Александр Эшкинин
Александр Эшкинин (10 сентябрь 1891, Чодраял, Чар өязе, Казан губернасы, Россия империясе[1]—10 май 1938, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — мари совет дәүләт эшлеклесе.
Александр Эшкинин | |
---|---|
Туган | 10 сентябрь 1891 |
Үлгән | 10 май 1938 (46 яшь) |
Үлем сәбәбе | утлы коралдан ату ярасы[d] |
Петроград хәрби-инженер техникумында (1919), БК(б)Ф ҮК каршындагы өяз фирка эшчеләре курсларында (1924-1925), Бөтенсоюз план академиясендә (1931-1933) укыган. Балтыйк флоты матросы (1916-?), РКЯБ Мари өлкә комитеты сәркәтибе (1921-1922), БК(б)Ф Мари өлкә комитеты агитация-пропаганда бүлеге мөдире (1922-1923), БК(б)Ф Сернур кантун комитеты сәркәтибе (1923-1924), Таулы мари педагогия техникумы уку бүлеге мөдире (1925-1927), Мари өлкә башкарма комитеты рәисе (1929-1931), БҮБКдә Мари мохтар өлкәсенең даими вәкиле (1931-1932), Мари мохтар өлкәсе дәүләт план комиссиясе рәисе (1933-1937).