кеше була. Шулай ук Владивостокның «Кызыл байрак» гәзите мөхәррире була.

1919 елда Шанхайга чыгып китә, 1920 елда Кытайда Ерак Көнчыгыш вәкиле вазифасын били.

1920 еллар азагында яки 1930 еллар башында ВКП(б) оешмасыннан чыгарыла: К. Е. Ворошилов аңа язган шәхси хатында дусын партияда кабаттан тергезү өчен ул бөтен тырышлыгын куярга әзер булуы турында яза.

Тормышының соңгы елларын Мәскәүдә үткәрә, МДУ-да укытучы булып эшли. 1941 елның 31 мартында тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаганнан соң, тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә лаек була.

1945 елда вафат була.

Әдәбият үзгәртү

  • Юстин, А. В., Шишкин И. С. Пензенская персоналия. Славу Пензы умноже. [В 3 к.]. К. 1 (А-Л).: [биогр. слов.] / Тютин А. В., Шишкин И. С. — Пенза : б. и., 2012. — 208 с.: портр.— с. 8.

Сылтамалар үзгәртү