Абляция (гляциология)
Гляциологиядә абля́ция (лат. ablatio – «алу», «киметү») – бозлык массасының яки кар капламының эрү, парга әйләнү яки механик рәвештә юкка чыгару (мәсәлән, җил очырту) яки җимерелү (айсбергның кителеп төшүе) нәтиҗәсендә кимүе.
Абляция |
Абляция, нигездә, климатик факторларга бәйле һәм шуңа күрә сезонлы характерда булырга мөмкин.
Абляцияләрне классификацияләү
үзгәртүБозлык асты, эчке, өске һәм механик абляцияләрне аерып карыйлар:
- Бозлык асты абляциясенең сәбәбе – Җирнең эчке җылылыгы (бозлык ятмасына чыгучы җылы чыганаклар), шулай ук бозлыкның ятмага ышкылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән җылылык.
- Эчке абляция бозлыкның состав өлешләре ышкылганда, су һәм һава циркуляциясе вакытында барлыкка килә.
- Өске абляция боз өслегенең җылылык балансында үзгәрешләр нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бозлык өслеге җылыны кояш радиациясеннән һәм һавадан ала.
Бозлыкларның абляция үзенчәлекләре
үзгәртүБозлыкның абляция өлкәсе – бозлык массасының туену чигеннән түбәнрәк яткан, эрү һәм парга әйләнү нәтиҗәсендә бозның кимүе атмосферадан кергән каты явым-төшемнәрдән артып китә торган өлеше.
Үзән бозлыкларының абляция өлкәсе – бозлык теленнән, япма бозлыкларның абляция өлкәсе – айсберглар кителеп төшә торган сөзәклекләр яисә текә ярлардан гыйбарәт.
Таулы илләрдә бозлыкларның дәвамлы деградациясе (сәбәбе, нигездә, җәйге һава температураларының артуы) төрле темпта бара: әйтик, Эльбрус бозлыклары абляциясе 1998-2001 елларда кискен арткан һәм 2002-2004 елларда сизелерлек кимегән, Көнчыгыш Памирда бозлыклар кырыеның соңгы елларда чигенүе узган унъеллыкка караганда 1,5 тапкыр акрынрак бара [1].
Күп кенә бозлыкларның читендә яки кырыенда еш кына эрегән су агымнары ясаган туннельләр күзәтелә, әлеге су агымнары абляция сезонында туннельләр буенча аска омтыла. Абляция нәтиҗәсендә Аляскадагы Менденхолл бозлыгында, Британия Колумбиясендә (Канада) Асулкан бозлыгында, Ронском бозлыгында (Швейцария) күләме буенча шактый зур туннельләр барлыкка килгән.
Абляцион морена – башта бозлык эчендә булып, абляция нәтиҗәсендә бозлык өслеге түбәнәюдән бозлык төбе моренасы булып калган тау токымы кисәкләреннән торган тоташ катлам яки шул кисәкләрдән торган калкулыклар.
Әдәбият
үзгәртү- Войтковский К. Ф. Основы гляциологии. М.: Наука, 1999.
- Четырёхъязычный энциклопедический словарь терминов по физической географии. — М.: Советская энциклопедия, 1980. С.10.