Айрат Хәмидуллин (1956)

рәссам, педагог (Казан, Татарстан, Россия)

Бу Казан рәссам-педагогы турында мәкалә, Әлмәт архитекторы турында биредән укыгыз.

Айрат Хәмидуллин
Туган телдә исем Айрат Габдулла улы Хәмидуллин
Туган 20 гыйнвар 1956(1956-01-20) (68 яшь)
Казан
Яшәгән урын Академик Парин урамы[d], Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Калып:Байраклаштыру/Pəcəй
Әлма-матер Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Һөнәре рәссам, педагог
Сайт hamidullin-ayrat.narod.ru

Айрат Габдулла улы Хәмидуллинпост-импрессионизм стиленда иҗат итүче танылган рәссам, күренекле педагог. Татарстан (1996), РФ (2002) рәссамнар берлекләре әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Айрат Хәмидуллин 1956 елның 20 гыйнварында Казан шәһәрендә туган. Кечкенә чактан ук рәсем ясарга яраткан. Рәсем мәктәбен бетергәч, Казан сынлы сәнгать училищесына укырга керә. Училищены кызыл диплом белән бетергәннән соң, Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт рәсем институтына укырга керә. Уку вакытында музейларда пост-импрессионист эшләреннән күп копияләр ясый. Шушы стиль белән мавыгып китә.

Хезмәт юлы үзгәртү

1986 елдан башлап Казан сынлы сәнгать училищесында укыта.

Иҗаты үзгәртү

Суриков исемендәге институтта уку вакытында музейларда пост-импрессионист эшләреннән копияләр ясый (Поль Сезанның "Арлекин һәм Пьерро" һәм "Армудлар һәм шәфталу"). Шушы стиль белән мавыгып китә.

Рәссамның иҗатында табигать күренешләре, натюрмортлар һәм башка жанр композицияләре чагылыш таба. Аның «Иске Казан урамнары» сериясе күргәзмәгә килүчеләрне аеруча сокландыра.

Рәссам Айрат Хәмидуллин 1996 елдан бирле Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, 2002 елда исә Pəcəй рәссамнар берлегенә кабул ителә.

Аның рәсемнәре Pəcəй, Татарстан Республикасы, Америка, Алмания, Франция музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.

Остазлары үзгәртү

Валерий Борис улы Скуридин, Раиса Ивановна Лебедева, Михаил Михаил улы Курилко-Рюмин.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү