Александр Ратнер

Александр Ратнер (1934-1994) - совет һәм Россия медигы. Казан балалар неврологиясе мәктәбенә нигез салучы. Фән докторы, профессор, ТАССР һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе.

Александр Ратнер
Туган 1934
Үлгән 1994
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре галим

Биографиясе үзгәртү

Александр Юрьевич Ратнер 1934 елда табиблар гаиләсендә туа. Әтисе - танылган хирург Юрий Александрович (Израилевич) Ратнер (1905-1979), Казан онкологлар мәктәбенә нигез салучыларның берсе, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе. Әнисе - невропатолог Ева Александровна Ратнер (1907-1978) [1].

В.Белинский исемендәге 19 нчы мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый.

1957 елда Казан медицина институтын отличие белән тәмамлый. Университетны тәмамлагач, Яшел Үзәндә невролог булып эшли. Бу вакытта аның беренче басмалары "Казан медицина журналы"нда дөнья күрә.

1960 елда ул Ленинградтагы профессор С. Н. Давиденков клиникасына ординатурага керә, ләкин авыруы аркасында укуы өзелә һәм Казанга кайта. Казан ГИДУВ нерв авырулары клиникасында эшли.

1964 елда «Шейная мигрень» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый (җитәкчесе кафедра мөдире профессор И.Русецкий).

Бу кафедрада ассистент булып эшли. «Шейный остеохондроз» темасына докторлык диссертациясен яклый. (фәнни консультанты профессор А. М.Вейн).

1973 елдан 1994 елга кадәр  20 елдан артык Казан ГИДУВында балалар нерв авырулары кафедрасын  җитәкли. А. Ю. Ратнер җитәкчелегендә үткәрелгән тикшеренүләр ул чорның өйрәнелмәгән проблемаларның берсе - перинаталь неврологиягә багышланган. [2]

1992 елда Казанда өч Бөтенсоюз конференциясен, халыкара балалар неврологлары конгрессын үткәрү инициаторы булган.10 монография авторы.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны - Фаина Лазаревна Ратнер - Казан филологы, укытучы, Казан дәүләт университетының Телләр институты директоры.

Бүләкләре үзгәртү

Пуркинье алтын медале

Хәтер үзгәртү

2004 елда галимнең 70-еллыгына 8-нче номерлы шәһәр балалар клиник хастаханәсенә Ратнер исеме бирелә, бинада мемориаль такта урнаштырылган.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү