Әмир Гәрәев

(Ämir Gäräyev битеннән юнәлтелде)

Әмир Гәрәев (Әмир Сәлимгәрәй улы Гәрәев, баш. Әмир Сәлимгәрәй улы Гәрәев) — язучы.

Әмир Гәрәев
Әмир Гәрәев

Әмир Гәрәев
Тугач бирелгән исеме: Әмир Сәлимгәрәй улы Гәрәев
Туу датасы: 22 февраль 1928(1928-02-22)
Туу урыны: Ишембай районы, Түбән Әрмет авылы
Үлем датасы: 2 ноябрь 2008(2008-11-02) (80 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия Россия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1973-2008
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: повесть, хикәя
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Без диңгезгә китәбез» (1973)
Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» ордены (1986)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1928 елның 22 февралендә БАССР Стәрлетамак кантоны (хәзерге Ишембай районы) Түбән Әрмет авылында туган. Урта мәктәпне, Уфада дәүләт университетын (1961) тәмамлый. Тын океан флотында (1948-1953) хезмәт итә. «Совет Башкортстаны» газетасында (1953-1970), Уфада китап нәшриятында (1971-1975), «Агыйдел» журналында (1975-1988, баш мөхәррир) эшли.[1]

 
Библия тәрҗемәсе(башк.)

Әдәбиятка килүе республика матбугатында эшли башлау вакытына туры килә. 1950 елларда очерклары, хикәяләре басыла. Хәрби моряклар тормышын тасвирлаучы «Без диңгезгә китәбез» (1973), «Акчарлаклар суга төшә» (1975), «Диңгез җилләре» (1980), «Сандугач чыбыгы» (1994) исемле повесть һәм хикәяләр җыентыклары, авыл тормышын сурәтләүче «Борылмада» (1988) китаплары бар. Ч. Айтматовның «Хуш, Сарыгөл!» (1984) повестен, Ә. Бикчәнтәевның «Язым минем-язмышым» (1984), Г. Ахуновның «Габбәс хәзрәт» (1996) романнарын тәрҗемә итә. «Диңгез бүресе» (2013) китабы нәшер ителә.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1976)

Чыганаклар

үзгәртү

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү