Әхнәф Юлдашев
Әхнәф Юлдашев – төрки телләр белгече, профессор.
Әхнәф Юлдашев | |
---|---|
Туган телдә исем | Әхнәф Әхмәт улы Юлдашев |
Туган | 30 июль 1920 Бәләбәй өязе, Кәлшәле авылы |
Үлгән | 11 август 1988 (68 яшь) Мәскәү |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | Самар дәүләт социаль-педагоика университеты[d] |
Һөнәре | лингвист |
Эш бирүче | РФА тел белеме институты[d] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүӘхнәф Әхмәт улы Юлдашев Бәләбәй өязе (хәзерге Туймазы районы) Кәлшәле авылында туып үсә. 1938 – 1942 елларда Баймак районы Түбә урта мәктәбендә алман теленнән укыта. Бөек Ватан сугышында катнаша, аннары Куйбышев педагогия институтының чит телләр факультетын, Мәскәү дәүләт университетында аспирантура тәмамлый. Озак еллар Мәскәүдә ССРБ Фәннәр академиясенең төрки һәм монгол телләре бүлегендә эшли, филология буенча “Типтәрләрнең теле” темасына кандидатлык, “Төрки телләрдә фигыльнең аналитик төрләре” темасына докторлык диссертацияләрен яклый. Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Әхнәф Юлдашев төрки телләр, шул исәптән башкорт теле үсешенә кагылышлы 120-дән артык гыйльми хезмәтнең авторы. Аның монографияләрендә һәм мәкаләләрендә башкорт әдәби теленең формалашу тарихы, башкорт теленең лексикасы һәм грамматикасы, орфоэпиясе һәм орфографиясе, башкорт һәм татар сөйләшләрен классификацияләү мәсьәләләре яктыртыла. Диалектларны тикшерүгә дә өлеш кертә: Учалы районы, Туймазы районы типтәрләренең телен, төньяк-көнбатыш диалектның үзенчәлекләрен өйрәнә. Юлдашев Туймазы башкортлары теленә багышланган мәкаләсендә[1], бу як башкортларының сөйләм теле татар әдәби теленә татар теленең теләсә кайсы сөйләшенә караганда да якынрак, дип яза. Ә.Ә. Юлдашев, гомумән, Көнбатыш Башкортстан халкының җирле сөйләшләре «башкорт теле системасына керә алмый» дип исәпли.[2] Мәскәүдә нәшер ителгән “Хәзерге башкорт теленең грамматикасы” һәм “Төрки телләрнең чагыштырмача тарихи грамматикасы” китапларының аерым бүлекләрен яза, авторлар коллективының гыйльми җитәкчесе, басмаларның мөхәррире була.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Юлдашев A.A. К изучению говоров башкир Туймазинского района БАССР. Башкирский диалектологический сборник, Уфа, 1959. - С. 141.
- ↑ Сибагатов Р.Г., Башкортстан татарлары (Тел, тарих, мәдәният мәсьәләләре) бит45, archived from the original on 2012-12-01, retrieved 2014-09-03
Чыганаклар
үзгәртү- Э.Тенишев. Ахнеф Ахметович Юлдашев.Советская тюркология, 1988 ел, 6 сан, 112 бит..
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|