Академиклар Арбузовларның музей-йорты (Казан)

Академиклар Арбузовларның музей-йорты, рәсми исеме РФ ФА Казан Фәнни үзәгенең А. Е. Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтының академиклар А. Е. һәм Б. А. Арбузовларның музей-йорты (рус. Дом-музей академиков А.Е. и Б.А. Арбузовых Института органической и физической химии им. А.Е. Арбузова Казанского научного центра Российской академии наук, ингл. Arbuzov house-museum Kazan) — Казанда 1971 елда ачылган музей. Музей күргәзмәсе аталы-уллы галимнәрнең тормышын һәм фәнни эшчәнлеген яктырта.
Татарстан Республикасының мәдәни мирас объекты № 1600539000.

Академиклар Арбузовларның музей-йорты
Нигезләнү датасы 28 март 1969
Сурәт
Нигезләүче ССҖБ Фәннәр академиясе[d]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Рәсми ачылу датасы 22 сентябрь 1971
Керүчеләрнең еллык саны 1100
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Рәсми веб-сайт iopc.ru/document/1366620546.html
Карта
 Академиклар Арбузовларның музей-йорты Викиҗыентыкта

Академиклар Арбузовларның
музей-йорты
Музей бинасы. Катанов тыкрыгы, 8
Музей бинасы.
Катанов тыкрыгы, 8
Нигезләү датасы 1969
Урын Казан, Катанов тыкрыгы, 8
Директор Наталья Кореева
Сайт http://www.iopc.ru/document/1366620546.html
 Академиклар Арбузовларның
музей-йорты
Викиҗыентыкта
Тышкы рәсемнәр
Катанов тыкрыгындагы йортлар.

Тарих үзгәртү

Музейга ССРБ ФА Президиумының 1969 елның 28 мартындагы карары белән нигез алына. 1971 елның 22 сентябрендә музей беренче килүчеләр өчен ишекләрен ача. Музей әүвәл «А. Е. Арбузовның мемориаль музее» буларак Казанның Катанов (элекке Мәктәп) тыкрыгында академик А. Е. Арбузов гаиләсе белән 19161968 елларда яшәгән агач йортта ачыла.

1987 елда музей Татарстан АССРның тарихи һәйкәлләре исемлегенә кертелә.

2001 елда музей исеме «Академиклар Арбузовларның музей-йорты» итеп үзгәртелә. Борис Александр улы Арбузов үз гаиләсе белән әлеге йортта 1955 елга хәтле яшәгән булган.

Музей экспозициясе совет химик-органигы, химия фәннәре докторы, ССРБ ФА академигы, ике Сталин премиясе лауреаты, Социалистик Хезмәт Каһарманы Александр Ерминингелд улы Арбузов (18771968) һәм аның өлкән улы һәм шәкерте химик-органик, химия фәннәре докторы, ССРБ ФА академигы, Ленин һәм Сталин премияләре лауреаты, Социалистик Хезмәт Каһарманы Борис Александр улы Арбузовларның (19031991) тормышы һәм фәнни эшчәнлеге турында сөйли.

Күргәзмәләрдә шулай ук А. Е. Арбузовның кече улы Ю. А. Арбузов, кызы И. А. Арбузова, архитектор К. Л. Мюфке турында да мәгълүмат бар.

«Казан — рус органик химиясе бишеге» дигән бүлек химиклар Н. Н. Зинин (18121880) һәм К. К. Клаустан (17961864) башлап, бүгенге көнгә кадәр булган фәнни традицияләр турында сөйли.

Музей, ял көннәре булган шимбә, якшәмбедән кала, һәр көнне 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр ачык. Керү бушлай.

Тупланма үзгәртү

Музей-йортта галимнәр яшәгән вакыттагы көнкүреш мөхите сакланган. Күргәзмәдә гаилә кулланган XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы йорт җиһазы, көнкүреш әйберләренең төп нөсхәләре күрсәтелә. Барысы 28 мең саклау берәмлеге.

Йорт диварларында А. Е. Арбузовның яшь чагында ясаган картиналары урнаштырылган.

Бина үзгәртү

1913 елда рус эклектикасы (яки модерн) стилендәге шәһәр утары итеп төзелгән бина. Төзелгәннән соң бер тапкыр да үзгәртеп корылмаган, барлык архитектура детальләре сакланган. Инкыйлабка кадәр йортның хуҗасы — рәссам И. И. Шишкинның бертуган сеңлесе О. И. Ижболдина һәм аның кызы Мария Д. Алексеева. 1916 елда йортны академик А. Е. Арбузов сатып ала һәм шунда яшәп кала.

Фотогалерея үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани