Албаниядә ислам (алб. Islami në Shqipëri) — Албания территориясендә ислам дине. 2011 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Албания халкының 58,78% ы — Ислам дине тарафдары. Ислам — Албаниядә иң күп тарафдарлары булган дин. Албан мөселманнарының күбесе сөнниләр, шулай ук бәкташилык(ингл.) дини агымы тарафдарлары шактый. Илдә ислам диненең көчәюе — берничә гасыр дәвам иткән госманлы төрекләре идарәсе нәтиҗәсе. Төрекләр яулап алганчы, Албания халкының күпчелеге православие яки католик чиркәвенә караган христианнар булган. Ил халкының 16,99% ы үзләрен төрле христиан конфессияләре әгъзалары буларак билгели. Италиядә албаннарның дине буенча католиклар булган арборешлар этник төркеме бар. 1967 елда, башка диннәр кебек үк, ислам дине дә Албанияне «атеистик ил» дип игълан иткән коммунистлар режимы тарафыннан тыела. 1991 елда ислам дине өчен яңа күтәрелеш чоры килә.

Зур мәчет (Тирана)

Тарих үзгәртү

Албания җирләренә Ислам дине XIV гасырда Госманлы империясе Балкан ярымутравын яулап алган вакытттан үтеп керә. Албан җирбиләүчеләренең күпчелеге мөлкәтен, өстенлеген ныгыту-көчәйтү өчен башта ук ислам диненә күчкән. Мөселман дине киң таралуга Госманлы империясенең салым җыю сәясәте сәбәпче була. Христиан динендәгеләрдән җан башына еллык салым берничә тапкыр арттырыла. Ислам динен кабул иткән гаиләләр әлеге төр салымнан азат ителгән, шуңа күрә салым авырлыгыннан котылыр өчен күпчелек халык мөселманлыкка күчә бара.

XVXIX гасырларда мөселман албаннар ил халкының 80 % ын тәшкил иткән дип саналса да, яшерен яки ачыктан-ачык православие һәм католик диннәрендә калучылар да кала. Грек җирләренә күчереп утыртылган албаннар-арнаутлар(рус.) православие динендә кала һәм грек милләтенә кушылып китә. 1830 елда православ албаннар-арберешлар(рус.) Көньяк Италиягә күчеп утыра. Озак вакыт үз диннәрендә калсалар ңа, токымнары акрынлап католик динен кабул итеп килә. 1912 елда ил бәйсезлеккә ирешкәч, Италия йогынтысына эләгә һәм католиклыкка күчкән мөселманнарның саны да арта.

Төньяк Албаниядә Ислам дине йогынтысы көчәю XVII гасырда була, XVIII гасырның беренче яртысында Көньяк Албания халкы да ислам диненә күчә.

Дин үзенчәлекләре үзгәртү

Албания җирләренә һәрдаим төрле телле — төрле динле халыклар һөжүм итеп торуы албан халкының дин тотуында, шул исәптән мөселманнарда үзенчәлекле чагылыш тапкан. Православие, католиклык, ислам һәм борынгы иллирия культы бер гаилә эчендә сакланырга мөмкин, бер үк вакытта гаиләдә христиан һәм мөселман исемнәре кушу күзәтелә. Көньяк күрше славян халыкларыннан аермалы буларак, албаннар арасында динара ызгыш күзәтелмәгән. Төрле дини агымнар буталу нәтиҗәсендә бәкташилык(ингл.) дигән яңа дини юнәлеш барлыкка килгән. Бәкташилар Албания бәйсезлеге өчен көрәшнең үзәгендә булалар. Албаннар дингә караганда милләт-тел берлеген югарырак куя.

Яңа заман үзгәртү

Бәйсезлек яулап алганнан соң (1912), илдә ислам тәэсире бик тиз кими бара. Күпхатынлылык юкка чыгарыла, намазны албаннар аягөсте генә укый башлый.

1967 елда коммунистлар режимы Албанияне «дөньяда беренче атеистик ил» дип игълан итә. Диннәр кануннан тыш дип игълан ителә. Күпчелек мәчет (1967 елга кадәр 28 мәчет исәпләнә) һәм чиркәү биналары җимертелә яки складлар, яшьләр өчен күңел ачу заллары итеп үзгәртеп корыла. Коммунистлар Госманлы империясенең 5 гасырлык хакимлеге чорын һәм ислам динен илнең икътисади яктан артка калуы сәбәпчесе итеп күрсәтәләр[1]. Социалистик Албаниядә 19671989 елларда һәртөрле дин тыелу халыкта атеизм һәм агностиклык артуга китерә.

Европа илләре белән тыгызрак аралашкан саен, албаннар тормышында исламның йогынтысы кими бара. Шулай да Албания территориясе тулысынча Европада урнашкан, күпчелек халкы мөселман булган бердәнбер Европа иле булып кала[2][3].

Саннар үзгәртү

Италия мәгълүматына караганда, 1942 елда мөселманнар Албания халкының (1 128 143 кеше) 69% ын (779 417 кеше) тәшкил иткән. CIA World Factbook мәгълүматы нигезендә, XXI гасыр башында ил халкының 70 % ы мөселман булып санала[4]. Pew Research Center мәгълүматларына караганда, 2009 елда Албаниядә мөселманнар саны халыкның гомуми санының 79,9 % ы булган[5]. 2010 елда ил халкының 82.1 % ы (2 601 000 кеше) ислам дине тарафдары булган. Америка аналитик үзәге Албаниядәге мөселман халкының күләме 2030 елда ил халкының 83.2 % ын (2 841 000 кеше) тәшкил итәчәк, дип исәпләп чыгарган[6].

Фотогалерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү