Ибраһим Беркутов

(İbrahim Berkutov битеннән юнәлтелде)

Ибраһим Беркутов, Ибраһим Билал улы Беркутов (Бөрке́тов) (19181943) — Советлар Союзы Герое (13.11.1943), кече лейтенант (1943).

Ибраһим Беркутов
Туган телдә исем Ибраһим Билал улы Беркутов
Туган 1918(1918)
Сембер губернасы, Сөнгәләй өязе, Каңлы авылы
Үлгән 4 декабрь 1943(1943-12-04)
Черкасск өлкәсе, Украина
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы
Һөнәре хәрби, кече лейтенант
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1943)
Ленин ордены (1943)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Беркутов Ибраһим 1918 елда Сембер губернасы Сөнгәләй өязенең Каңлы авылында дөньяга килә.

1938 елга кадәр туган авылында колхозда эшли. 1938 дән Кызыл Армиядә. 1943 тән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 40 нчы армиянең 337 нче укчы төмәне 616 нчы сапёрлар батальонында взвод командиры. Воронеж фронты гаскәрләре составында Курск сугышында (1943) һәм Украинаны азат итүдә катнаша. 1943 нең 16 сентябрендә Полтава өлкәсе Хорошки авылы янындагы бәрелешләрдә һәм 1943 нең 28 сентябрендә Черкасск өлкәсе Канев районы Зарубницы авылы янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Яу кырында һәлак була.

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов — М.:Воениздат, 1988. — Т. 1 /Абаев — Любичев/.
  • Пути-дороги. Сборник воспоминаний ветеранов 337-й стрелковой дивизии, — Грозный: Чечено-Ингушское книжное издательство, 1984.