Александр Островский һәйкәле (Мәскәү)

Александр Островский һәйкәле (рус. Памятник Александру Островскому) — Мәскәүнең Кече театры каршындагы мәйданда 1929 елның 27 маенда ачылган һәйкәл. Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән рус драматургы Александр Островский (1823-1886) исемен мәңгеләштерү максатында куелган.

Һәйкәл
Александр Островский һәйкәле

А. Н. Островский һәйкәле
Урын Мәскәү, Театр мәйданы
Сынчы Н. А. Андреев
Ф. О. Шехтель
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4
Материал бронза, гранит
Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы

Тарих үзгәртү

А. Н. Островскийның күп кенә сәхнә әсәрләре Кече театр сәхнәсендә уйналган. Кече театр драматург үзе исән вакытта ук «Островский йорты» дип атап йөртелгән[1]. Драматургның исемен мәңгеләштерү тәкъдимен А. Н. Островский үзе нигезләгән «Рус драма язучылары һәм опера композиторлары җәмгыяте» әгъзалары 1880 елларда ук күтәреп чыга. XIX гасыр азагында һәйкәл төзү өчен акча җыю башлана. 20 ел эчендә 50 мең сум акча җыела. Башланып киткән эшне Октябрь инкыйлабы һәм Россия ватандашлар сугышы берничә елга кичектереп тора. 1923 елның 13 апрелендә, драматургның тууына 100 ел тулу көнендә, һәйкәлне торгызу эшен башлап җибәрергә уйлыйлар, ул көнне булачак һәйкәл нигезенә беренче таш кую тантанасы уза һәм һәйкәл проектына конкурс игълан ителә. Конкурста скульптор Николай Андреев җиңеп чыга. Һәйкәлне ул бертуган энесе белән бергә ясый. Бергәләп йөзләгән фотосурәт карыйлар. Билгеле архитектор Фёдор Шехтель һәйкәлнең аскормасын эшли башлый, аның вафатыннан соң аскорманы Иван Машков эшләп бетерә. 1925 елда Финляндиядән һәйкәл төзү өчен кирәкле материал кайтартыла. 1928 елда һәйкәл эшләнеп бетә. Бронзадан коясы гына кала, әмма эштә тоткарлыклар килеп чыга һәм һәйкәл 1929 елның 27 маенда гына ачыла.

Һәйкәл төзелеше белән фирканең югары дәрәҗәдәге шәхесләре кызыксынып тора. Мәсәлән, 1923 елның апрелендә һәйкәл нигезенә беренче таш кую тантанасында мәгариф халык комиссары Анатолий Луначарский, 1929 елның 27 маенда һәйкәлне ачу тантанасында ССРБ ҮБК рәисе Михаил Калинин, ССРБ ҮБК Президиумы сәркәтибе Авель Енукидзе һ. б. фирка-дәүләт җитәкчеләре катнаша.

Тасвирлама үзгәртү

Драматургның бронза статуясы биек булмаган аскормада урнаштырылган. Аскормада «Островскому» дип кенә язылган. Мех якалы авыр пальто кигән драматургны сынчы театр көрсиенә утыртып, кулына язу кенәгәсе һәм каләм тоттырып, иҗат мизгелендә сурәтләгән.

Һәйкәл куелган мәйдан драматург исән вакытта Петр мәйданы дип йөртелгән. Совет хакимияте вакытында Свердлов мәйданы итеп үзгәртелгән. 1990 еллардан Театр мәйданы дип атала.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Памятник А. Н. Островскому, archived from the original on 2015-09-24, retrieved 2018-04-09