Алдар (Алдар Исәкәев, Алдар Исәнгилдин; билгесез — 18.05.1740 الدار طارخان  ايسانكيلدي) — татар тарханы, 1695-1696 елларда Кырым һәм Азов походларында катнашып патша Петр I кулыннан дәүләт наградасы һәм грамота алган сугышчы, Казакъстанның Россиягә кушуда бик зур хезмәт күрсәтүче күп телләр белүче дипломат, илче.

Алдар Исәнгилде الدار ايسانكيلدي
Туган телдә исем Алдар Тархан Исәнгилде الدار طارخان ايسانكيلدي
Туган билгесез
Идел-Урал
Үлгән 18 май 1740(1740-05-18)
Минзәлә
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
Һөнәре гәскәр башлыгы, бай

Рус патшалыгы халыкны рәхимсез изә, кысабашлагач, патшаларга каршы халыкны яуга күтәргән күтәрелеш җитәкчесе. Бөрҗән ыруының башлыгы, 1730 нчы еллар уртасыннан — Нугай даругасы Бөрҗән ыруы вулысының старшинасы.

Алдар батыр — исеме җырларда җырланган, риваять-риваятләрдә данланган, тарихи чыганакларда урын алган легендар шәхес.

Биографиясе үзгәртү

Алдар (Алдарбай) Исәкәевнең туу вакыты ачык билгеле түгел. Фараз буенча, якынча 1660 нчы еллар уртасында Кана елгасы ярында урнашкан авылда (хәзерге Башкортстанның Бөрҗән районы Әтек авылы янында) туган. Нәсел буенча тархан: бабасының атасы Байсары, Кадыйрбәк Байбахтин (якынча 1646 елда мәрхүм) һәм атасы Исәкәй Кадербәков тархан титулына ия булганнар. Ә. З. Әсфәндияров буенча, атасы Исәкәй Кадербәков 1681-1684 еллардагы башкорт ихтилалында катнашкан[1].

Патша Петр I бүләк ителгән Ыргыз елгасы ярында (Якшымбәт Янтикәев белән бергә), моннан тыш Торгай елгасының тамагында (хәзерге Казакъстанның Актүбә өлкәсе), Табын калгасе янында шәхси җирләре булган[2][3][4].

1740 елның 18 маенда Казан даругасы Минзәлә (хәзерге Татарстанның Минзәлә районы үзәге) шәһәрендә күтәрелеш чорында вафат булган.

Хәтер үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Асфандияров А. 3. Башкирские тарханы — Уфа: Китап, 2006. — Б. 81—88. — 160 б. — ISBN 5-295-03700-2.
  • Асфандияров А. З. История сёл и деревень Башкортостана и сопредельных территорий — Уфа: Китап, 2009. — 744 б. — ISBN 978-5-295-04683-4.
  • Таймасов С. У. Башкортостан и Казахстан в период становления Оренбургской губернии — Стерлитамак, 2006. — 246 б.
  • Таймасов С. У. Башкирско-казахские отношения в XVIII веке — М.: Наука, 2009. — 344 б. — ISBN 978-5-02-037567-3.

Сылтамалар үзгәртү