Азат Мәлик улы Нургалиев (каз. Азат Мәлікұлы Нұрғалиев; 1986 елның 30 июне[3] яки 1987 елның 1 июле, Чимкәнт) — Казакъстан футболчысы, ярымсакчы һәм «Тобол» клубы һәм Казакъстан җыелма командасы капитаны. Ике тапкыр Казакъстан чемпионы һәм өч тапкыр Казакъстан Кубогы иясе (төрле командалар белән), 2007 елда Интертото Кубогы җиңүчесе.

Азат Нургалиев
Туган 30 июнь 1986(1986-06-30)[1][2] (37 яшь)
Чимкәнт, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Ватандашлыгы  Казакъстан
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Ордабасы[d], Тобол[d], Ордабасы[d], Җидесу[d], Сункар[d], Ордабасы[d], молодёжная сборная Казахстана по футболу[d], Казакстан милли аяк тубы җыелмасы һәм Туран (футбол клубы, Төркистан)

 Азат Нургалиев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Азат Нургалиев Чимкәнттә төзүче һәм табиб гаиләсендә туа[4]. Дүртенче сыйныфта футбол секциясенә йөри башлый. Бер үк вакытта музыка һәм бию белән дә шөгыльләнә, футболга битараф карый, әмма балалар тренеры Юрий Цалин аңа футбол файдасына сайлап алырга киңәш итә[4].

Клублар үзгәртү

2003 елда Азат чимкәнтнең «Ордабасы» клубына эләгә, ә бер елдан соң клуб белән беренче һөнәри контрактка кул куя. 2004 елның 15 апрелендә Кызылурдада Казакъстан чемпионатында җирле «Кайсар»га каршы уенда катнаша.

2006 елда Костанайның «Тобол» клубына күчә. 2010/2011 сезон тәмамлангач, «Тобол» командасының төп составының 10 уенчысы баш тренер Равил Сабитов белән конфликт аркасында клубтан китәргә мәҗбүр була, Нургалиев та алар арасында була[5].

2011 елда кире «Ордабасы»га әйләнеп кайта һәм шул ук елны финалда «Тобол»га каршы уенда команда белән бергә үзенең икенче Казакъстан Кубогын ота.

2016 елның июнендә Гөрҗистан һәм Кытай җыелма командаларына каршы иптәшләрчә матчларда керткән ике голдан соң, Азат сезон азагына кадәр башкаланың «Астана» клубына арендага алына[6]. Бу клуб өчен Казакъстан чемпионатның 11 уенын һәм Казакъстан Кубогы өчен бер уен уздыра, 6 гол кертә һәм командага «алтын дубль» ясарга ярдәм итә. Еврокубоклар уеннарында 10 матчтан 6 матчта уйный. Тик «Астана» финанс сәбәпләр аркасында аренда килешүен озайтмый[7].

2017 елның февралендә футболчы кире «Ордабасы» клубына арендадан әйләнеп кайта һәм чемпионатның беренче матчында ук «Астана»га гол кертә һәм команда чемпионарны җиҗә ала (3:0). Ул чемпионатта 28 уен үткәрә һәм 5 гол кертә, «Ордабасы» тарихындагы беренче бакыр медальләр яулауга зур өлеш кертә[8].

2018 елның 9 гыйнварында Нургалиев финанс сәбәпләр аркасында үз клубы белән контрактны өзз һәм ирекле агент була[9]. 17 гыйнварда ук Костанайның «Тобол»ы белән бер елга контрактка кул куя[10]. Команданың капитаны итеп сайлана, сезон эчендә 28 уен уздыра, 8 гол (һәм 5 ассист) кертә һәм клубның иң яхшы бомбардиры була. Якташы Таңат Нүсәрбаев белән (25 уен, 7 гол) кыр үзәгендә көчле дуэт төзиләр һәм «Тобол»га Казакъстан чемпионатының бакыр медальләрен яуларга һәм УЕФА Ауропа Лигасында катнашу хокукын алырга ярдәм итәләр[11].

2020 елның 7 мартында яңа сезонның беренче турында Караганданың «Шахтер» клубы капкасына җиңү китергән гол кертә[12]. 8 ноябрьдә «Кызылҗар» белән матчта Казакъстан чемпионатларында Костанай клубы өчен 200 нче матчын уйный[13].

Җыелма команда үзгәртү

 
Нургалиев Казакъстан җыелма командасы составында

2003 елдан башлап төрле яшьтәге җыелма командалар составына чакырыла. 2007 елның 16 октябрендә Казакъстан яшьләр җыелма командасы составында 2009 елгы Ауропа чемпионатының сайлап алу турниры матчында Гөрҗистан җыелмасы капкасына гол кертә[14]. 2007 елның сентябрендә Россия җыелмасына каршы уенда Казакъстан яшьләр җыелма командасының техник җиңелүенә сәбәп була, чөнки Нургалиев дисквалификация аркасында уйнау хокукына ия була алмаган.

Бернд Шторк җитәкчелегендәге Казакъстан милли җыелмасында 2009 елның 1 апрелендә 2019 елгы дөнья чемпионатының сайлап алу турниры матчында Беларусия җыелма командасы белән дебют ясый (1:5). Шунан соң илнең төп командасы составына даими рәвештә чакырыла башлый. 2010, 2014 һәм 2018 елгы Дөнья чемпионатының сайлап алу матчларында, шулай ук 2012 һәм 2016 елгы Ауропа чемпионатының сайлап алу матчларында уйный. Беренче голын 2014 елның 5 сентябрендә Кыргызстан җыелма командасы белән иптәшләрчә уенда кертә (7:1).

2016 елның 8 июнендә Кытай җыелма командасына каршы иптәшләрчә матчларда җиңү китергән һәм бердәнбер гол кертә[15].

Казанышлар үзгәртү

Команда өчен үзгәртү

  «Тобол»

  • Казакъстан чемпионы: 2010
  • Казакъстан вице-чемпионы (3): 2007, 2008, 2020
  • Казакъстан чемпионатының бакыр призёры (2): 2006, 2018
  • Казакъстан Кубогы иясе: 2007
  • Интертото Кубогы иясе: 2007
  • Казакъстан Суперкубогы иясе: 2021
  • Казакъстан Суперкубогы финалисты: 2008
  «Ордабасы»
  • Казакъстан Кубогы иясе: 2011
  • Казакъстан чемпионатының бакыр призёры: 2017
  «Астана»
  • Казакъстан чемпионы: 2016
  • Казакъстан Кубогы иясе: 2016

Шәхси үзгәртү

Казакъстан Премьер-лигасының иң яхшы 33 футболчысы исемлегендә (5): 2010, 2011, 2013, 2016, 2018

Гаилә үзгәртү

Нургалиев өйләнгән, хатыны Наталья, гаиләдә өч кыз бар[16].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. FBref.com
  3. Azat Nurgaliyev // Transfermarkt.com
  4. 4,0 4,1 Азат Нургалиев: «Что бы ни случилось, не сдавайтесь!»
  5. Петухов: В какой-то момент решил, что хочу закончить в «Тоболе»
  6. «Астана» объявила о подписании контракта с Азатом Нургалиевым
  7. Азат Нургалиев: Все шло к тому, что я останусь в «Астане»
  8. «Ордабасы» впервые в истории завоевывает бронзовые медали
  9. Азат Нургалиев рассказал, когда определится со своим будущим
  10. Азат Нургалиев подписал контракт с новым клубом
  11. «Тобол» дома победил «Астану» и стал бронзовым призёром КПЛ-2018
  12. «Тобол» забил два гола за две минуты и вырвал победу у «Шахтера» в интригующем матче КПЛ
  13. Азат Нургалиев сыграл 200-й матч за «Тобол» в КПЛ (үле сылтама)
  14. Турция перед Испанией
  15. Азат Нургалиев: "Для нас это – историческая победа"
  16. История жены футболиста (Наталья Нургалиева)

Сылтамалар үзгәртү