Иосиф Бродский
Иосиф Александр улы Бродский (1940, Ленинград, — 1996, Нью-Йорк) — ССРБ, Россия, АКШ шагыйре, эссе язучы, драматург, әдип, тәрҗемәче, әдәбият буенча Нобель премиясе иясе (1987), АКШ шагыйрь-лауреаты (1991-1992).
Иосиф Бродский | |
---|---|
Туган телдә исем | Иосиф Александр улы Бродский |
Туган | 24 май 1940 Ленинград |
Үлгән | 28 гыйнвар 1996 (55 яшь) Нью-Йорк, АКШ |
Үлем сәбәбе | миокард инфаркты |
Күмү урыны | Сан-Микел зираты[d] |
Яшәгән урын | Саут-Гадли Санкт-Петербург |
Ватандашлыгы | ССРБ |
Әлма-матер | Клэр Холл[d] һәм Училище Святой Анны[d] |
Һөнәре | шагыйрь, әдип, тәрҗемәче |
Эш бирүче | Маунт-Һолиок көллияте[d][1] һәм Мичиган үнивирситите[1] |
Җефет | Maria Sozzani[d] |
Өйдәш | Марианна Павловна Басманова[d] |
Бүләк һәм премияләре | Нобель премиясе лауреаты (1987) |
Гыйльми дәрәҗә: | honoris causa[d] |
Шигырьләр күбесенчә русча язган, хикәяләр инглиз телендә. Россия иң күренекле шагыйрьләренең берсе.
Тормыш юлы
үзгәртү1940 елда Ленинградта яһүди гаиләдә дөньяга килә. Әтисе — хәрби фотокорреспондент, әнисе бухгалтер.
1942 елда Ленинград камалышының иң авыр кышын түзгәч, әнисе белән эвакуациягә китә, 1944 елда Ленинградка кайта.
1955 елда эшче (фрезеровщик) булып заводта эшли башлый.
1960 елда "шагыйрьләр бәйгесендә" беренче чыгыш ясый.
1961 елда шәгыйрә Анна Ахматова белән, соңрак Мандельштам белән таныша.
1963 елда шагыйрьгә каршы "Кичке Ленинград" гәҗитендә "Окололитературный трутень" дигән мәкалә бастырыла һәм эзәрлекләү чаралары башланалар.
1964 елда Бродский 5 елга "мәҗбүри хезмәт"кә хөкем ителә, Архангельск өлкәсенә сөргенгә җибәрелә.
1972 елда КГБ Бродскийне чит илгә куарга карар итә һәм шагыйрь АКШка китәргә мәҗбүр була. 1977 елда АКШ ватандашлыгын кабул итә.
1996 елда инфаркттан Нью-Йоркта үлә. Венециядә күмелгән.
Сылтамалар
үзгәртү- Иосиф Бродский в Антологии русской поэзии
- Иосиф Бродский. Хронология жизни и творчества (1940—1972)
- Заметки о Бродском
- К 13-летию со дня смерти великого Иосифа Бродского 2009 елның 9 март көнендә архивланган.
- Феликс Гимельфарб «Позорное кладбище» на «Острове мертвых». К 20-летию присуждения Нобелевской премии Иосифу Бродскому
- Баткин Л. Вещь и пустота. Заметки читателя на полях стихов Бродского
- Ю. М. Лотман , М. Ю. Лотман Между вещью и пустотой (Из наблюдений над поэтикой сборника Иосифа Бродского «Урания»)