Азәрбайҗанда Зәрдөштлек

Азәрбайҗанда Зәрдөштлек безнең эраның беренче меңьеллыгына яки иртәрәк вакытка карый һәм Зур Иранның Ислам таралуына кадәр төп дине булган.
Хәзерге вакытта Зәрдөштлек дине, мәдәният һәм традицияләре Азәрбайҗанда бик хөрмәт ителә һәм һәр елны Нәүрүз илдә төп бәйрәм булуын дәвам итә. Зәрдөштлек Азәрбайҗан тарихында тирән эз калдырган. Дин эзләре әле дә Сураханыда, Хыналыгта һәм Янар Дагта күренә.

Тарихы үзгәртү

 
Бакы Атешгяһында дога кылучы Иран Зәрдөштлек тарафдарлары.

Дөньяның иң борынгы диннәрнең берсе булып, Зәрдөштлек Азәрбайҗан территориясендә шулай ук практикаланган булган. Зәрдөштлекнең исеме нигезләүчесе Иран пәйгамбәре Зәрдөшт (шулай ук Заратустра буларак билгеле) белән уртак, ул дөньяның беренче монотеистик ышануларның берсе һәм Иранда безнең эрага кадәр 600-ынчы елдан безнең эраның 600-ынчы елына кадәр рәсми дин булган.
Зәрдөштлек тарафдарлары бер Илаһка ышаналар, алар аны Галәмне барлыкка китерүче Ахура Мазда дип атыйлар. Зәрдөштлекнең изге китабы Авеста ике төп секциядән тора: иң борынгысы унҗиде гимнны кертеп Гаталар һәм яңарак Авеста, анда борынгырагына комментарлар бар. Анда шулай ук мифлар, хикәяләр һәм ритуал детальләре бар. Учак Зәрдөштлектә иң әһәмиятле чисталык символы булып тора.
Зәрдөштлекнең туу датасы бәхәсле, тарихчылар күбесенчә безнең эрага кадәр 660-583 датада килешәләр, аның туу урыны булып Азәрбайҗан җирләре тора. Асаба риваятьләргә караганда, Зәрдөшт Кавказ Албаниясендә туган булган. Әмма бу фикер Зәрдөштлек йогынтысы астында башка төбәкләрдә дә бар.
Безнең эрага кадәр якынча 550 елда Сайрус II Көньяк Азәрбайҗан җирләрен Ахеменид Империясенә берләштергән. Аның хөкеме астында Зәрдөштлек Империядә төп дин булган, әмма ул буйсынган территорияләрдә халыкка Зәрдөштлекне таратмаган.
Дарий I хөкеме вакытында, Зәрдөштлек Ахеменид Империясенең рәсми дине булган. Дарий I шулай ук сатрапияләрендә уртача дини ирек рөхсәт иткән.
Александр Македонияле Дарий III-не б.э.к 331 елда тар-мар иткән. Бу чорда Зәрдөштлек зәгыйфьләнә башлаган. Күп каһиннәр үтерелгән булган Зәрдөштлекнең күп изге текстлары җимерелгән һәм мәңгегә югалтылган булган.

Азәрбайҗан территориясендә борынгы дәүләтләр үзгәртү

Атропатена үзгәртү

Безнең эрага кадәр якынча 328 елда Медиа һәм Атропатес сатрапы бәйсез берлек Атропатенаны нигезләгән. Дәүләт Азәрбайҗанда урнашкан булган (тарихи Азәрбайҗан, ягъни Иран Азәрбайҗаны) һәм шулай ук хәзерге Азәрбайҗан Республикасының кечкенә өлешен керткән (ягъни Аранны). Зәрдөштлек Атропатенаның төп дине булып, Атропатенаның башкаласы Ганзак дини үзәк булып киткән. Зәрдөштлек гыйбадәтханәләрендә төбәкнең бай нефть ятмаларыннан якканнар. Күп тарихи чыганаклар буенча, "Азәрбайҗан"ның атамасы "Азар"дан барлыкка килгән, бу төбәктә Зәрдөштлек популяр булганга.

Албания үзгәртү

Безнең эрага кадәр IV гасырда, хәзерге Азәрбайҗан Республикасының төньягында һәм өлешчә көньяк Дагъстанда, Кавказ Албаниясе берлеге нигезләнгән булган. Ахеменид, Парфян һәм аеруча Сасанид йогынтысы астында Зәрдөштлек илнең төп дине булган.
Әрмән тарихчысы Мовсес Каганкатваци Яздегерд II-нең (438-457) Албаниядәге сәяси сызыгын өйрәнеп аның Албаниядә Христианлыкка караганда Зәрдөштлеккә өстенлек бирүен күрсәтә.
Кавказ Албаниясендә казулар нәтиҗәсендә төбәктә Зәрдөштлекнең таралуын күрсәтүче күп мәдәни әйберләр табылган булган.

Зәрдөштлек архитектурасы үзгәртү

Зәрдөштлек эзләре Бакы, Шамаха, Нахчиван, Мингечаур, Талыш-Муган даирәләрендә бар. Абшерон ярымутравы һәм Бакы борынгы заманнарда Зәрдөштлек үзәкләре булган. Абшерон Ярымутравы яр буенда һәм диңгездә табигый сүнми торган газ учаклары күп булган. Сасанид эрасында (3-енче - 7-енче гасырлар) Зәрдөштлек дәүләт дине дәрәҗәсенә үскәч, Бакы шәһәр үсешендә яңа стадиягә кергән. Шәһәрнең иң популяр архитектур һәйкәле Кызлар Манарасы һәм шул вакытка карый торган борынгы шәһәр диварлары һәм манаралары булган.

Атешгяһ-Бакы үзгәртү

 
Атешгяһ Ут Гыйбадәтханәсе

Азәрбайҗанда иң популяр борынгы һәйкәлләрнең берсе Атешгяһ безнең эраның унҗиденче гасырына карый һәм Сураханы авылында урнашкан, бу Каспий Диңгезе яр буенда башкала Бакыдан унбиш км да урнашкан. Кайбер чыганакларда бу һәйкәл утка табынучылар гыйбадәтханәсе дип атала. Атешгяһ һәйкәле Зәрдөштлеккә карый, ул борынгы Азәрбайҗанда төп дин булган. Атешгяһ гыйбадәтханәсе ЮНЕСКО тарафыннан дөнья мирасы урыны булып билгеләнгән булган.

Хыналыг үзгәртү

Азәрбайҗанның Губа районының көнбатышында урнашкан Хыналыг авылы (Хыналуг, Хиналыг) шулай ук Зәрдөштлек гыйбадәтханәләре өчен мәшһүр. Хыналыгның борынгы өлешендә 7-енче гасрда Зәрдөштлекнең эзләрен чагылдыручы Бурҗ соңгы юлга озату урыны төзелгән булган. Бу тирәдә күп мәгарәләр, пирлар (Азәрбайҗан телендә "изге урыннар") бар.

Азәрбайҗанда Ислам таралганнан соң Зәрдөштлек үзгәртү

7-нче гасырда Гарәпләр Азәрбайҗанны кертеп Иранны яулап алганнар. Бу вакытта күп Зәрдөштлек гыйбадәтханәләре, китапханәләр җимерелгән һәм яндырылган булган һәм күп Зәрдөштлек текстлары югалтылган булган. Зәрдөштлек тарафдарларына Иудейларга һәм Христианнарга кебек зиммиларга кебек мөнәсәбәт булган. Бу алар дини практикаларын үти алган, әмма өстәмә салымнар түләргә тиеш дигәнне аңлаткан. Шулай да Зәрдөштлек Иранда азчылык дине булып киткән.

Нәүрүз үзгәртү

Алты Гаһамбар фестивале һәм Нәүрүз җиде әһәмиятле Зәрдөштлек фестивале булып тора. Барлык Нәүрүз традицияләре Зәрдөштлектән килеп чыккан. Бу фестивальләр язгы көн-төн тигезлегендә була. Мэри Бойс буенча "Мөгаен Нәүрүз аларның иң изгесе, тирән доктриналь әһәмият белән Зәрдөшт үзе тарафыннан нигезләнгән булган."
Үзенең Зәйн-әл-Әхбар дип аталган эшендә Фарсы тарихчысы Гардизи Нәүрүзне Зәрдөштлек фестивальләре арасында искә ала һәм Зәрдөшт Нәүрүз бәйрәм итүенең зур әһәмиятен ассызыклаган дип әйткән.
Гадәттә Азәрбайҗанда әзерләнүләр Нәүрүзгә кадәр бер ай элек башлана. Кешеләр фестивальгә кадәр дүрт сишәмбене дүрт элементларның - су, ут, җир һәм җил көннәре буларак бәйрәм итә.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү