Атәшгяһ (әзери. Atəşgah — «ут урыны»[1]) — Азәрбайҗанда, Апшерон ярымутравында, Баку үзәненнән 30 км да, Сурахан районында, Сурахан авылы кырыенда ут гыйбадәтханәсе, монда төрле вакытта Зәрдөштлек дине тарафдарлары (атәшпәрәстләр), Һинд дине тарафдарлары һәм Сикхлар табынганнар. XVII–XVIII гасырларда «мәңге» сүнми торган утлар — табигый газ чыганаклары урынында барлыкка килгән,[2], шуңа күрә гыйбадәтханәнең атамасы «Атәшгяһ», моның мәгънәсе «Ут йорты», «Ут урыны».

бина[d], предмет культа[d] һәм музей
Атәшгяһ
Atəşgah
Ил Азәрбайҗан
Урнашу урыны Сурахан районы, Бакы шәһәре тирәсе
Кайсы дини агымга карый Һинд дине, Сикх дине, Зәрдөштлек
Нигезләнгән XVII гасыр

Архитектура комплексы алтыпочмактан гыйбарәт, аның тышкы стенасы тешле һәм эчке порталы бар, бина яны үзәгендә дүртпочмаклы төп гыйбадәтханә тора, бу утка табынучыларның (азерпәрәстләрнең) табыну өчен алтаре булып тора. Керү порталы өстендә Апшеронда традицион кунак бүлмәсе урнашкан (балахана).

Гыйбадәтханә корылмалы комплексының биналарын төзү датасы 1713 елга карый. Гыйбадәтханә үзе, фараз ителгәнчә, борынгы заманнан бирле булган һәм безгә беренчел планын саклап барып җиткән. Ут алтаре берникадәр дәрәҗәдә алтарьларның Мидия эпохасында борынгы традициясен чагылдыра, ул беренчел планын саклый. Шуннан ут алтаре традицион күренешкә ия дип нәтиҗә ясарга була, квадратның почмакларында дүрт багана, үзәк пространство купол белән капланган һәм дүрт яктан ачык. Гыйбадәтханәдә 24 келья бар. Хәзерге заманда Атәшгяһ Ширваншаһ Сарай комплексы филиалы буларак эшли. Күпсанлы туристлар арасында, бирегә дини сәфәр кылучылар итеп килүчеләр дә бар.[2].

Ачык күк астындагы музей Азәрбайҗан президенты әмере буенча Дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы дип игълан ителгән.[3]. Елына музейга килүчеләрнең уртача саны якынча 15000 кеше.

1998 елда «Атәшгяһ» ЮНЕСКО тарафыннан Дөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелү өчен тәкъдим ителгән.

Тарихы үзгәртү

Иртә урта гасырларда Кавказ артында утка табыну үзгәртү

Баку янында территория инде иртә урта гасырларда чыганакларда сүнмәс утлар яну урыны буларак искә алына. Сара Ашурбейли буенча, бу феномен турында иң иртә искә алу V гасыр Византия авторы Приск Панийскийда очрый. Янучы газ чыгулары турында монда VII–X гасыр әрмән һәм гарәп авторлары аль-Истахри, аль-Масуди һ.б. язган, ә шулай ук соңрак көнчыгыш һәм көнбатыш Европа чыгынакларында язылган булган. Иң көчле газ чыгулар Сураханы авылында булган[4].

Кавказ артында Зәрдөштлек кануннары буенча утка табыну турында иң элек искә алу Сасанидлар чорына карый.[5][6], алар биредә ут гыйбадәтханәләрен нигезләгәннәр. Өлкән мобед Картирның (III гасыр) «Кааба Зороастра»да язмасыннан билгеле булганча, ул Кавказ артында изге утларны корган һәм аларга хезмәт итәргә каһиннәрне билгеләгән: «Албания һәм Баласакан иленә кадәр үк, Албан капкаларына кадәр...шул илләрдә булган мәҗүсләрне һәм утларны тәртипкә салдым, җәберләүне һәм талауны тыйдым, алардан көчләп алынган нәрсәне кире бирдем; һәм аларны үз илемә китердем, маздаясний диненә күчердем һәм яхшы мәҗүсләрне хөрмәтле һәм шәп иттем»[7].

Мовсес Хоренаци Багаван өлкәсен тасвирлаганда «Еотнпоракиан багинк» (борынгы әрмәнчә. «Җиде чокыр табыну урыны») топонимын искә ала һәм шахиншах Ардаширом I (227–241) тарафыннан Багаванда ут гыйбадәтханәләрен кору турында яза.[8].

В 624 елда император Ираклий Баку районына бәреп кергән һәм фарсылар янучы газга табынган күп гыйбадәтханәләрне җимергән.[9].

Гевонд (VIII гасырда) Атши-Багуан шәһәрен искә ала, анда сүнмәс утлар янган[10]. Кайбер галимнәр фикеренчә Атши — ул бозылган «Аташ» («ут») сүзе, ә Аташи-Багуан — «изге утлар урыны»[11], ул хэзерге Баку булган.[12]. Истахри 930 елда «Илләр һәм юллар китабы»нда язганча Баку янында яшәүчеләре зәрдөштлек дине тарафдарлары булган авыллар бар дип яза.[13] Шул ук мәгълүматны гарәп географы Абульфеда кабатлый[14]. Гөрҗи «Картлис Цховреба» язмасында Баку XIII гасырга кадәр Багаван дип аталган.[15].

Апшеронда җиде хөрмәт ителә торган чокыр турында 1683 елда Сураханы авылына сәяхәт кылган Алман сәяхәтчесе Кемпфер искә алган.[16].

XVII–XVIII гасырлар үзгәртү

 
Григорий Гагарин рәсемендә.

Якынча XV–XVI гасырлардан бирле Ширванның Һиндстан белән дипломатик һәм сәүдә мөнәсәбәтләре киңәя. Төньяк Һиндстаннан тәмләткечләр һәм тукымалар сата торган сәүдәгәрләр акчасына (алар мөгаен Шиваизм һәм Сикх моннас сектасы тарафдарлары булган) [17], Сураханы авылы янында утка табыну урыны торгызылган булган һәм Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм Сикхлар табыну урыны өчен кулланылган булган.[18][19][20]. В XVII гасырда чыганаклар буенча Бакуга утка табыну өчен дини сәфәр кылучы Һинд дине тарафдарлары килгән. Гыйбадәтханәнең иң элек төзелүе 1713 елга карый. Соңракларына язма буенча сәүдәгәр Канчанагар акчасына 1810 елда төзелгән үзәк гыйбадәтханә-алтарь карый.

 
Атәшгяһтан Һинд дине (өстән) һәм фарсы (Зәрдөшетлек, астан) язмалар.

XVIII гасыр дәверендә изге урын тирәсендә бер-берсенә төзелеп, табыну урыннары, кельялар, Кәрван-сарай төзелгән булган. Һәйкәлнең кельяларында таш буенча киселгән язмалар бар, алар Дэванагари һәм Гумруки Һинд язуы белән язылган. XIX гасыр башында гыйбадәтханәнең кыяфәте хәзергегә охшаш булган инде. Хәзерге архитектур традицияләрдә төзелеп, Атәшгяһның борынгы ут алтарьлары хасиятләре бар. Бу планы буенча биш почмакли бина, аның тышкы стенасы тешле һәм эчке порталы бар. Эчке бина яны урынында төп алтарь-гыйбадәтханәнең дүртпочмаклы ротондасы бар. Эчке портал өстендә Апшеронда традицион кунак йорты - "балахане" урнашкан.

Гыйбадәтханә-изге урын янында дүртпочмаклы чокыр бар, ул тулаем ташлар белән тутырылган, анда элек изге утта үлгән Һинд дине тарафдарларының тәннәрен яндырганнар. Атәшгяһта уннарча булган Һинд дине тарафдарлары - дәрвишләр утка табынганнар, аскетик тормыш алып барганнар, тәннәрен тыйганнар һәм җаннарын сафландырганнар. Алар үзләренә 30 кг га җиткән чылбырлар асканнар, сүндерелмәгән известь өстенә ятканнар - моны тәннең аерым өлешләренең үле хәлгә килүе өче эшләгәннәр. Алар эшләмәгәннәр, Һинд сәүдәгәрләре акчасына яшәгәннәр. Алар ышануынча үлемнән соң кеше җаны янә туа һәм Җиргә кайта. Ә нинди кыяфәттә икәне - затлы кеше яки берәр нинди хайван кыяфәтендәме - бу кармага карый - яхшы һәм явых эшләр суммасына карый.

Моннан кала, Һинд дине тарафдарларыннан һәм Сикхлардан башка, гыйбадәтханәдә шулай ук Зәрдөштлек дине тарафдарлары (парслар һәм гебрлар) булган дип әйтелә. XVII гасырның 60-ынчы елларда Шарден парс-гебрлар турында әйтә, алар гел янә торган утка табынганнар, ул Шемахадан ике көн юлда, Апшерон ярымутравында булган.[21].

 
Сураханы авылының җиде хөрмәт ителгән ут чокыры һәм гыйбадәтханә киртәсе. Э. Кемпфер рәсеме, XVII гасыр ахыры.

1683 елда Сураханыга килгән Э. Кемпфер язганча утка табынган кешеләр арасында, икесе Һиндстанга күчкән парслар.[22]

Азәрбайҗанда 1689 елдан бирле яшәгән Француз иезуиты Виллот мәгълүмат биргәнчә Атәшгяһта Һиндлеләр һәм борынгы фарсылар токымы гебрлар табыналар.[23].

Немец мөсафире Лерх, гыйбадәтханәдә 1733 елда булган, ул язганча, монда «12 гебр яки борынгы фарсы утка табынучысы» бар[24].

Бакуга 1747 елда килгән Дж. Ганвэй Атәшгяһ турында берничә язма калдырган. Аташгяхта утка табынучы кешеләрне ул «һиндлеләр», «фарсылар» һәм «гебрлар» дип атый.[25].

Аташгяхка 1770 елда килгән С. Гмелин язганча, Атәшгяһта һиндлеләр һәм борынгы фарсылар токымы бар."[26].

1820 елда гыйбадәтханәгә Франция консулы Жак Франсуа Гамба килгән. Аның сүзләренчә, гыйбадәтханә Zartichigay дип атал, аның янында өлешчә Һинд дине тарафдарлары, өлешчә Заратустра тарафдарлары гебрлар яшәгән.[27].

Гыйбадәтханә күбесенчә Һинд дине гыйбадәтханәсе буларак кулланылса да, аның архитектурасы Һинд дине архитектурасыннан аерылып тора, ул «чахар-таг» булып тора — бу дөньяның дүрт урынына юнәлгән дүрт ярымтүгәрәк аркадан торган корылма.

Чахар-таг формасында гыйбадәтханәләр кору традициясе ут гыйбадәтханәләренең Сасанид стилена карый, ул империянең көнбатышында таралган булган. Бу тип ут гыйбадәтханәләре Анида булган (хәзерге вакытта Төркиядә Карс вилайяте)[28], Ниасаре (хәзерге вакытта Иранның Исфәһан вилаяте) һәм башка өлкәләрдә булган.

Дж. Рассел фикере буенча, мөгаен, Бакуда бу гыйбадәтханә Кавказда Зәрдөштлек табынуның үзәге булып хәзерге изге урын төзелгәнчегә кадәр үк булган.[29].

Багышлау язмалары үзгәртү

Кайбер кельяларга керүләр өстендә кыска багышлау язмалары белән таш такталар эленгән. Хәзерге көнгә кадәр 14 Һинд дине, 2 Сикх һәм бер Фарсы (Зәрдөштлек) язмасы сакланган.

XX гасыр башында гыйбадәтханәдә булган Джексонвека, 18 язманы билгели[30]. Бу язмаларның иң элеккесенең датасы Самват 1770 (1713 б. э.).

Бу язмаларның 14-се «Атлас к путешествию Б. А. Дорна по Кавказу и южному побережью Каспийского моря» китабында китерелгән (СПб., 1895, разд. III, 7 лл. Ср. также: Б. А. Дорн. Отчет об ученом путешествии по Кавказу и южному берегу Каспийского моря. Труды ВОАО, VIII, отд. оттиск, 1861, стр. 36.)[31]. 1950 елда. Дж.М. Унвала бу язмаларның 16 фотосурәтен бастырган, анда Гурмукхи әлифбасы белән язылган ике язма тәрҗемә ителгән һәм Дэванагари язуы белән язылган һәм бер Фарсы язмасының өлешчә тәрҗемәсе тәкъдим ителә. Дэванагари язуында язылган язмаларның тәрҗемәсен Дж. М. Унвала бирми, һәм ул үзе дә, мәшһүр Санскрит галимнәре рәте дә аны тулысынча танып укый алмаган дип сылтама әйтә.[32].

Кайбер язмалар ахырында датировкалар бар, аларда алар XVIII–XIX гасырларда эшләнгән булган дип язылган. Кайбер Һинд дине язмалары каты җимерелгән, бу аларны укырга авыр итә.

Һинд дине язмалары

Һинд дине язмалары Хиндустанида һәм Марвари диалектында язылган һәм Дэванагари әлифбасы белән һәм Махаджани әлифбасының төре белән язылган, анда сузыклар гадәттә күрсәтелми, шуңа күрә аны укуы авыр.

Барлык диярлек Һинд дине язмаларында Санскрит телендә кереш формуласы бар: Šri Ganešāya namah «Хөрмәт ителгән [Акыллылык Ходае] Ганешага багышлау». Кайбер язмаларда шулай ук шигырьләр (шлока) һәм бозылган Санскрит телендә аерым фразалар очрый.

Иң күп игътибарны, үзәк алтарьда урнашкан Свастика белән Нагари шрифты белән язылган язма җәлеп итәː

оригинал

транслитерация

перевод

1. Ом, хөрмәт ителгән Ганешага табыну

2-3-4. Муллык! Хөрмәт ителгән Викрамадитья эрасында хөрмәт ителгән учак өчен портал төзелгән булган. Сәфәр кылучы аскет Канчангир дәрвиш

5. Махадева Котешвара, Рамадатаның яшәүчесе.

6. Асоджа караңгы яртысының сигезенче көне, 1866 ел.

комментарийләр

Ганеша — Акыллылык Ходае. Викрамадитья эрасы безнең эрага кадәр 58 елдан бирле башлана. Язма ахырында датировка (6 юл) бу эра буенча бирелә. Махадева — Шива эпитеты. Бу исемнең язмада булуы, аның авторы (Канчангир) — Шиваит икәнен күрсәтә. Асоджа — Һинд дине календареның җиденче ае. Григориан календареның сентябрь ахырына һәм октябрьның башына туры килә. Викрамадитья эрасының 1866 елы безнең эраның 1810 елына туры килә. Телгә килсәк, бары тик кереш фразасы: Sri Ganesaya namah дөрес Санскрит фразасы булып тора, ягъни Санскрит грамматикасы кагыйдәләрен үтәп Санскрит сүзләреннән төзелгән. Язманың башка тексты Хиндустани телендә язылган.

Сикх язмалары

Ике язма да Пәнҗаби телендә Гурмуки язмасы белән башкарылган, җиде юлдан торалар. Юллар бер-берсеннән горизонталь юллар белән аерылган. Язмалар сикхларның көн саен догаларыннан Джапуджи-сахибтан кереш формулаларыннан тора.[33]

1 язма

оригинал

транслитерация

l. Ek Oang Kaar. Satinām kartāpurakh(u) nirbhāo

2. nirvair Akal moorat(i) ajoonee

3. saibhang gurprasad || Vahuguruji sahai

4. baba [Та] gadasa Bamgevale ka chela Mela

5. rama jisaka chela [karatarama] udasi ||

6. [Sa]va [laji] dharatna [ki] jaga banāi gayi

7. dha " guru " vara « buja»

тәрҗемәсе (русча)

Эк Оанг Кар. Да будет Гуру милостив (имя) которого истина, который человекосоздатель без страха, без ненависти, без смертной формы, без происхождения (и) саморожден.

Да будет милостив Гуру помощью!

Был баба (Та) гадаса, житель Бамга, учеником которого был Меларама,

учеником которого был (Каратарама) Удаси.

(Это) священное место (называемое) Джаваладжи было построено…

2 язма

транслитерация

1. Om safinama karatapurakha nlrabhaii

2. niravai fra] akalamurati ajuni saibham

3. guraprasadi || japn adi [sa] chu jugadisa—

4. chu hai bhi sachu nanaka hosi bhi sachu || satiguru [pra?]—

5. sadi bava Jadusahs [sukha] jisaka chela

6. bava Kagusa (a) ha ji [sa*] ka chelaba (a) va Bamkesaha jiska chle]—

7. !a " rasaha dharama ki jagaha bana (a) i

тәрҗемәсе (русча)

Ом. Да будет Гуру милостив, имя (которого) истина, (который) человекосоздатель, без страха, без ненависти,

без смертной формы, без происхождения (и) саморожден.

О Нанака! Подумай о (этой) вечно бесконечной реальности (которая) истинна (и) всегда останется истинной!

Да будет милосердный Гуру милостив!

(Был) бава Джадусаха-(суха), учеником которого (был) бава Бамкесаха,

учеником которого… расаха построил это священное место.

комментарийләр

Бамга — Пәнҗабта Джалунджара районында изге шәһәр. Язмларда искә алынган шәхесләренең исемнәре Сикхларның исемнәре кебек сингх.-ка бетмиләр. Бу бу кешеләр катгый мәгънәдә Сикхлар булмаган, ә моннас булганнар (ягъни «чәче кырылган») булганнар ишарә итә  — Бу Сикх динен тотып, Сикх дине буенча кушылган ритуалларны башкармый торган дини агым.

Беренче язмада Дживаладжи искә алына — бу Сикхлар тарафыннан табынылмый торган Һинд дине Алиһәсе. Нам-Дхарис, бер үк вакытта Һинд динен һәм Сикх динен тоткан дигән фараз бар.

Зәрдөштлек язмасы

Бу язма шигырь формасында язылган һәм дүрт юлдан тора[17]:

 
Атәшгяһ ут гыйбадәтханәсендә Зәрдөштлек язмасы

оригинал

آتشی صف کشیده همچون دک

جیی بِوانی رسیده تا بادک

سال نو نُزل مبارک باد گفت

خانۀ شد رو سنامد (؟) سنة ۱۱۵٨

транслитерация

ātaši saf kešide hamčon dak

jeyi bavāni reside tā bādak

sāl-e nav-e nozl mobārak bād goft

xāne šod ru *sombole sane-ye 1158

тәрҗемәсе (русча)

Огонь горит как сплошной ряд

Исфәһан(ец) из Бавана пришёл до Бадака

«Да будет благословен наступающий Новый Год», — сказал он.

Дом был поставлен в (месяце) Сомболе в год 1158-й.

комментарийлар

Беренча юлда автор гыйбадәтханә тирәли янучы утлар боҗрасы һәм рәте турында сөйли.

Файл:Малый почитаемый огонь. На заднем плане — чахартаг и огни келий, горящие в ряд. Рисунок 1865 г..jpg
Кече хөрмәт ителә торган ут. Арткы планда — чахартаг һәм кельялар утлары, алар рәткә тезелеп яналар. 1865 ел рәсеме.

Икенче юлда автор Баваннан һәм Исфәһаннан икәнен әйтә, һәм Бадакка кадәр барып җиткәнен әйтә. «Джей» — Исфәһан шәһәренең элекке атамасының «Гай»дан гарәпләштерелгән формасы.[34]

Баван — Исфәһаннан көньякка таба урнашкан кечкенә авыл.[35],[36]. Исфәһанда һәм аның шәһәр янында XVII гасыр башыннан Зәрдөштлек җәмәгате булган. Солтан Шәех (1694–1722) вакытында Исфәһанның барлык диярлек Зәрдөштлек дине тарафдарлары сакланып калганнар, кайберәүләре генә сакланып калган. Йезд районында һаман да шундый качаклардан шәҗәрәсен алып барган гаиләләр бар.[37]. «Бадак» сүзе шигырь рифмасын саклау өчен Баку шәһәре өчен кулланыла. (Название Баку в источниках XVI–XVIII вв. в. писалось как Бадку, Бад-е кубе[38]).

Өченче юлда килүче Яңа Ел турында әйтелә, шигырь ахырында Сомболе йолдызлыгы — Колос (Кыз) йолдызлыгы, искә алына, ул 22 август — 22 сентябрьга туры килә. Ай язуында оста хата буенча сүз ахырында l һәм h хәрефләрен бутаган. Язманың соңгы юлында биредәге таш буенча кисү остасы — 1158 елны күрсәткән, бу безнең эраның 1745 елына туры килә һәм янәшә язылган Һинд дине язмасы датировкасы белән туры килә, анда Самват 1802 датасы күрсәтелгән, бу шулай безнең эраның 1745 елына туры килә. Иранның Зәрдөштлек тарафдарлары үз календарен кулланганнар һәм Яңа Елны (Нәүрүзне) язгы тигезлек көнендә бәйрәм иткәннәр. Әмма XI гасырда Зәрдөштлек тарафдарларының календарь системасы бөлгенлеккә төшкән, чөнки кәбисә интеркаляцияләре уздырылмый башлаган. Шулай итеп, аларның календаре буенча Нәүрүз башлангыч датасыннан күчә башлаган, һәм 1745 елга Нәүрүз көне 22 сентябрьга туры килгән, ягъни Колоса ае вакытына туры килгән. Бу календарь «кадми» дип атала һәм Иранның зәрдөштлек тарафдарлары тарафыннан XX гасырга кадәр кулланылган, шул вакытта алар Язгы тигезлек көнендә Нәүрүзне билгеләү традициясен торгызганнар.

XIX–XX гасырлар үзгәртү
 
Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлегеннән иллюстрация (1890–1907)

В XIX гасырда рус-фарсы сугышлары беткәннән соң һәм Кавказ арты Россия империясе составына кергәннән соң, Сурахан Аташгяхы Россиядә мәшһүр булып киткән һәм анда рус һәм Европа мөсафирләре еш килгән.

1820 елда гыйбадәтханәгә Гамба, Франция консулы килгән. Гамба сүзләре буенча монда өлешчә Һинд дине тарафдарлары, өлешчә фарсы гебрлары, ә өлешчә Зәрдөштлек тарафдарлары яшәгән.[39].

1840 елда Караим галиме Авраам Фиркович Дербенд шәһәренә килгән һәм Бакудан Зәрдөштлек тарафдары белән дини бәхәсендә катнашкан, моның турында ул үзенең «Авней-Зикарон» эшендә язган. Гәрчә рус коменданты аның оппонентын брамин дип таныштырса да, бәхәснең үзеннән Фиркович Зәрдөштлек тарафдары белән бәхәсләшкәне килеп чыга. Фиркович аннанː "Сез нишләп утка табынасыз? Бу бөтен яратылган нәрсә кебек мәхлукат түгелме?" дип сораган. Бакудан Зәрдөштлек тарафдары алар турыдан-туры утка табынмыйлар, ә Яратучыга (Q’rt’) ихтирам күрсәтәләр дип җавап биргән, аның символы булып ут тора. Яратучы өчен кулланылган төшенчә, Фиркович тарафыннан Q’rt’ дип язылган, ягъни бу Пәхләви Kerdar сүзе, бу «Яратучы» дигәнне аңлата. Хасият буларак бәхәс төрки телдә булган, ягъни Баку Зәрдөштлек тарафдары Азәрбайҗан телендә сөйләшкән.[40].

 
Сүнмәс утларда Кәрван-сарай күренеше. Илья Николай улы Березинның «Путешествие по Дагестану и Закавказью» китабыннан рәсем.

1858 елның ноябренда Аташгяхка Франция язучысы Александр Дюма-әти килгән, үзенең хатирәләрендә ул гыйбадәтханә хезмәткәрләрен «парслар», «гебрлар» һәм «маджлар» (яки мәҗүслар) дип атаган.[41].

Инглиз Асшер Аташгяхка 1863 елның 19 сентябренда килгән. Ул аны «Аташ Джа» дип атаган һәм гыйбадәтханәдә Һиндстаннан һәм Ираннан дини мөсафирлар бар икәнен әйтә.[42]

Немец бароны Макс Тильман бу гыйбадәтханәгә 1872 елның октябренда килгән. Үзенең хатирәләрендә ул: «Бомбей парслары җәмәгате монда каһинен җибәргән; берничә елдан соң ул алмаштырылган булачак. Аның биредә булуы кирәк, чөнки монда Иран кырыйларыннан (Йезд, Керман) һәм Һиндстаннан мөсафирлар килә һәм алар бу изге урында берничә ай яки ел дәвамында торалар.» дип яза[43].

 
Жан Пьер Моне рәсемендә. «Le Tour du Monde» (Париж, 1860 - та басмасында.)

1876 елда Атәшгяһка Инглиз мөсафире Джеймс Брюс килгән. Ул билгеләгәнчә Бомбей парслары панчаяты гыйбадәтханәдә үз багучының булуын тәэмин итә[44]. Шул ук вакыт тирәсендә гыйбадәтханәгә килгән Пьер Понафидин Бомбейдан ике парс мобеды турында искә ала.[45].

Брюстан соң гыйбадәтханәгә килгән Эрнест Орсоль билгеләгәнчә парс каһине 1864 елда үлгәннән соң Бомбей парслары панчаяты берничә елдан соң монда яңа каһинне җибәргән, әмма монда Һиндстаннан һәм Ираннан килгән дини мөсафирләр бу табыну урынын онытканнар инде һәм 1880 елга анда инде беркем дә булмаган.[46].

О’Донован 1879 елда гыйбадәтханәгә килгән һәм «гебрларның дини Ходайга хезмәт итүе» турында яза.[47].

 
Атәшгяһта гебрлар хезмәте. Жан Пьер Моне рәсеме. «Le Tour du Monde»-та нәшер ителгән (Париж, 1860)

1898 елда «Men and Women of India» журналында «Бакуда борынгы Зәрдөштлек гыйбадәтханәсе мәкаләсе басылган булган, биредә автор Аташгяхны «парс гыйбадәтханәсе» дип атый һәм соңгы Зәрдөштлек вәкиле анда якынча 30 ел элек җибәрелгән дип әйтә (ягъни 1860-ынчы елларда)[48].

1905 елда Дж. Генри үзенең китабында билгеләгәнчә, 25 ел элек (ягъни 1880 елда) Сураханыда соңгы фарсы каһине үлгән[49].

1855 елда нефтьгаз промыселлары үсү белән гыйбадәтханәдән ерак түгел завод төзелгән булган һәм Атәшгяһның табигый утлары әкренләп тоныга башлаган. 1887 елда инде шактый тоныккан утлар белән гыйбадәтханәгә император Александр III килгән. Гыйбадәтханәнең учаклары тәмам 1902 елның 6 январенда сүнгән.[50]

Галим М.С. Саяпин язганча, XX гасыр башында Сураханыдан 11 км да урнашкан Апшерон авылы Говсаннан бер карт әйтүе буенча аның хәтерендә (ягъни XIX гасырның икенче яртысында) аның тирәли утка табынучы картлар яшәгән, гәрчә аларның балалары инде мөселманнар булган.[51]

 
1919 ел Азәрбайҗан почта маркасында ут Гыйбадәтханәсе.

1925 елда «Азәрбайҗанны Өйрәнү һәм Тикшерү Җәмгыяте» чакыруы буенча Бакуга парс профессоры Дж.Дж. Моди килгән, ул шул вакыттагы җөмһүрият җитәкчесе — Агамалы оглы, Самед Ага белән очрашкан. Очрашу вакытында Моди, парс традициясе Азәрбайҗанны мәңге утлар иле итеп хәтерләгән һәм Бакуга килүен Воурукаш диңгезенә һәм мәңге утлар гыйбадәтханәләренә дини сәфәр буларак каравын әйткән. Ул мәгълүм иткәнчә, парс кулъязмаларында «Хәзәр диңгезенең көнбатыш ярында ут гыйбадәтханәләре» искә алына[52]. Моди Каспий ярында гыйбадәтха кылган, Кызлар манарасына зиярәт кылган, ул аны борынгы Аташкаде (ут гыйбадәтханәсе) дип санаган, моның турында ул соңрак хәтирәләрендә язган. Ул шулай ук Аташгяхка килгән, әмма күп санлы Һинд дине аттрибутлары булганга күрә (кельяның керүләре өстендә язмалар, чахартаг түбәсендә тришул) ул аның архитектурасында («чахар-таглар») Сасанид чоры утлары гыйбадәтханәсе хасиятләрен танымаган һәм Аташгяхны Һинд дине гыйбадәтханәләренә карый дип әйткән.[53].

1925 елдан Атәшгяһ 50 ел онытылган булган. 1975 елда реставрация эшләреннән соң, Атәшгяһ зиярәт кылу өчен ачылган булган. 2007 елда гыйбадәтханә янә реставрацияләнгән булган.

1998 елда утка табынучылар гыйбадәтханәсе «Атәшгяһ» ЮНЕСКОда (UNESCO — The United Nations Educational, Scientific and Cultural Organization) Бөтендөнья Мирас объектлары Исемлегенә кертелү өчен тәкъдим ителгән булган. Бу тәкъдим һәм гыйбадәтханә комплексының Азәрбайҗанда Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертү (WHL — World Heritage List) тәкъдиме Азәрбайҗанның Фәннәр Академиясенең Архитеутар һәм Сәнгать Институтының Һәйкәлләрнең Фәнни Реставрациясе фәнни проблемаларының бүлегенең җитәкчесе, Aзәрбайҗанның ИКОМОС президенты — (ICOMOS — International Council on Monuments and Sites) Гөлнара Мехмандарова тарафыннан әзерләнгән булган.[54].

Атәшгяһка еш Парс һәм Иран Зәрдөштлек тарафдарлары килә, алар монда дини хезмәтләр үткәрә.[55],[56].

 
Атәшгяһта Мобед Курош Никмам (Иран) җитәкчелегендә Зәрдөштлек гыйбадәте.

"Атәшгяһ" дип аталган башка ут гыйбадәтханәләре үзгәртү

Азәрбайҗанның тагын бер борынгы гыйбадәтханәсе булып Хыналыг авылыннан 5 км көнбатышта табигый газ чыгу урынында урнашкан атәшгяһ тора.

Моннан башка, мондый атама белән гыйбадәтханә Иранда, Исфәһанда урнашкан. Хәзерге вакытта ул шулай ук музей итеп ясалган һәм шәһәрнең бер манзарасы булып тора.

Әдәбиятта үзгәртү

Клодиус Бомбарнак сүзләре белән Жюль Верн Атәшгяһны шулай дип тасвирлаган:

Мин мәшһүр Атәш-Гяһ изге табыну урынына барасы идем, әмма ул шәһәрдән егерме ике чакрымда урнашкан, һәм мин кайта алмас идем. Анда Һиндстаннан килгән итле ризык ашамаучы парс каһиннәре тарафыннан йөзләр ел янган мәңге ут яна. Башка илләрдә бу ышананучы Вегетарианнарны бары тик яшелчәләр яратучылар дип санарлар иде.[57]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Фарсы теленнән: атәш — ут, ялкын; гяһ — урыны, вакыты. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
  2. 2,0 2,1 К.М. Мамедзаде. Строительное искусство Азербайджана (с древнейших времен до XIX в.), Баку, 1983.
  3. Распоряжение Президента Азербайджанской Республики «Об объявлении территории Храма Атешгях в Сураханском районе города Баку Азербайджанской Республики Государственным историко-архитектурным заповедником „Храм Атешгях“»
  4. Ашурбейли С.А. История города Баку. — Б.: Азернешр, 1992. — Б. 327. — 408 б. — ISBN 5-552-00479-5.

    Атәшгяһ бу һәйкәлгә заказ ясаган һиндлеләр планы буенча тарафыннан биредәге осталар тарафыннан төзелгән булган. Мәгълүм булганча, Баку зонасы урта гасырларда үк инде чыганакларда сүнмәс утлар янучы урын дип искә алына. Моның турында иң иртә искә алу V гасыр. Византия авторы Приск Панийскийда очрый. Янучы газ чыгуын урта гасыр әрмән һәм гарәп авторлары (VII—X гасырлар) әл-Истахри, Мас'уди һ.б. тасвирлаганнар һәм шулай ук Апшерон утравында башка урыннарда — Пир-Аллахи утравында, Сураханы авылында, Бакы бухтасында, Шубаны тавында соңрак көнчыгыш һәм көнбатыш-Европа чыганаклары тарафыннан тасвирланган булган. Әмма газның иң көчле чыгулары Сураханы авылы янында булган.

  5. Abolghassem Khamneipur. «Zarathustra: Myth - Message - History»
  6. Сара Ашурбейли. «История города Баку: период средневековья»
  7. Надпись Картира на «Каабе Зороастра» в Накши-Рустаме, стр. 12 и 13. Касумова С. Ю. Азербайджан в III–VII вв. Этно-культурная и социально-экономическая история. Баку. Элм. 1993(үле сылтама)
  8. Хоренский М. История Армении. Пер. с древнеармянского Г. Саркисяна, Айастан, Ереван, 1990
  9. Г. Харт. Венецианец Марко Поло. М., 1956, с. 114(үле сылтама)
  10. Гевонд. История халифов вардапета Гевонда, писателя VIII в., пер. с арм. К. Патканова, СПб, 1862:"После него властвует Шам или Гешм в продолжение 19-ти лет. В первый год своего правления он возымел злобное намерение и отправил военачальника Герта произвести поголовную перепись в Армении для большего еще отягчения рабства нашего, чтобы подвергнуть нас разного рода бедствиям. Он порицал щедрость Омара и обвинял его в том, «что он незаконно истратил сокровища, собранные его предшественниками»; и много причинил он бедствий Армении (до того), что все стонали от горьких притеснений, и не было никакой возможности избавиться от невыносимых бедствий. С тех пор рука его еще более отяготила над Арменией. В то же время начались беспокойства в странах северных; ибо царь хазарский, Хаган, умер. Мать его, Парсбит, приказала полководцу Тармачу собрать огромное войско и вести его на Армению; [72] и полководец выступил с собранным войском, и пошел через землю Гуннов и через проход Джорский, по земле Маскутов, и сделал набег на страну Пайтакаран. Он переправился через реку Аракс в Персию, разрушил Артавет, Гандзак-Шагастан, область, называемую Атши-Багуан, Спатар-Пероз и Ормизд-Пероз."
  11. С.Б. Ашурбейли. Очерк истории средневекового Баку (VIII — нач. XIX вв.), Издательство АН Азерб. ССР, Баку 1964. 336 стр.(21 п.л.)
  12. Ahmad Kasravi Tabrizi. Namha-ye shahrha va deyeha-ye Iran, I, Tehran, 1929. (نام شهرها و ديه‌هاي ايران)
  13. Al-Istakhri. Kitab Masalik al-Mamalik. BGA, 1, ed. M.J. De Goeje., 1927
  14. Geographie d’Aboulfeda traduite de Parabe en francais et accompagnee de notes et d’eclaircissements par M. Reinaud, t. I–II, Paris, 1848–1883
  15. Картлис Цховреба, т. I, Тбилиси, 1955 г., с. 371 (на фр. яз.); т. II, Тбилиси, 1959 г., с. 166 (на груз. яз.)
  16. E. Kämpfer. Amoenitatum exoticarum politico-physico-medicarum fasciculi V, quibus continentur variae relationes, observationes et descriptiones rerum Persicarum et ulterioris Asiae, multa attentione, in peregrinationibus per universum Orientum, collecta, ab auctore Engelberto Kaempfero. Lemgoviæ : Typis & Impensis Henrici Wilhelmi Meyeri, Aulæ Lippiacæ Typographi , 1712, p. 253–262., archived from the original on 2007-12-09, retrieved 2018-11-12 
  17. 17,0 17,1 Ашурбейли С. Б. Об истории Сураханского храма огнепоклонников
  18. Alakbarov, Farid (Summer 2003), «Observations from the Ancients», Azerbaijan International 11 (2): «„according to historical sources, before the construction of the Indian Temple of Fire (Atashgah) in Surakhani at the end of the 17th century, the local people also worshiped at this site because of the 'seven holes with burning flame'.“
  19. The Indian diaspora in Central Asia and its trade, 1550–1900(үле сылтама) “… George Forster … On the 31st of March, I visited the Atashghah, or place of fire; and on making myself known to the Hindoo mendicants, who resided there, I was received among these sons of Brihma as a brother; an appellation they used on perceiving that I had acquired some knowledge of their mythology, and had visited their most sacred places of worship …»
  20. Ervad Shams-Ul-Ulama Dr. Sir Jivanji Jamshedji Modi, Translated by Soli Dastur (1926), My Travels Outside Bombay: Iran, Azerbaijan, BakuFarroukh Isfandzadeh … Not just me but any Parsee who is a little familiar with our Hindu brethren’s religion, their temples and their customs, after examining this building with its inscriptions, architecture, etc., would conclude that this is not a Parsee Atash Kadeh but is a Hindu Temple … informed me that some 40 years ago, the Russian Czar, Alexander III, visited this place with a desire to witness the Hindu Brahmin Fire ritual … gathered a few Brahmins still living here and they performed the fire ritual in this room in front of the Czar … I asked for a tall ladder and with trepidation I climbed to the top of the building and examined the foundation stone which was inscribed in the Nagrik [or Nagari] script … the installation date is mentioned as the Hindu Vikramaajeet calendar year 1866 (equivalent to 1810 A. D.) …"
  21. Chardin J. Voyages en Perse et autres lieux de 1’Orient. Vol. II. Amsterdam, 1735. p. 311
  22. E. Kämpfer. Amoenitatum exoticarum politico-physico-medicarum fasciculi V, quibus continentur variae relationes, observationes et descriptiones rerum Persicarum et ulterioris Asiae, multa attentione, in peregrinationibus per universum Orientum, collecta, ab auctore Engelberto Kaempfero. Lemgoviæ : Typis & Impensis Henrici Wilhelmi Meyeri, Aulæ Lippiacæ Typographi , 1712, p. 253–262 2007 елның 9 декабрь көнендә архивланган.
  23. J. Villotte, Voyage d’un missionnaire de la Compagnie de Jésus en Turquie, en Perse, en Arménie, en Arabie et en Barbarie, Paris, 1730
  24. Лерх Иоанн. Выписка из путешествия Иоанна Лерха, продолжавшегося от 1733 до 1735 г. из Москвы до астрахани, а оттуда по странам, лежащим на западном берегу Каспийского моря. «Новые ежемесячные сочинения», ч. XLIV, февраль, СПб., 1790 г., с. 75
  25. Jonas Hanway. An Historical Account of the British Trade Over the Caspian Sea, 1753
  26. Samuel Gottlieb Gmelin. Reise durch Russlaud zur Untersuchung d. drei Naturreiche, p. 45
  27. Jean Françoise Gamba. Voyage dans la Russie méridionale et particulierement dans les provinces situées au-dela du Caucase (2 vols., Paris, 1826), II, p.299
  28. Fire-temple in Ani
  29. James R.Russell. Zoroastrianism in Armenia. — Harvard University. — 524 б.

    Not far from Ganjak, on the Apseron Peninsula, was the at assail 'fire-temple' of Baku, whose fires were fed by natural gases. The present building was built probably no earlier than the eighteenth century, and inscriptions in Indian scripts on its walls indicate it was a place of pilgrimage for Parsi travellers in recent times. The fires are now extinguished, but it is possible that the Baku temple was a centre of Zoroastrian worship in the Caucasus before the simple shrine now standing on the site was constructed.

  30. Jackson, A.V. Williams (Abraham Valentine Williams). From Constantinople to the home of Omar Khayyam
  31. Атласе к путешествию Б.А. Дорна по Кавказу и южному побережью Каспийского моря" (СПб., 1895, разд. III, 7 лл. Ср. также: Б.А. Дорн. Отчет об ученом путешествии по Кавказу и южному берегу Каспийского моря. Труды ВОАО, VIII, отд. оттиск, 1861, стр. 36.)
  32. J.M. Unvala. Inscriptions from Suruhani near Baku. Journ. of the Bombay Branch of the Royal Asiatic Soc. (New Ser.), 26, 1950
  33. С. Ашурбейли. Об истории сураханского храма огнепоклонников.
  34. ISFAHAN IN PRE-ISLAMIC PERIOD. The Arab geographers report that the Sasanian city of Isfahan comprised two adjoining towns: Jayy
  35. Bavan on Google maps
  36. Ali Akbar Dehkhoda. Loghatnameh, (in Persian), Tehran
  37. М. Бойс. Зороастрийцы. Верования и обычаи 2012 елның 24 сентябрь көнендә архивланган.
  38. Мусеви Т.М. Средневековые документы по истории Баку. Баку, 1967, с. 63–64 (на азерб. яз.)
  39. Jean Françoise Gamba. Voyage dans la Russie meridionale. II. Paris. 1826. P. 299
  40. Dan Shapira. A Karaite from Wolhynia meets a Zoroastrian from Baku. Iran and the Caucasus, vol. 5, no. 1, 2001, pp. 105–106
  41. Alexandre Dumas. Impressions de voyage: Le Caucase (1866)
  42. Ussher. A Journey from London to Persepolis. pp. 208–207, L., 1865.
  43. Thielmann, Journey in the Caucasus, Persia, and Turkey in Asia, Eng. tr. by Heneage, 2. 9–12, London, 1876
  44. James Bryce. Transcaucasia and Ararat: Being Notes of a Vacation Tour in the Autumn Of 1876.
  45. Life in the Moslem East By Pierre Ponafidine, Emma Cochran Ponafidine, 1911.
  46. E. Orsolle. Le Caucase et la Perse. Ouvrage accompagné d’une carte et d’un plan. Paris, E. Plon, Nourrit et cie, 1885, pp. 130–142
  47. O’Donovan E. Merv Oasis: Travels and Adventures East of the Caspian during the years 1879-80-81. 2 vols. New York, 1883
  48. Men and Women of India. Vol. 1, no. 12, p. 696, Bombay, Dec. 1898
  49. J.D. Henry, Baku, an Eventful History, 1906
  50. Сысоев В., Садиги Г. Атешга или Храм Огнепоклонников в Сураханах и Садиги Г. Древности деревни Шихово Известия Азербайджанского Археологического комитета, отдельный оттиск из выпуска 1. Баку Слово 1925 г. 32с.
  51. Саяпин М.С. Бакинские древности (Взгляды обывателя). Рукопись ФП-328 библиотеки НАН Азербайджана, 1930 г.
  52. «Маариф ве медениет» («Просвещение и культура»), № 2, 1925 г., Баку, с. 37–38
  53. Maari Mumbai Bahaarni Sehel — Europe ane Iran-nee Musaafari-naa 101 Patro. 1926, p. 266–279 (English translation: «My Journey outside Mumbai — 101 letters of my Europe and Iran Journeys.» by Ervad Shams-Ul-Ulama Dr. Sir Jivanji Jamshedji Modi. Translated from Gujarati by Soli P. Dastur in 2004.
  54. Surakhany, Atashgyakh (Fire — worshippers, temple — museum at Surakhany)
  55. иранские зороастрийцы в Атешгяхе во главе с мобедом Курошем Никнамом
  56. A group Sedreh Pooshi/ Navjote took place at atashgah near Baku city in Azerbaijan.
  57. Жюль Верн. Клодиус Бомбарнак