«Шимбәчеләр» түгәрәге

«Шимбәчеләр» түгәрәге - Казанда 1903 елда демократик фикердәге татар зыялылары, аеруча «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләреннән туплаган[1], һәр атнаның шимбә көнендә оештырган түгәрәк. Шунлыктан аларны «шимбәчеләр» дип атаганнар.[2]

«Шимбәчеләр» түгәрәгенә йөрүчеләрдән бер төркем. Сулдан уңга: Х.Ямашева, Г.Мостафин, М.Терегулова, Ә.Терегулова, Х.Ямашев, Р.Меликов

Тарихы үзгәртү

«Шимбәчеләр» түгәрәген Казан шәһәрендә 1903 ел ахырында бертуган Исмәгыйль һәм Гариф Габитовлар төрле уку йортлары шәкертләреннән туплап оештыра. Шимбә көннәрендә җыелганга күрә «Шимбәчеләр» дигән исем ала. Катнашучылар арасында егерме биш татар, биш казакъ, ике мишәр, бер башкорт кешесе була.[3]

Баштарак чорда, түгәрәктә катнашучылар зыялы гаиләләрдә, мәктәп-мәдрәсәләрдә җыелып, музыкаль кичәләр һәм спектакльләрдән өзекләр әзерли торган булганнар. Түгәрәктә Мулланур Вахитов, Хөсәен Ямашев, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов, Рабига Габитова, Шакир Мөхәммәдьяров, Шәриф Сүнчәләй, Әминә Терегулова, Фатыйма Саинова катнашуы билгеле.

Беренче театр Габитовларның Певые Горкида урнашкан йортында уйнала. Ә инде 1906 елның 22 декабрь кичендә Казанда, Яңа клубта[4], киң катлау тамашачылар өчен, губернатор рөхсәте белән, беренче тапкыр төрек язучысы Нәмикъ Кәмал әсәренә нигезләнгән «Кызганыч бала» татарча спектакле күрсәтелә. Әлеге вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә.[5] «Шимбәчеләр» һәвәскәрләр сыйфатында халык алдында уйнаган ачык спектакльләре татар профессиональ театрына нигез салган булып санала.[6] «Гыйшык бәласе» дип аталган икенче спектакльдә рольләрне Суфия һәм Шәмсекамәр Коләхмәтовалар, Зәйнәп Габитова, Рәхим Тенишев, Газиз Сәйфелмөлеков, Әкрам Кайбышев, Фатыйма Саинова башкара.

Кызыклы фактлар үзгәртү

Язучы Сәгыйть Рәмиев «Шимбәчеләр» түгәрәгенең беренче театр куюларына багышлап «Театр» дигән шигырен яза һәм бер елдан соң ук труппага «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» исемле пьеса тәкъдим итә.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Мәдәни җомга. Газиз сәхнәбезнең чишмә башы., archived from the original on 2020-11-26, retrieved 2020-04-02 
  2. Татар театрына - 100 ел // 14 июль, №26, archived from the original on 2020-12-01, retrieved 2020-04-02 
  3. Казан утлары», 2007, № 2.
  4. Казан шәһәре, Горький урамы, 3 йорт.
  5. «Шимбәчеләр» түгәрәге
  6. Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Чыганаклар үзгәртү

  • Илялова И.И. Театр им Камала: очерки истории.- Казань. 1986.- С.5-31.
  • Хәмидуллин Л. Кичке шәфәкъ. Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 255 б.

Шулай ук карагыз үзгәртү