Аксёнов музей-йорты (Казан)

Аксёнов музей-йорты, Василий Аксёновның музей-йорты (рус. Дом-музей Василия Аксёнова) — 2009 елның ноябрь аенда Казанда ачылган музей. Рус язучысы Василий Павел улы Аксёновның (1932-2009) Казанда узган балачак еллары һәм иҗаты белән таныштыра. Музей бинасы Татарстан башкаласындагы агачтан корылган архитектураның иң яхшы үрнәкләренең берсе булып тора.

Аксёнов музей-йорты
 Аксёнов музей-йорты Викиҗыентыкта
Аксёнов музей-йорты
Музей бинасы
Музей бинасы
Нигезләү датасы 2009
Урын 420015 Казан, К. Маркс ур., 55/31
Директор Ирина Аксёнова[1]
Сайт https://vk.com/domaksenova
 Аксёнов музей-йорты Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Василий Аксёнов
  Тышкы рәсемнәр
  Музейдан фотолар.

Музей-йорт Казанда 2009 елның 13 ноябрендә[2], шәһәр үзәгендә, Вахитов районында, К. Маркс һәм Комлев (хәзерге Мөштәри) урамнары чатындагы XIX гасыр башында салынган борынгы особнякта ачыла. 1930 елларда коммуналь фатирлар урнашкан әлеге йортта В.П. Аксёновның балачак еллары узган. Ул гаиләдә өченче, төпчек бала (әти-әнисенең бердәнбер уртак баласы) була. Әтисе Павел Аксёнов Казан шәһәре шурасы башкарма комитеты рәисе булып эшли, әнисе Евгения Гинзбург башта Казан дәүләт педагогия институтында укыта, соңрак «Красная Татария» (хәзерге «Республика Татарстан») газетасында мәдәният бүлеген җитәкли. Әти-әнисе сәяси золым корбаны булгач, апасы Майяны (Павел Аксёновның беренче никахыннан туган баласы), абыйсы Алексейны (Евгения Гинзбургның беренче никахыннан туган баласы) туганнары үзләренә ала, ә Василийны әбиләрендә калдырырга рөхсәт итмиләр, сәяси тоткыннарның балалары тотыла торган интернатка озаталар.

Бер елдан әтисенең энесе Андриян Аксёнов аны Кострома балалар йортыннан эзләп таба һәм кире Казанга алып кайта. В.П. Аксёнов әлеге йортта, әтисенең сеңлесе тәрбиясендә 1948 елга кадәр яши. Әнисе Евгения Гинзбург, 1947 елда лагерьдан котылып, Магаданда сөргендә калгач һәм кече улын Колымага китерергә рөхсәт алгач, булачак язучы Казан белән хушлаша. Язучы үзе музей-йортның ачылганын берничә ай гына күрми кала (2009 елның июлендә Мәскәүдә вафат була). Әмма 2007 елда Казанда узган беренче «Аксёнов-фест»[3] вакытында Карл Маркс урамында урнашкан, балачагы узган борынгы йортта экскурсиядә булырга өлгерә. Ул вакытта сүтелергә тиешле биналар исемлегенә кергән әлеге йорт ярымҗимерек хәлдә була. Казан мэры Илсур Мәтшин, бинаны ремонтлатып, биредә музей ачарга карар итә.

Бина үзгәртү

Музей тамашачыны 1930 еллар көнкүреше һәм атрибутикасы белән таныштыра. Музейга килүчене беренче катта Совет чоры пропагандасы плакатлары каршылый. Музейдагы иң кыйммәтле экспонат — В.П. Аксёновның улы Алексей музейга бүләк иткән язучының «Колибри» маркалы шәхси язу машинкасы. Күпчелек әсәрләрен (шул исәптән, «Коллегалар» (рус. Коллеги), «Минем бабай – һәйкәл» (рус. Мой дедушка – памятник) повестьләрен) язучы шул машинкасында бастырган. Аксёновның гаиләсе музейга ике урындык белән затлы өстәл һәм язучының студент чагында яратып тыңлаган (кулдан эшләнгән) радиоалгычын бүләк итә. Язучының икенче хатыны Майя Афанасий кызының туганнан туганы Александр Змеул («Остров Аксёнов» интернет-порталының[4] хуҗасы) музейга язучының кара төстәге костюмын, шулай ук язучының Америкадагы архивыннан табылган, русча һәм татарча латиницада тутырылган туу турындагы таныклыгының күчермәсен бүләк итә.

Музей үзгәртү

Музей сәнгать күргәзмәләре, концертлар, лекцияләр уздыра. Даими рәвештә, һәр айның өченче атнасында, «Аксёнов чәршәмбесе» (рус. Аксёновская среда) уздырыла — тамашачыга Аксёнов әсәрләре кычкырып укыла. Бинада шулай ук музейныкы кебек архитектура стиле белән бизәлгән мини-кунакханә, «Джаз чаты» (рус. Перекрёсток джаза) рестораны һәм кафе (кофейня) да урнашкан.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани